– Сөйләүләренә караганда, Баһау Сабирҗан малае түгел ул.
– Сөйләүләренә караганда, Баһау Сабирҗан малае түгел ул. Уйларын бүлгән шундый сүзләрдән Самат беравык аптырап калды. – Ничек Сабирҗанныкы түгел? – Законда – Сабирҗанныкы, ә чынлыкта… – Кәрим авыз читенә кулын куеп, ярымпышылдап дәвам итте. – Ә чынлыкта Нариман орлыгы диләр аны. – Нариманныкы?! – Минем белеп әйтүем түгел, авыл халкы шулай сөйли. Җил исми – яфрак селкенми, диләр, бәлки хаклык та бардыр. Шунда Саматның хәтере яктырып киткәндәй булды. Баядан бирле баш ватып та очына чыга алмаган сорауга җавап тапты сыман ул. Әйе, әйе, каядыр күргәнем бар, дип баш ватып утырды бит әле. Нариманның олы малае Солтанга охшаган икән бит бу бәндә. Тач үзе. Суйган да каплаган. Шул ук үз-үзенә канәгать кыяфәт, кысык күз. Менә кайда күргәне бар икән! Тешләк Солтанны бик яхшы хәтерли әле ул. Теге вакытта аның канына күп тоз салды… – Җитмәгән җире булмаган икән Нариманның. Инде монда да ул катнашкан. – Ха, шулай булмыйча соң. Сугыш елларында колхозның пеләмәнни үгезеннән ким эшләмәгән ул. Авылда ирләр аз булган. Шуннан файдаланып, колхозчы хатыннарны куркытып, дер селкетеп торган Нариман абзаң. Ят, дисә, ятканнар, тор, дисә, торганнар теге мескеннәр. Ул койган орлыклардан шытып чыккан тирәклеләр шактыйдыр әле монда. Кәрим хикәятен тәмамлый алмады, капка келәсе келтерәп куйды да, ачык капкадан, Баһауга ияреп, бер карчык килеп чыкты. – Менә, әни, районнан килгән кеше, әтинең ничек югалуы турында кызыксына, – диде Баһау, Саматка ымлап. Латыйфа ниндидер, карчыкларга хас булмаганча, күзләрен зәһәр елтыратып, Саматка текәлде: – Нәстәмә кирәк булды соң әле ул, әллә кайчан югалган кеше турында сораштыру? Самат сүзен җайлап кына башлады: – Латыйфа апа, һәр табылган мәетнең шәхесен төгәл билгеләү – хокук саклау органнарының төп бурычы. Хәтта кеше инде күптән үлеп, сөякләре генә калган булса да. Шул мәсьәләне ачыклау өчен, берничә сорау бирергә теләгән идем. Әле күптән түгел ирегез Сабирҗанның калдыкларын гүргә иңдергәнсез икән. Озак еллардан соң булса да, табылу әйбәт булган анысы. Сабирҗанның кайда, кайчан югалуы турында искә төшереп сөйли алмассызмы икән? Саматның сорауны шулай итагатьле бирүе тәэсир итмичә калмагандыр, Латыйфа карышып маташмады. Күренеп тора, сөйләшергә бик оста, чәтер-чәтер тезеп тә китте: – Мең тугыз йөз илле икенче елда югалды ул. Кышкы буранда адашты мескенем. Персидәтел кучеры иде бит Сабирҗан. Ул көнне иртә белән, колхоз персидәтеле Нариманны районга алып барам, дип чыгып китте. Көн буранлап тора иде. Әйттем югыйсә, шундый буранда юлга чыкмасагыз да ярый, дидем. Тыңламады. Нариманны срочно районга чакыралар, атны җигеп килергә кушты, дип, иртәнге чәйне генә эчте дә чыгып китте. Шул китүдән бүтән күрмәдем инде мескенемне. Латыйфа яулык чите белән күз яшьләрен сөрткәндәй итте. – Ә Нариман? – Ул икенче көнне иртә белән генә кайтып егылды. Буранда адашып, катып үләсе идем, ярый ат яхшы, үзе алып кайтты, ди. Ходай саклагандыр инде. – Алар Сабирҗан белән бергә булганнардыр бит? – Булуын бер атта булганнар. Буран нык көчәйгәч, ат юлдан язган. Күз ачкысыз буран, берни күренми, ди. Шунда алар алмашлап, юлны карау өчен, тирә-якны җәяүләп әйләнергә булганнар. Башта Нариман бер яктан әйләнеп килгән. Юлны тапмаган. Аннан соң Сабирҗан кар ера-ера китеп барган. Тик Нариман күпме генә көтсә дә, ул кире килмәгән. Нариман аны эзләп тә караган, ләкин эзләрне кар күмгән булган шул инде. Кая инде ул күз ачкысыз буранда! Әнә шулай әрәм булды алтын бәясе кеше. Икенче көнне Нариман авылдагы барлык ир-атларны алып, эзләргә чыкты, ахры. Таба гына алмадылар. – Ә кайсы тирәдән эзләделәр икән? – Мин ул кадәресен белмим дә инде. Шул диләнке тирәсеннәндер. Сөякләрне шуннан таптылар бит… (Дәвамы бар.)