алып йөрисез…
алып йөрисез… Сөйләгән саен үзенең кыза барганлыгын Рашат Рамазанович шунда гына аңлап алды. Тынычланырга кирәк. Дәрәҗә ягыннан үзеңнән түбәнрәк торучы янында кызып китү галәмәтен көчсезлек күрсәтү кебегрәк бәяли иде ул. Ә монда үзе дә… Хәер, Кәрим дә үзен балаларча тота. Тәкәбберлеген күрсәтә. Ул гына эшем иясе, диярсең… Алай да, ахырдан Рашат Рамазанович: – Ярар, бу хакта прокуратура белән киңәшләшмичә булмас. Алар нәрсә диярләр. Югыйсә, районда гына түгел, республикада да мондый хәлнең булганы юк иде, – дип, Кәримнең күңелендә өмет уятты. (Дәвамы бар.)