– Нәрсә, син үлмәгән дип уйлыйсыңмы әллә? Аны соңгы юлга озатканда бар идең кебек. Кабе...
– Нәрсә, син үлмәгән дип уйлыйсыңмы әллә? Аны соңгы юлга озатканда бар идең кебек. Каберенә балчык атканыңны оныттың дамы?... – Соңгы юлга озатканда гына түгел, муеныннан элмәкне алганда да шунда идем. Дөресрәге, мин килгәндә, яңарак кына элмәктән төшергәннәр иде. – Соң, шулай булгач?... Кулак нәрсәнедер әйтеп бетерми. Монысын Женя шунда ук аңлады. – Тик мин ышанмадым һәм ышанмыйм да… Женяның күзләре маңгаена менде. Ул бер тын сүзен дә әйтә алмыйча торды: – Ничек инде?... Нәрсәгә ышанмадың?... Кулак чертләтеп җиргә төкерде, аннары, озак кына көттереп: – Мәетнең Маратныкы булуына, – дип куйды. Женя монысын ук көтмәгән иде, әлбәттә. – Нәрсә, акылдан шаштыңмы әллә? Әнисе булып әнисе ничек өзгәләнеп, шашып елады… Барысы да хушлашты… Шикләнерлек нәрсә бар соң?... Әллә шаяртасың гынамы? Монда икеләнергә урын юк, минемчә… Кулак авыз читен мәзәк кенә чалышайтып елмаеп куйды: – Ә син аның чыннан да Марат икәнлеген раслап күрсәт. – Соң, нәрсәсен раслыйсы… Менә, мәсәлән, каршымда син торганга мин расламасалар да ышанам. – Ә мин ышанмыйм! Каршымда син торганга мин кайчак та ышанмыйм да! Бәлки, каршымда кыяфәте белән генә сиңа охшаган икенче берәүдер. Ә менә кулыңдагы татуировкаңны күргәч ышанам… Кулак Женяның кулыннан кысып тотты да, егетне үзенә якынрак тартты, җиңен терсәк турысыннанрак сыдыра төшеп, кул буынтыгының эчке ягына ясалган рәсемгә күрсәтте: – Менә шушы татуировка синең Женя икәнеңне әйтеп тора… – Соң, татуировкалы адәмнәр күптер ул, – дип сүзен сүз итәргә маташкан иде, Кулакның чынлап ачулана башлавыннан куркып тынып калды. – Татуировкаң гына түгел, аны ясау рәвеше үк син икәнне кычкырып тора. Тагын кайсы идиоты үзенең кулына хатын-кызның бала таба торган нәмәстәсен ясап куяр икән… Женя кыенсынмады. Ул мондый төртмәле сөйләшүләргә ияләнеп беткән иде инде. Чөнки әлеге татуировканы күргәннәр һәрчак тыела алмыйча көлә. Кулы буынтыгыннан бөгелгәндә, ул кыймылдап тора. Женя Кулакның тел төбен аңлый башлады кебек һәм: – Нәрсә, Марканың мәетендә татуировкасы юк иде, димәкче буласыңмы? – дип сорады. – Әгәр хәтерләсәң, аның күкрәгендә бөркет төшерелгән иде. – Әйе, беләм. «Орлы гнездятся на скале» дип язып та куелган иде бугай. Күлмәк изүен ачып йөргәндә, ул күренеп тора иде. – Мин аны элмәктән алгач ук килеп җиттем бит. Гәүдәсен ишегалдына чыгарып салганнар иде. Шунда, җил чыгып, күлмәге ачылып китте. Аның корсагында, бил турысында, зур гына җөе бар иде. Мин аны бер мәртәбә мунчада күргәч сораштырып та маташкан идем. Чечняда алган ярадан калган икән ул. Мәетнең әнә шул җөй урынында тиресе сыдырылган кебек ачык яра гына иде. Мин, аптырагач, күлмәген тартып кую сылтавы белән иелеп капшап та карадым. – Ә татуировканың нинди катнашы бар соң монда?... – Шунда күзем күкрәк турысына төште, татуировка булырга тиеш урында да шундый ук сыдырылган чи яра. Менә шуннан күңелгә шик керде. – Соң, Марат ул көннәрдә качып йөрде. Сыдырылган, җәрәхәтләнгән урыннары булгандыр инде… Кулак Женяга ачулы күз ташлады. – Булгандыр… булгандыр, – дип үчекләде ул аны. – Мин үзем дә баштан икеләнеп йөрдем, бәлки дөрес күрмәгәнмендер, дип уйладым. Икенче көнне, шикләремне тарату өчен, моргка барып, гәүдәсен җентекләп карап чыктым. Ләкин… – Соң әйтеп торам бит, ул көннәрдә Марка качып-посып йөрде. Бакчаларда кунып-төнеп йөргән кешедә сынган, сыдырылган урыннар була инде ул. – Анысы белән дә килешер идем. Тик Маратның тәнендә тагын бер татуировка бар иде. Җүләрлек белән ясатканмын, хәзер ничек бетерергә, дип сөйләнгәнен үзем ишеттем. Чөнки анда бик әшәке сүзләр язылган иде. Шул татуировка урынында да тиресе сыдырылган иде. – Соң, бетергәндер… Кулакның бу юлы чынлыклап ачуы килде. Ул Женяның якасыннан йомарлап тотты да үзенә тартты. Һәм, тешләрен кысып, ысылдап чыккан ачулы тавыш белән: – Берьюлы өч урында һәм татуировкалар булган җирдә генә тән сыдырылмый бит инде, идиот. Аңладыңмы? – диде.