Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 8. Югыйсә, Марка белән башта үзе дә бик дус иде. Соңгы вакытта әллә нәрсә булды, аралары бозылды. Берчакны хәтта Кулак: «Марка аяк астына аркылы төшә башлады. Болай булса, юлымнан алып атар әмәлен табармын», – дип тә ычкындырган иде. Кая инде Марат аның юлына киртә булсын?! Тамерлан төркеме белән «стрелка»га баргач булган вакыйгалар гына мөнәсәбәтләрен кискенләштерде. Бу хәлнең килеп чыгуына да шул гына сәбәпче, дип уйлый иде ул. Женя боссның кем икәнен әлегечә тәгаен генә белми. Хәтта күргәне юк. Аларның шайкасы Кулакка берсүзсез буйсына. Ә аннан югары торганны алар командасында беркем дә белми булыр, кызыксынучы да юк кебек. Шуңа күрә Кулакны барысы да төркем җитәкчесе һәм босс белән бәйләп торучы арадашчы буларак кабул итәләр. Төркемдәгеләр аннан шыр җибәреп шүрли. Каршы чыгып кара, кыслаларның кайда кышлаганнарын күрсәтер. Аның куллары дүрт нәрсәгә оста: акча санарга, машина руле тотарга, сугышканда дошманының борын төбенә ямарга һәм хатын-кызларны капшарга. Хәйләкәр, тиз кызучан, тешләк бу егетне босс нәкъ менә шул сыйфатлары өчен яратадыр, мөгаен. Әйе, хәйләкәрлек хәттин ашкан анда. Женя Марат хакында Кулак куйган ультиматумны онытмаган иде. Шуңа егетнең үле гәүдәсен күргәч, күңеле тынычланып калды. Монда дәлилләп тә торасы юк, бар да аңлашыла: үлгән, беткән. Ә инде Марканы җир куенына да тыгып куйгач, бөтенләй йомшарды. Нәкъ шул кичне Женя ресторанга килде. Анда Кулак белән Зебраны очратты. Әти-әнисе кушкан исеме Зәбир булса да, дус ишләре Зебра дип кенә йөртәләр анысын. Женя өстәл артында Маратның үлеменә карата аларның фикерен ишетергә теләп кылларын чиртеп карамакчы булды. Хәтта аларны үз хисабыннан сыйларга да риза иде. Тик ресторанга килгәндә үк инде шактый кызмача булган Зебра комачаулады. Әңгәмә тиешле юнәлеш ала дигәндә, ул һаман үзенең кичә күңел ачкан хатыннары турында сүз башлый. Әйтерсең лә Маратның үлеме дә, башка тормыш мәшәкатьләре дә аның өчен вак-төяк кенә. Гомумән, Зебра бүгенге көн белән генә яшәүче адәм. Салырга да ярата. Хатын-кыз – аның бөтенләй йомшак ягы. Инде берничә мәртәбә «мәхәббәт чире» йоктырып, дәваланып та алды бугай. Шулай да, аз гына буш вакыты булдымы, һаман чәчбикәләр ягына каера. Җилбәзәк кызлары да сагыз шикелле ябышырга гына тора үзенә. Иш-ишен ерактан таный, дигәндәй… Вакытның яртысын үзенең узган төндәге «геройлыклары» турында такылдап үткәргән Зебраны Кулак белән икәүләшеп урамга кадәр озата чыктылар. Аннан соң «дон-жуан» чайкала-чайкала өенә юл тотты. Дөресрәге, аның күңелендә һаман төнге маҗаралар эзләү иде әле. Шуңа күрә егетләргә үзен озаттыртмады да. – Бу тирәдә Тамерлан шайкасы егетләре күренгәли, өеңә кадәр озатыйк, – дисәләр дә, Зебра кулын гына селтәде дә, парктагы агачлар арасына юл тотты. Менә егетләр, аллея янындагы эскәмиягә утырып, тәмәке кабыздылар. Женя, Маратның үлеменә карата Кулакның фикерен белергә теләп, тагын дустының кылларын чиртеп карарга маташты. Тик тегесе, тәмәкесен суыра-суыра, үткәләп-сүткәләп йөрүче хатын-кызларны күзәтә иде, Женяның кайбер сүзләрен ул бөтенләй дә искә алмыйча үткәреп җибәрде. Бераз утыргач, Женя: – Маратны әйтәм, башта Косойны, аннан Артёмканы дөмектергәч, үзе дә муенын элмәккә тыккан, яшәргә рәт калмады дип уйлагандыр инде? Вөҗданы газаплагандыр… Үз корифейларына пушка төбәгәч, – дип куйды. Кулак егеткә сәерсенгән сыман караш ташлады. Аннан соң тәмәке төпчеген чүп савыты ягына чиртеп җибәрде дә авызыннан төтен алкалары өрә-өрә: – Вөҗдан, дисең инде, алайса?... Ә нәрсә икәнен беләсеңме соң син вөҗданның?... Әллә Маратны шулай тиз генә бирелә торганнардан дип уйлыйсыңмы? – дип сорап куйды. – Юк, ул турыда базар булуы мөмкин түгел. Мин аны тиз генә бирелүчеләрдән исәпләмим… Әй, хәзер юк инде ул, юк... Тик Кулак, аның сүзләрен бүлдереп, соравын янә кабатлады: – Маратны үлгәндер дисеңме? Женя, гаҗәпләнеп, Кулакка текәлде. Ул аннан мондый сорауны көтмәгән иде. Шаяра гына дисәң, йөзе җитди күренә.