Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 6. Латыйфа һәм Баһау белән сөйләшү дә белгәннәргә әлләни яңалык өстәмәде. Урманда табылган сөякләрне нәкъ менә Сабирҗанныкы дип әйтерлек дәлилләр юк. Балта гына инде. Анысы да шикле. Сабирҗан аны башка вакытта да төшереп калдырырга мөмкин бит. Хәер, аларга баруның максаты да мәгълүмат алу өчен түгел иде ләбаса. Зиратта Сабирҗан каберенә эксгумация ясап, скелетның баш сөяген алу өчен Шакирҗановлардан рөхсәт кирәк иде. Рөхсәте үк булмаса да, хәзер Баһау бу турыда хәбәрдар инде. Һәрхәлдә, ул артык тавыш куптармаячак. Закон бар кешегә дә бер һәм аңа һичсүзсез буйсынырга кирәклеген Кәрим бик яхшы «төшендерде» югыйсә… Баһау, өйдән алып чыгып, егетләргә ике-өч фоторәсем сузды. – Әтинең карточкаларын сораган идегез, бездә сакланганнары менә шулар гына. Берсен, кабер ташы ясатканда кирәк булачак дип, Нариман Сәмигуллович алган иде, – диде ул. Латыйфалар яныннан кузгалганда, эңгер инде шактый куерган иде. Кәрим Саматны Аланлыкка ук озатып куйды. Кайтканда Латыйфаның яшь чагында Нариман белән булган маҗараларын сөйләп алды. …Сугыш елларында Тирәкле авылының да күп кенә ир-егетләре яу кырында ятып кала. Фашистларны үз өннәрендә тар-мар иткәч тә, авылда ир затлары сирәк була әле. Берән-сәрән яраланып кайтканнарга дошманны җиңеп, исән-имин кайткан солдатлар да өстәлә. Әйе, сугыш һәртөрле бәла-каза, хәсрәт, ачлык, ялангачлык, ятимлек белән бергә, авылда ирләргә кытлык та китереп чыгара. Ул елларда көчтән килмәстәй авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән күп кенә хатын-кызларны киләчәктә яңа бәхетсезлек көтә: бу – яшьли тол калып, гомер буе ирсез яшәү. Латыйфа төс-кыяфәткә әлләни чибәрләрдән булмый. Ләкин чаялыгы, җилбәзәклеге белән Тирәкледә генә түгел, тирә-як авылларда да дан тоткан ул. Туй-мәҗлесләр, аулак өйләр берсе дә аннан башка узмаган. Колхоз эшенә чыгасы булганда, йә билем, йә башым авырта, авыр күтәрергә, кисәк селкенергә ярамый дип, түшәккә яткан Латыйфа һәрчак мәҗлесләрнең үзәгендә була, идәннәрне сыгарлык итеп бии, килештереп күңел ача. Әнә шундый чая кыз була ул. Шуңа күрә башка тиңдәшләре, сугыштан кайтмый калган егетләрен сагынып, төннәрен мендәр кочаклап суган суы сыкканда, кул кушырып утырмый, председатель Нариман белән чуала башлый. Ничек булса да кармакка эләктерергә исәбе. Мөмкинлеге дә чыгып тора бит аның! Көннәрдән бер көнне районның бер колхозында авыл хуҗалыгы алдынгыларын җыялар. Тәҗрибә уртаклашу шикеллерәк бер чара була инде ул үзенә күрә. Председатель җитәкчелегендәге бер төркем колхозчы белән бергә Латыйфа да бара анда. Һәркемгә мәгълүм булганча, тәҗрибә уртаклашу бай табынлы мәҗлес белән тәмамлана. Эчемлексез генә түгел, әлбәттә. Гади крестиянның мыегын чылатырлык кына булса, Нариман шикелле түрәләр аракының мичкәсенә төшә. Ярты төнгә кадәр гулять иткән кунаклар шунда куна ук калалар. Ә Латыйфа шундый очракны ычкындырамы соң?.. Менә шул көннән соң берәр айлап вакыт узгач, ул Нариманга «сөенечле» хәбәр китерә. Көмәнле икән ләбаса. Булачак әти бу хәбәрдән каушабрак кала, билгеле. Өстәвенә, Латыйфа, өйләнешүне ашыктырырга кирәк, дип җанга тия. Ә бувакытта Нариманның Миңсылуга өйләнәм дип, авыз суын корытып йөргән чагы. Миңсылу Латыйфа түгел шул: чибәрлеге булган кебек, горурлыгы да хәттин ашкан аның. Болай да кияүгә чыгарга атлыгып тормаучы кыз, Нариманның мәхәббәт маҗараларын ишетсә, бөтенләй тәртәгә тибәчәк. Нариман Латыйфага баласын төшертергә дә тәкъдим ясый. Ләкин тегесе риза түгел. Шуннан соң хәйләгә керешә, әйбәт, ышанычлы кияү табам, чык башкага, ди ул. Әгәр тавыш-гаугасыз гына шулай эшләсәң, яхшылыгыңны мәңге онытмам, беркайчан да ярдәмемнән ташламам, ди. Кая ул риза булу, Латыйфага Нариман кирәк. Әнә шулай майлау-җайлаулар белән берни дә барып чыкмасын аңлаган Нариман күнегелгән ысул белән мәсьәләне бер селтәнүдә хәл итә дә куя. Сөйләүләренә караганда (бәлки алай да булмагандыр), Латыйфаны аулаграк урында туры китергән дә, чәч толымыннан урап тотып, бугазына мал суя торган пычак терәгән, имеш. Икесенең берсен сайла, йә син мин сайлап биргән икенче кешегә кияүгә