Озын-озак эш эзләп мәшәкатьләнмәде, базардагы әллә төрек, әллә таҗик абзыйның бер «нокт...
Озын-озак эш эзләп мәшәкатьләнмәде, базардагы әллә төрек, әллә таҗик абзыйның бер «нокта»сына сатучы булып ялланды Гөлфирә. – Җыен эшмәкәр базар тирәсендә кайнаша. Яңа байлар заманы ич. Максатка якынаю бу. Шомарырга, эш җаена төшенергә кирәк. Аннан... күз күрер. Эштән арып-йончып кайтса да, кәефе төшкән чагын күрмәде аның Айсинә. – Сатсаң-сатмасаң да көненә шулкадәр акча кереп бара. Йөргән аякка йон иярә. Кирәк әйбереңне арзанга сатып ала белү үзе осталык сорый. Менә бу костюм-чалбарны Гөлфирә күпмегә алды дип беләсең? – Мең тәңкә бардыр, – диде Айсинә, дустының күңеле булсын өчен генә мактыйсы итте. Андый чачаклы-чуклы нәрсә аның үзенә бушка бирсәләр дә кирәкми югыйсә. Ә Гөлфирәнең күзләре очкынланган. Көзге алдында әйләнә-тулгана, зифа буй-сынына сокланып туялмый. Белмәдең, дускай! Мин бит аны ярты бәясенә – арзанга сатып алдым. Сатулаша-сатулаша җан тиргә баттым дисәң дә була. Әмма алдым! Ә Айсинә, эш эзләп йөри-йөри алҗып беткәч, бер хастаханәгә юк кына хезмәт хакына санитарка булып урнашкан иде. – Тапкансың инде эш! – дип борынын җыерды Гөлфирә бу хәбәргә. – Ни тияре юк, ни... Мир пычрагы җыярга. Нык ялгышкансың, кызый. Әйдә минем янга. Абзый мине зуррак кибетенә күчермәкче була. Кулы, чыннан да, эшкә ятмый аның. Купшы киенергә, уйнарга-көлергә булсын аңа. Ә калганы... Икесенә арзанрак булыр дип, бер әбинең почмак бүлмәсенә фатирга кергәннәр иде. Аш-су хәстәрләү Айсинә өстендә. Идән-сәке юу түгел, ашаган савытын да чайкап куймый Гөлфирә. Ә теле тик тормый: – Хәзер хастаханәдә кем ауный? Җыен хәерче. Юк, ахирәткәем, чирле-чорлы белән язмышымны бәйләп, фәкыйрьлек баткагына бату кызык түгел ул. – Әлләкем түгел инде беребез дә! Кеше көе көйләүче. Шунысы бар, миңа рәхмәт әйтәләр. – Коры рәхмәт белән ерак китеп булмый шул, дускай. Бүген берсе мине эт итеп сүгеп китте әле. Юньләп текмәгәнсез күлмәкне, ди. Әйтерсең мин тегеп утырган аны. Юк, барыбер затлы тауар арасында кайнашу – авыру көе көйләү түгел инде. Ошый миңа сату-алу. Син менә бу соры итәгеңне ни хакка юнәттең? – Күрдең ич, мин үзем тектем аны. Синең итәк хакының яртысын түләп, күңелемә ошаган тукыма алып, тектем дә кидем. Ә күз камаштыра торган җете төсләрне нигәдер сөймим шул. Гафу итәсең. Ял көннәрендә, Агылый белән Тагылый кушаматын акларга теләгәндәй, икәү җитәкләшеп җәяүлеләр урамын урап кайталар. Танышам дип, сагыз сыман сыланырга торган бәйләнчек егет халкын өнәми шул Айсинә. Ә Гөлфирә, күрәсең, аннан яхшысынмый, әлегә ул да ялгыз. Әмма моңа эче поша булыр. – Карале, икебезгә бер бизнесмен ияртә алмыйбыз. Авыл гыйбадлары, – дип, дустының тетмәсен тетә. – Хәер, безнең сыман җәяү йөрмидер шул алар. Иномаркада элдертәләрдер. Куып тота торганмыни... Өметсез шайтан шулай да! Ә беркөнне базардан кайтышлый ул базык гәүдәле, саргылт чәчле егет ияртеп кайтты. Бизнесмен ук түгел икән түгелен. Мастер гына әлегә. – Бу – Дамир. Якташ дисәң дә була. Күлмәк сайлаша торгач, якын итеп тә өлгердем үзен. – Чия төсле иреннәре арасыннан ап-ак тешләрен ялтыратып, Гөлфирә рәхәтләнеп көлә дә көлә. Ә Дамир дигәннәре кызның бөдрәләнеп иңнәренә сибелгән чәчләреннән, алма битеннән күзен аера алмыйча, айның ундүртенче кичәсе сыман балкып, ишек катында тик басып тора. Айсинә дә яңа эштән кайткан, бәрәңге кыздырырга гына йөри иде. – Ташла табаңны! Булмаса булган икән дип, урам әйләнеп кайтыйк. Получка алган көн, берәр кафеда сыйланырбыз! – дип, егет мут елмаеп, кызларны җилтерәтеп урамга алып чыгып китте. – Эсселәтеп җибәрде әле. Туңдырма сатмыйлармы икән? Егет, Гөлфирә авызыннан туңдырма сүзе чыкканын гына көтеп торгандай, чаттагы кибеткә кереп юк булды. Кызлар бер-берсенә мәгънәле караш ташлап көлешеп торган арада, өч «Эскимо» тотып каршыларына килеп басты. – Алчәчәк белән Гөлчәчәк диярмен сезне! – дип, якын итеп көлде. – Алчәчәк белән Гөлчәчәк күңелсез чәчәк түгел! Сез ничек уйлыйсыз, кызлар-йолдызлар?! Аның уң ягыннан, юктан да кызык табып көлә-көлә, Гөлфирә атлый, Айсинә, кыенсынып, читкәрәк тартыла. Егет янәшәсендә бару аңа да рәхәт.