түгелдер. Бер-ике бөртек өчен дистә еллар төрмәдә череткәннәр кешеләрне. Нариман, әлбәт...
түгелдер. Бер-ике бөртек өчен дистә еллар төрмәдә череткәннәр кешеләрне. Нариман, әлбәттә, бу хакта Газизә апага тәфсилләп аңлата. Әгәр теләсә, эшне зурга җибәрмәскә вәгъдә бирә… Әнә шулай башланган мәхәббәт кыйссалары берничә ел дәвам итә аларның. Шул елларның истәлеге булып, Альберт дөньяга килә. Газизә апаның инвалид ире, бу хакта сизенсә дә, тормышның бөтен авырлыгын берүзе сөйрәп баручы хатынын җәлләп, телен тешләп эндәшми. Латыйфа гына, арага керергә маташканы өчен, Газизәгә әле һаман да ачу саклап йөри, имеш. Дөрес, Нариман Сәмигуллович ярдәменнән ташламый анысы. Акмаса да, тама, дигәндәй, мөмкин булганда ярдәм кулын сузарга тырыша. Альбертны мәктәпкә эшкә урнаштыру да аларның Әкрам белән әшнә булганнары өчен генә түгел, ә Газизә апаның соравы буенча, мөгаен… Аның хикәятен тыңлап бетергән Самат кычкырып көлеп җибәрде: – Әллә нәрсәләр беләсең син, дускай. Мәгълүматлылык буенча, авылның гайбәтче хатыннарыннан бер дә ким түгел үзең, – диде ул. – Дистә еллар тикшерү органнарында эшләсәң, син дә шундый булырсың. Мәгълүмат җыю – һөнәри чир ул безнең. Тикшерү эшендә кайчак гайбәт төп рольны уйный, – дип елмайды Кәрим. Ә Альбертның Сәмигуллович улы булуы турындагы мәгълүмат, гайбәт кенә булса да, Самат өчен зур ачыш иде… * * * Беркөнне Самат үзе өчен көтелмәгән ачыш ясады. Дөресрәге, аның коллегасы, Аланлык урта мәктәбенең география укытучысы Васил Борһанов сөйләгәннәр Сәхибулла турындагы мәгълүматларга яңалык өстәп кенә калмады, ә бу вакыйганы тулысы белән ачып бирә язды. Авылдашы Василны Самат бик яхшы белә, Миңсылу апаның күршесе ул. Акыллы, тәртипле кеше. Бер ял көнендә, Самат Аланлыкта апаларында чакта, көтмәгәндә-уйламаганда аларга әнә шул Васил килеп керде. Рафисның класс җитәкчесе булганлыктан, Самат баштарак аны җизнәсе, апасы янына килгән, дип уйлаган иде. Ләкин Василның йомышы Саматта булып чыкты. – Сәхибуллага кагылышлы бер истәлек сөйләмәкче идем, – диде ул күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач, сүзне озынга сузмыйча. Ул сөйләгәннәрдән Самат менә нәрсәләр аңлады. Бу хәл сугыш беткәннән соң була. 1945 елдамы икән, соңракмы – анысын Васил төгәл хәтерләми. Ул вакытта аңа тугыз-ун яшь булгандыр. Вак-төяк эшләрдә әнисенең кул астына кереп, ярдәм итәрлек малай. Йортта бүтән ир заты юк (әтисе сугышта үлә), шуңа әнисе аңа зур өметләр баглый. Ә апасы бу вакытта инде ныклап колхоз эшендә эшли. Ул елны печән котырып үсә. Авылның барча яшь-җилкенчәге Сазлы Күл янындагы болынга печән чабарга йөри. Матур көннәрне юкка әрәм итмәс өчен, алар хәтта шул болында шалашлар корып, кунып-төнеп яталар. Атнага бер-ике мәртәбә генә авылга кайтып китәләр. Васил кайчакларда, болынга барып, апасының хәлен белешә, аңа ашарга илтә. Печән чаба торган урын урман делянкасы артында гына булганлыктан, малайга һәрвакыт урман аша йөрергә туры килә. Әнә шулай бер чакны, гадәттәгечә, үзе белгән сукмактан урман эчләтеп барганда, якында гына сөйләшкән һәм көлешкән ирләр тавышлары ишетеп, ул туктап кала. Малай нык кына шүрли: әллә качкыннар микән? Ул елларда, урманнарда сугыштан качкан кешеләр яшеренеп яши, дигән хәбәрләр еш ишетелә иде. Имеш, алар ялгыз туры килгән кешеләрне талый, үтерә икән. Ләкин кызыксыну куркуны җиңә. Васил шул тарафка атлый һәм, куак ботакларын аралап, якындагы аланга күз сала. Аланда тарантаска җигелгән кара айгыр үлән чемченеп йөри. Якында гына, җиргә ак җәймә җәеп, өч кеше ашап-эчеп утыра. Васил боларның берсен таный. Күршесе Миңсылу апаның сөйгән егете Сәхибулла була бу. Күкрәгендә медальләре күзләрне камаштырып, ялт-йолт итеп тора. Кайтып кына килеше, күрәсең, янында биштәр-капчыгы да бар. Әле Миңсылу апаны да күрмәгәндер. Ул да шушында урман артында гына печән чаба бит. Менә хәзер барыр да Васил аннан сөенче алыр. Миңсылу апасы сөенче өчен нәрсә бирер икән? Бәлки, берәр уч җир җиләге җыеп бирер әле?! Юк, юк, бер кочаклар да битеннән «чүп» итеп кенә үбеп алыр. Бигрәк чибәр шул ул Миңсылу апасы! Шундый уйлар белән Васил болынга йөгерә. Барып җитүгә сулышы кабып: