булмасын, аның белән киңәш итешмичә ярамас, дип уйлады Кәрим…
булмасын, аның белән киңәш итешмичә ярамас, дип уйлады Кәрим… Рашат Рамазанович Кәримнең ни өчен кергәнлеген чамалый иде. Һәрхәлдә, ул Казаннан кайткан экспертиза нәтижәләре белән таныш инде. Җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигының холкын бик яхшы белгәнлектән, әлеге хәлгә күз йомып калмаячагын да аңлый. Шулай да, Рашат Рамазанович башта берни белмәгәндәй кыланды. Сүзне, билгеле, Кәрим башлады. – Рашат Рамазанович, мин сезгә Тирәкле авылында табылган кеше сөякләре турында әйткән идем инде, – диде ул. Милиция начальнигы берни дә аңламаганга салышып торды, маңгаен җыергалады. – То есть, нинди сөякләр әле ул?... – Ник, теге Сазлы Күл янында укучылар бәрәңге алганда… – Ә-ә, искә төште. Әйе, әйе, көз көне… Сез әле инициатива күрсәтеп, ул сөякләрне экспертизага җибәреп йөргән идегез… Кемнеке булуын ачыкладылар да, ахры?... – Сазлы Күл яныннан табылганы көз көне үк ачыкланган иде, анысы. Ә менә шуңа кушып җибәрелгәненә бераз тоткарланыбрак, экспертиза нәтиҗәләре яңарак кына килде. Анысы да без фоторәсемнәрен теркәп җибәргән, шикләнелгән кешенеке булып чыкты. – Алай булгач, бик яхшы бит инде. Бар да ачыкланган, бар да тәртиптә… – Эшнең икенче ягы бар, Рашат Рамазанович. Урман делянкасыннан табылганын сугыштан соңгы елларда кышкы буранда адашып үлгән Шакирҗанов Сабирҗанныкы дип күмгән булганнар. Ә чынлыкта, Сазлы Күл янында табылган сөякләр аныкы булып чыкты. Делянкада табылганнары Хәйруллин Сәхибулла исемле кешенеке икән. – Соң, Тирәклегә барып, мин кабер казып йөри алмыйм бит инде. Зиратта шул Сабирҗан кабере янына тагын бер кабер казысыннар да, Сазлы Күлдән табылган сөякләрне шунда күмеп, кабер ташларын гына алыштырып куйсыннар авылдашларыгыз. – Күмеп куярга анысы беркайчан да соң түгел, өлгерербез. Тик менә ул Хәйруллин Сәхибулла дигәннәре, Аланлык авылы кешесе, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган булып исәпләнә шул, – дип әйтеп салды. Рашат Рамазанович, әңгәмәдән аерылмаган килеш кенә, өстәлдәге кәгазьләрне караштыргалый иде, бу сүзләрдән соң кинәт башын күтәреп, Кәримгә текәлде. Бераздан, тешләре арасыннан сыгып кына: – Сез ул Сәхибулла дигән адәмне сугыштан кайткан вакытта үлгән, дип әйтмәкче буласызмы? – дип куйды. – Соң үзегез уйлап карагыз. Шулай булып чыга түгелме? – Кәрим Кыямович, мин сезнең тел төбегезне аңламыйм. Нәрсә тәкъдим итмәкче буласыз соң? – Җинаять эше кузгатырга кирәк, Рашат Рамазанович. Сугыш чорында яшәгән кешеләр исән бит әле. Тикшерә башласаң, җепнең бер очы чыкмый калмас. Аның бу сүзләренә Рашат Рамазановичның җен ачулары килде. – Кәрим Кыямович, әле хәзерге җинаятьләрне дә тиешенчә ача алганыбыз юк. Кая инде ул биш былтыргыларын… Аннан соң, каян беләсең, ул кешене бәлки бөтенләй дә үтермәгәннәрдер. Кеше бит чирләп тә үләргә мөмкин. Кинәт үлүчеләр азмыни? Әйтик, инфаркттан, инсульттан… Туган җиргә исән-имин кайту шатлыгын йөрәге күтәрә алмыйча, егылган да үлгәндер кеше… – Сугыш кебек мәхшәрне йөрәге күтәрә алган, ә монда сынаткан, димәкче буласызмы? – Әйе, әйе, кайчак михнәтләргә түзә алган йөрәк шатлыкны күтәрә алмый. Моңа күп мисаллар китерергә була… Җитәкчесенең фәлсәфәгә кереп китүе Кәримгә ошамады. Күренеп тора, темадан читләшергә исәбе. – Әгәр авырып үлгән икән, шуны булса да исбатларга кирәктер бит. Дөрес, экспертиза нәтиҗәләре бөтенләй башкача сөйли. Сәхибулла да, Сабирҗан да баш чүмечләренең арткы ягына ниндидер әйбер белән сугудан үлгән булырга тиеш, дип фаразлана аларның нәтиҗәләрендә. Рашат Рамазанович урыныннан торып: «Экспертиза, экспертиза…» дип сөйләнгәләп, ишекле-түрле йөренә башлады. Аның кыяфәте төпле бер карарга килә алмаган кешенеке кебек иде. Аннан кинәт кенә йөренүеннән туктады да, Кәримгә кырт борылып: – Туктагыз әле, Кәрим Кыямович, ул сөякләр буенча тикшерү эшләре башларга кем кушты соң сезгә? Авылдан берәрсе мәҗбүриләп торамы яисә аларның язмышын белү өчен өзелеп тора торган берәр якын туганнары бармы?... Сәхибулланың авылда бер туганы да калмаган, дисең түгелме? Сез бит археолог түгел. Төп вазыйфаларыгызны онытмагыз! Үз башыгызга, әле алай гынамы, минем башка да мәшәкатьләр