Кире кайту (хикәя)
Кире кайту (хикәя) Рәмис ЛАТЫЙПОВ 2. «Шундадыр инде, сузылып ук ятты микәнни?» – Әстәгъфирулла, ни бу? Хәйдәр карт, курка-курка гына кабер янына акрын гына якынлашты һәм үрелеп карады. Анда беркем дә юк иде! Хәйдәрнең эче жу итте. Ул ялт-йолт кына зират эченә күз салды. Агачлар яфракларын койгач, зират эче үтәли күренә, чыршылар, яфракларын коеп бетермәгән куаклар гына бераз каплый. – Әллә инде берәр нәрсә эшлиме бу малай? Хәйдәр карт зират эченә таба йөгерде. Чыршылар янына чыкты, анда Фарук күренми иде. – Ә-әй! Беркем юк. Хәйдәр, нәрсә эшләргә гаҗиз булып, кире кабер янына каударланып йөгереп килде. Ирләрне чакырырга кирәк, ни галәмәт бу! Кабер янына өелгән балчыкка басып, ирләр артыннан кычкырмакчы иде, күреп алды: басу буйлап ялгызы гына Фарук та авылга кайтып бара иде. – Нәләт малай, өнемне алды. Койма аша гына чыккан ахыры, кеше куркытып! – Хәйдәр, хәлсезләнеп кабер янындагы балчыкка тезләнде. Йөрәге кысып алды. Шулкадәр курку, яшен ташыдай йөгереп йөрү эзсез уза димени. – Уф! – торып китәрлек тә хәле юк иде аның. Үзләре дә инде, ялгызы калдырдылар Фарукны. Хәйдәр шунда гына бармагы авыртканны искәрде. Кулы кып-кызыл канга буялган иде аның. Җиңеннән чыгып торган күлмәк итәкләре дә, чалбары да, бишмәте дә канга буялган. Ярасы бигрәк тирән булган ахыры – әле һаман да кан тамчылары кабер янындагы балчыкка тама... Хәйдәр картны никтер бу кабер өркетә иде. Үз гомерендә күпме кабер казыганы бар инде, балчык бит инде, ник куркырга? Юк, бу кабер никтер аны куркыта. Гүя анда аның бертуган энесенең оныгы, үз кызы кебек яраткан Назгөл түгел, әллә нинди куркыныч җанвар ята, менә хәзер чыга да аңа ябыша. Хәйдәрнең куркуыннан тәннәре чымырдап куйды. Нигә алай соң? Ул хәтта як-ягына да каранып, укынып та алды. Йөрәк кысса да, тизрәк моннан китәргә кирәк. Ул торып кагынды: – Хәйдәр, курыкма! Син дә шушы зиратка килеп ятасы! Батыр булырга тырышып, ул зират капкасына таба юл алды. Шунда гына аның башына китереп сукты. Тукта! Мин килгәндә кабер эчендә шакылдаган тавыш ишетелде. Ул Фарук булырга тиеш иде. Ә Фарук анда булмаган. Нинди тавыш булган соң ул алайса? Әллә Мөнкир белән Нөнкир сорау алырга килгән булганмы инде? Хәйдәрнең коты алынды. Кабер ягыннан кабат шундый ук тавыш ишетелгән кебек булды аңа. Ул артына борылып карарга да куркып, балалар кебек йомылып капкага таба йөгерде. Капкага килеп җиткәч, аны күтәреп ача алмый изаланды. Ә теге әйбер инде җилкәсенә кулын куяр да, суырып зират эченә тартып алыр сыман. Калтыранган куллары белән капканы тар гына итеп булса да ачканнан соң, ул кысылып кына шуннан шуып чыкты да, авылга йөгермәкче иде, кемдер киеменнән эләктереп тә алды. Бабай, өне алынып, кычкырып җибәрде. – А-а-ай, җибәр! Ул каты итеп тартылды, капка кадагына эләккән курткасы шатырдап ертылды. Хәйдәр, киемен тотып карап, кадак кына икәнен аңласа да, тынычлана алмады. Бу куркыныч зираттан тизрәк котылырга теләп, йөгерә-атлый авыл ягына чапты. ...Ләхет тактасы ярыкларыннан сизелер-сизелмәс кенә дигәндәй салкын өреп тора иде. Кабердән кешеләр ерагайгач, күк катыннан җиргә төшкән ап-ак кар бөртеге шул ләхет тактасына кунды. Күктән аның ишләре төшә, төшкән саен кушылалар һәм зурая баралар... Биек күкләрдән шушы урынны эзләп төшкән иде ул кар бөртеге. Кабергә кунарга, аны кешеләр күзеннән яшерергә... Әмма кабер ачык, шуңа да ул ләхеттә. Кабер эчендә сорау алырга тиешле ике җан булырга тиеш кебек. Кешеләр зират яныннан киткәч, алар сорау алачак, бәндәнең, игелек-гөнаһларыннан чыгып, кая китәсе билгеләнә... Кем ул, ни эшләгән – шушы сораулар биреләчәк... Бәндәне борчырга ярамый, аңа дога гына кирәк... Әмма кар бөртеге бу ике җан урынына, кабер эчендә бер бик сәер җанны гына абайлады. Моның ни-нәрсә икәне мәгълүм булмыйча калды – кинәт акрын гына искән җил, ләхет такталары арасына кунган кар бөртеген караңгы гүргә өреп кертте. Кар бөртеге кызның ирененә кунды һәм эреп юк булды. Кем син? Ник син монда? Ник килдең?