— Ник? Ничек әнисе буласыз? Тугыз ел буе кайда йөрдегез соң сез? — дип сорау арты сорау...
— Ник? Ничек әнисе буласыз? Тугыз ел буе кайда йөрдегез соң сез? — дип сорау арты сорау яудырды ул, бераз сөйләшерлек хәлгә килгәч. — Балагыз турында ник бүген генә искә төшердегез? Ни өчен шушы вакытка кадәр бер хәбәрегез дә булмады? — Дәрәҗәле фирма ирем белән икебезгә Европага барып эшләргә тәкъдим ясады, өч елга контракт төзеде; анда берничек тә бала белән барырга ярамый иде, шунлыктан без малайны берәр балалар йортына тапшырып китәргә уйладык, — дип, бик гадәти әйбер турында сөйләгән кебек кенә сүз башлады хатын, Айсылуны тыныч кына тыңлап торгач. — Ә аны, бездә ятимнәр дә күп, дип, беркайда да алырга теләмәделәр, югыйсә вакытлыча гына иде бит. Шуннан инде ирем бу хәлдән чыгуның үзенчәлекле юлын тапты: зур шәһәргә илтеп, берәр җирдә калдырыйк та кем алып киткәнен карап торыйк, илгә кайткач, өйгә кабат алырбыз, дип уйлаштык һәм тиз үк тормышка да ашырдык. Калганы инде сезгә мәгълүм. Сез, зинһар, мине дөрес аңлагыз, анда бармый калырга һич ярамый иде. Әмма без чит илдә озаграк тордык, өстәвенә анда туган кызыбыз да гомерле булмады, дүрт яшь тулып килгәндә, урамда машина бәрде үзен. (Шул мәлдә, Айсылуны чиксез гаҗәпләндереп, аның кара күзләрендә яшь тамчысы күренде.) Бу улыбызны, инде шактый вакыт та үткәч, оныткан да шикелле идек, тирәндә калган йөрәк яраларын яңартып йөрмәскә уйлаган идек... Ләкин табиблар, башкача балаң булмаячак, диләр. Әмма миңа бала кирәк! Бирегез миңа үз улымны! Сезнең тагын икәү бар бит... Залда тынлык урнашты. Айсылуның башы эшләми иде, мондый хәлләр буласын күз алдына да китермәде бит ул! «Ичмасам, әтиләре дә кайтып җитми», — дип өзгәләнде ана, чарасызлыктан ни кылырга да белмичә. Балаларның да тавыш-тыны чыкмый, өлкәннәр сөйләшкәндә, алар комачаулап йөрмиләр. — Саша зур инде, ни эшләргә кирәклекне үзе хәл итсен, ул ничек әйтсә, шулай булыр, — диде Айсылу үзе дә көтмәгәндә, малайның һаман да әле «әни» дип дәшмәвен хәтерләп. — Әйе, нәкъ бер айдан аңа 13 яшь тула, — Нинаның тавышы калтырап китте, — мин аның ниндирәк икәнен да күз алдыма китерә алмыйм бит, йә Ходаем! «Менә ни өчен торттагы шәмнәрнең саны артык чыккан икән!» дигән уй белән, ана, көч-хәл кузгалып, балалар бүлмәсенә китте. Шахмат тактасына иелгән малайга бермәл моңаеп карап торгач, Сашаның иңнәреннән кочты: «Бар, улым, сине әниең чакыра». Малайның күзләрендә шатлык та, чиксез гаҗәпләнү дә берьюлы чагылып китте, ни әйтергә белми бераз утыргач, кинәт сикереп торып, кунак бүлмәсенә атылды. Айсылу исә, хәлсезләнеп, Сашаның урындыгына сыгылып төште. Бераздан, үзен кузгалырга мәҗбүр итеп, зал ишегенә килде, әмма керергә кыймады; сагаеп калган балалары янына үтеп, кызын кочаклады да аның йомшак чәчләренә битен куйды. Тик ул халәттә дә озак тора алмады, кунак бүлмәсенә кабат барды, азрак таптанып торгач түзмәде, ишекне кинәт ачып кереп китте. Саша диван кырыена гына утырган, үтәли карашы әнисенә «кадалган», үзе бер сүз дә дәшми; хатын исә гаепле тавыш белән сөйли дә сөйли... «Юк, сез минем әнием түгел, әни димим, әни диялмыйм мин сезгә, әнием мине ташламаган булыр иде, ничә еллар буе бер дә күрмичә түзә алмас иде!» Улларының бу кадәр катгый хөкеменнән ике ана да катып калды. Ул арада Саша атылып-бәрелеп чыгып йөгерде, урамга ук чапты бугай, тышкы ишек тә шапылдап ябылды. Беренче булып ят хатын телгә килде: «Ярый, мин китим, без бөтенләй чит кешеләр икән, ул инде хәзер минем балам түгел...» Ханым ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды, авыр атлап ишек янына җиткәч рәхмәт әйтте һәм акрын гына чыгып китте. Айсылу һаман аңына килеп бетмәгән иде. Ярый әле балалары әнкәләрен ике яклап кочып алганнар да бер сүз дәшмиләр. Шулай күпме торган булырлар иде, кинәт ишек ачылды, анда, ишек яңагына сөялеп, Саша басып тора иде. Аны күрүгә, Айсылу елап җибәрде. Малай аның янына йөгереп килде һәм, «Әнием!» дип, ананың кочагына сыенды.