– Хәйдәр абый, син бит олы кеше. Ә ни була аны шулай калдырсак? Бер дә кулым күтәрелми ...
– Хәйдәр абый, син бит олы кеше. Ә ни була аны шулай калдырсак? Бер дә кулым күтәрелми бит менә күмәргә. Йөрәгем шулай куша. Калсын әле иртәгә кадәр генә? Мин берегезне дә борчымам, үзем килеп җирләрмен, чын... – Алай ярамый бит... Ничек инде син каберне ачык калдырасың ди? Фарук кабердән чыкмады, һаман үзенекен кабатлады, балчык ташлауны кичектерүне сорады. «Алайса үзем дә кереп ятам, мине дә күмегез!» – дип кычкырды ул. Ирләр аны төрлечә тынычландырырга тырышып карадылар, барып чыкмады. Фарук беркемне дә тыңламады, кабердән чыкмады. Аның үзен дә хөрмәт итәләр иде, Назгөлне дә барысы да ярата иде. Зиратта тавыш күтәрергә дә ярамый икәнен беләләр авылда – шуңа талашучы булмады. Берничә ир, көрәкләрен күтәреп авылга таба юнәлде – эшкә барасы бар иде аларның. Нишләргә белми кабер тирәсендә йөренгән ирләр авылдан йөгереп килгән бер малайны күрделәр. – Нәрсә булды икән? – Кем малае соң әле бу? – Бу бит Айдарның энесе, Назгөлнең йөргән егетенең энесе бу, – диде таныган бер ир. Малайның зиратка кадәр йөгереп килергә хәле җитмәде, атлап китте. Зиратның ишегеннән кермәде, койма аша гына үрмәләде дә, сикереп төште. Аның ниндидер бер хәбәр алып киләсен барысы да белеп тора иде, нәрсәдер өметләнгән кебек килеп җиткәнен көттеләр. – Исәнмесез... Мин Айдарның энесе... Айдар абый шалтыратты. Бүген кайтып җитә алмый икән, иртәгә генә кайтып җитә. Самолетлар оча алмый ди, поезд белән кайтырга чыккан... Яраса, мин кайтып җиткәнче җирләмәгез, ди. Кабердә басып торган Фарук тураеп басты, кешеләргә карады һәм гомер булмагандай елмайды: – Ишеттегезме? Ишеттегезме? Кешенең хушлашып каласы килә! Ә без аны ашыга-ашыга җиргә тыгып куябыз! Гөнаһсы булса, үземә булыр! Калдырыйк! Ачуланмагыз. Рәхмәт, барыгызга да, рәхмәт! Мин дә сезнең алда мәңгелек бурычлы булырмын, ачуланмагыз! Барыгыз, кайтыгыз, егетләр, абыйлар! Рәхмәт сезгә авыр вакытта ярдәм иткәнегез өчен! Әлегә кадәр кабер эчендә басып торган ир, җәлт кенә сикереп чыкты да, бер сүз дә дәшмичә, зират капкасына таба юнәлде. Шуны гына көтеп торгандай, калганнар да аңа иярде. Хәйдәр карт нидер әйтмәкче булып торды, әмма телен тешләде, башын чайкады да, ләхет такталарын рәтләп калган Фарукның үзен генә калдырып, капкага таба китте. Ирләр, зираттан чыккач, бу хәл турында фикер алыша башлады. – Болай ярыймы соң инде, Хәйдәр абый? – дип сорады бер ир. – Ярамый да инде, нишләргә соң? Кулына сугып эшләтергәме? «Үлгән кызны күреп нишләмәкче була инде ул, исән килеш хәтерендә калдырса ярамаганмы?» – дип егетне сүгеп алды берсе, аны күбесе хуплады. Ирләр шундыйрак бит инде – кайберләүләре Фарук турында уен-көлкелерәк тә сүз әйтте, көлешеп алдылар. Кеше кайгысы кешегә! Хәйдәр карт уйланып барды – менә аңа инде сиксән яшь тулып килә, ул һаман да йөри әле. Шунда картның эче жу итеп китте. Фарук зиратта берүзе калды! Кабер эчендә! Аның коты алынды. Нигә алай эшләделәр инде? Берүзен калдырдылар! Ул, хәтта ирләргә дә берни әйтмичә, зиратка таба йөгерде. Арттанрак теркелдәп барган бабайның кирегә йөгергәнен үзара гәпләшеп барган ирләр ишетмәде дә. ...Зират капкасын ача алмыйча интекте. Авыр капканы күтәреп тартырга кирәк. Көч җитми! Җиңел итеп күтәреп алгангамы соң уңайсыз туры килде дә, имән бармагын шатырдатып кысты. – Аллай! – Карт, бармагын кысып, җиргә чүгәләде. Чыдап булмаслык авырту иде, әллә инде өзелеп чыкканмы? Юк икән, бите ярылган. Әллә нинди тамыры өзелгән диярсең, кан шаулап ага. Әрнү йөрәген дә чәнчеп алган төсле булды. Авырткан бармакта йөрәк типкәне дә сизелә сыман. Ул кесәләрен актарды – чүпрәкнең әсәре дә юк. Зиратта бака яфрагы да күренми. Күлмәк итәген ертыйммы дигән иде, кире уйлады – карчыгы ачуланыр, яңа күлмәкне ерткан дияр. Ул яшел үләннәрне тартып өзеп, бармагына чорнады да, тамган канны күлмәккә тидермәскә тырышып, яңа казылган кабер янына юнәлде. – Үзем әле зиратка да кермәдем, ә каным инде тама. Хәерлегә генә булса ярар иде инде... Кабер янына килеп җиткәч, йөрәге жу итте. Фарук беркайда да күренми иде. – Фарук!