Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 9. …Ул көнне Самат спорт залына шөгыльләнергә килгән малайларны Сазлы Күл буена, сөякләр җыярга алып китте. Араларын икешәр метр калдырып тезелеп баскан малайлар, аркылыга-буйга ике йөз метр араны «тарап» чыкты, очраган сөякләрне җыя бардылар. Соңыннан, табылган сөякләрнең барысын да носилкага салдылар да мәктәпкә алып кайттылар. Шунда ук, мәктәп мастерскоенда, такталардан әрҗә әмәлләп, барысын да шунда тутырдылар… Сөякләрнең Сазлы күл янында теләсә кайда чәчелеп ятуына баштарак гаҗәпләнсә дә, соңыннан Самат моны кем эшләгәнлеген чамалаган иде инде. Аның уенча, бу Альберт эше булырга тиеш. Теге көнне, укучылар белән Сазлы Күл янында бәрәңге алганда, Саматның сөякләргә тап булуын һәм аларны игътибар белән караштыруын Альберт куак артына качып карап торган булырга мөмкин. Соңгы вакытларда ул егет бик үчләнеп йөрде. Бүтәнчә булдыра алмагач, шул сөякләрне туздырып атып булса да ачуын баскан, күрәсең… Саматның шикләнүләре, чыннан да, урынлы иде. Сөякләрне шулай чүпләп алмаслык итеп тирә-якка нәкъ менә Альберт чәчте. Тик егет сөякләрне, Самат уйлаганча, укучылар белән бәрәңге алган көнне түгел, ә Кәрим экспертлар ияртеп килгәч күргән иде. Очраклы туры килеп, бу милиционерлар нишләп йөри икән дип, куаклар арасыннан качып күзәтте ул аларны. Экспертлар киткәч, чокыр янына барып карады. Анда туфрак белән каплаштырылган иске сөякләр өеменнән башка берни дә күрмәде. Аларга аяк белән типкәләгәч: «Үләксә козгыннары, череп беткән сөякләрдә казынмасалар соң. Үләт базына барсалар, анда яңарак үлгән хайван калдыклары да бар, югыйсә», – дип, җиргә төкереп китеп барган иде. Ә берничә көннән ул анда кабат килде. Дөресрәге, аны Нариман Сәмигуллович белән булган бер әңгәмә килергә мәҗбүр итте. Альберт эшеннән колак каккач, беркөнне Әкрам белән икесен өенә чакырып кертеп, нык кына ачуланган иде. Чөнки РОНО мөдире Гариф Камалович телефоннан шалтыратып: – Нариман Сәмигуллович, сезне хөрмәт иткәнгә генә, үтенечегезне аяк астына салмас өчен алган идек Хафизовны эшкә. Ә ул әнә, үзенең әхлаксызлыгы белән бөтен район алдында хур итә язды. Директорлар, укытучылар алдында оят. Мин тәкъдим иткән кеше кебегрәк булды бит инде ул, – дип, Альбертның бөтен гөнаһларын сөйләп биргән иде. Әлбәттә, Нариман Сәмигулловичның моңа бик нык кәефе киткән. Һәм ул озакка сузмыйча, егетләрне үз өенә «келәмгә» чакырды. – Мин, олы башымны кече итеп, «первый»га, завРОНОга чыгып, җылы урыннан эш табып бирдем. Ә сез, арткы ягыгызны кысып кына йөрисе урында, минем авторитетны төшергәнсез. Оят дигән нәрсәне белмисез. Сезнең өчен мин кызарам. Һәр очраган итәк артыннан тагылмыйлар аны… Безнең дә яшь чаклар бар иде… Шунда Әкрам: – Әй, әти, хәзер андый заманмыни? – дип сүз катты. Ләкин шунда ук, ник «кысылганына» үкенде булса кирәк. Болай да ачулы Нариман, бердән кызып китте: – Үзегезнең аңгыралыгыгызны заманнан күрмәгез. Миегез җебегәнче, аракы чөмерәсез дә аннан нишләгәнегезне белмисез… Мин сезнең яшьтә колхозны җитәкләдем… Минем белән очрашканда, авыл халкы ун метрдан билләрен бишкә бөкләп сәлам бирә иде… Картның тавышы калтырана башлады, ул ачуына чыдаша алмыйча туктап калды. Тагын нидер әйтергә теләгән иде, кире уйлап кулын гына селтәде. Ике арада авыр тынлык урнашты. Альберт, шул тынлыкны җиңеләйтергә теләгәндәй: – Шул Күркә Самат кына гаепле барысына да, – дип мыгырданып куйды. Бу сүзләр дә Нариманның колак читеннән узмады. – Кем дисең? – Әй, мәктәпкә география укытучысы булып кайткан Саматны әйтә, – дип, әшнәсенең сүзен дәвам итте Әкрам. – Аланлыктан! Күркә Фәтхи малае! Нариман, нәрсәдер хәтерләргә тырышкандай, бер ноктага төбәлеп утырды. – Теге, кайчандыр милициядә участковый булып эшләгән бәндәме? Ул чакта алдына-артына карамыйча чыгып качкан иде районнан. Тагын кайтканмыни?... – Шул инде, – дип хуплады Әкрам атасының сүзен. Сүзнең үзенә кагылышсыз темага борылыш алуына куанган Альберт та: