Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 11. – О, дускай, мин сине олы мәшәкатьләрдән коткардым бит, – дип башлады сүзен Кәрим авылга чираттагы кайтуында, юлы уңганлыкка киная итеп. Самат, аның уйларын белергә теләгәндәй, сынаулы караш ташлады. Хәер, Кәримнең ни әйтергә теләгәнен ул болай да аңлаган иде инде. Экспертиза урманнан табылган сөякләрнең Сәхибулланыкы икәнлеген раслаган, әлбәттә. Болары Саматның үзенә дә сер түгел инде хәзер. Шулай да, ул дустын үпкәләтәсе килмәде: – Нәрсә, берәр яңалык алып кайттыңмы әллә? – дип сораган булды. – Кыскасы, теге баш сөяге, чыннан да, Сәхибулланыкы булып чыкты бит. Аның формасы белән Сәхибулланың фотосурәте төп-төгәл тәңгәл килә. Тагын шул да мәгълүм, сөякне урманнан табып алганда барлыкка килгән кыршылган урыннардан тыш, баш түбәсе өлешендә яньчелгән иске эз бар. Ниндидер каты әйбер бәрелүдән калган булырга мөмкин ул эз. Бәлки, нәкъ менә шул яра кешенең үлеменә сәбәп тә булгандыр, дип фаразлаганнар экспертлар. Кәрим, йә, ничек, бу хәбәр сиңа ошадымы, дигән сыман дустына карап куйды да һәр сүзенә басым ясый-ясый дәвам итте: – Экспертиза нәтиҗәләрен алу белән, озакка сузып тормадым, әлеге эшне район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә тапшырдым. Барысын да бәйнә-бәйнә теркәп, язмача аңлатма бирдем. Бүгенге көндә урман делянкасында табылган сөякләр буенча җинаять эше кузгатылды. Һәм бу эшне инде син түгел, ә законлы тикшерүче алып барачак. Район хәрби комиссариатына да хәбәр итәргә онытмадым, әлбәттә, – дип тәмамлады ул сүзен. Ләкин Самат, ул көткәнчә, артык сөенмәде. Бары тик, исе китмәгәндәй: – Шул кадәр куангач, Сәхибулланы үтергән җинаятьчене табып ук кайткансыңдыр, дигән идем, – дип әйтеп куйды. Кәрим үзе җиткергән хәбәргә аның бик үк егылып китмәвенә бераз гаҗәпләнде. – Нигә? Сиңа шушы кадәресе җитмәгәнмени? Син нәкъ менә шундый җавап көткән идең түгелме? Хәзер күңелең тынычлангандыр инде. Бу эшне законлы тикшерүчеләргә тапшырырга рөхсәт ит. Бу безнең тармакка карый. Шикләнмә, ышанычыңны акларбыз. – Ялгышасың, дустым! Бу эш синең тармакка кагылмый бугай?! – Нигә? Минем эш нәкъ менә җинаятьләр ачу инде. Ә монда, аңлавымча, кеше үтерелгән, ягъни ярылып ята торган криминал. – Дөрес, синең эш җинаятьләр ачу, ә түрәләрнең кыңгыр эшен тикшерү түгел. Хәтерем ялгышмаса, теге көнне хәрби комиссариат янында очрашкач, бу хакта син үзең әйткән идең түгелме? Дустының тел төбен аңларга тырышып, Кәрим иңнәрен сикертеп куйды: – Сәхибулланың үлеменә түрәләрнең ни катнашы бар соң? – Бар икән шул менә! Хәзергә бөтен нечкәлекләренә кадәр белмәсәм дә, Сәхибулланың үлемендә Нариманның да кулы уйнаганлыгын тәгаен әйтә алам. Кәримнең күзләре маңгаена менде. Ул беравык сүзен әйтә алмыйча торды. – Нариманның? Сәмигулловичныңмы? Син саташасың бугай?! Самат елмайгандай итте. Ләкин шунда ук җитди кыяфәт алды: – Нигә гаҗәпләнәсең? Нариманның фәрештә түгеллеген үзең дә беләсең ич. – Беләм, тик андый түбәнлеккә төшәр микәнни?... Гомумән, нәрсәгә нигезләнеп шикләнәсең соң әле син аннан? Самат дустына укытучы Васил сөйләгән истәлекне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әллә нинди шаккатыргыч сенсацияләргә дә битараф карый белгән Кәрим бу хәбәрдән тәмам телсез калды. – Да, парин, тик ятмаган син, – дип кенә әйтә алды ул, бераз һушына килгәч. Самат та сер бирмәде: – Әзрәк селкенәбез инде шунда, – дигән булды ул. – Дөрес, җентекләбрәк тикшерергә иде бу хакта. – Ничава, җепнең очын бер эләктерсәк, Нариманның гына телен чишәрбез анысы… – Сәминекеләрнең тамырлары тирәндә, дуслык-әшнәлек бик көчле, оятсызлыклары хәттин ашкан. Тырнак асларыннан кер эзләгәнеңне сизсәләр, бугазыңа ябышырга да күп сорамаслар. Карале, Кәрим, инде күптән сорарга дип телем кычытып тора. Син берчакны, сугыштан соңгы елларда район хәрби комиссариатында Тирәкле авылы кешесе комиссар булып торган, дип әйткән идең түгелме? Кәрим, нидер исенә төшерергә теләгәндәй, кашларын җыергалады. Эзләгәнен тапты булса кирәк, бераздан: