«дуслар»ын – үткәннәре караңгы булган бәндәләрне – андый эшләргә өйрәтеп торасы юк иде....
«дуслар»ын – үткәннәре караңгы булган бәндәләрне – андый эшләргә өйрәтеп торасы юк иде. Караклык, юлбасарлык, хулиганлык, шантаж – аларның төп кәсепләре. Төрмәдә утырып чыкканнары күп, берничә мәртәбә утырганнары да бар. Гомумән, бу егетләргә эшләмичә генә акча табу юлларын төшендерәсе түгел, тәҗрибәләре җитәрлек, көчләре ташып тора. Аларга тиешле юнәлеш биреп, бу көчне бер йодрыкка тупласаң, мондый болганчык елларда акчаны көрәп алырга була. Вася әнә шундыйларны аз гына вакыт эчендә бер йодрыкка туплый алды да инде. Ни әйтсәң дә, Наил Хәкимович мәктәбен үткән кеше бит. Дөрес, Вася бу очракта хәйләгә кереште. Ул егетләрнең аңына үзен төркем лидеры итеп түгел, икенче урында торучы кеше итеп күрсәтте. Төркемдәгеләр барысы да Кулагиннан өстә босс барлыкка ышаналар һәм алар Васяның күрсәтмәләрен түгел, ә аныкын үтәүләренә шикләнмиләр иде. Чөнки югарыда абруйлы кеше булганда гына, төркем әгъзалары үзләренең тыллары ныклыгына ышана. Гадәттә, югары постларда утыручылар җилкәсе артындагыларга закон да куркыныч түгел. Андый төркемнәр озак яши. Әнә шуңа да Вася күп «указ»ларын уйлап чыгарылган босс исеменнән бирә иде. Ул Наил Хәкимычмы, Иван Иванычмы, Гали Галиечме яисә башка берәүме – барыбер… Төркемдәгеләр өчен ул – босс. Төркем җинаятьчел даирәдә танылсын өчен, әлбәттә, аның исеме булу шарт. Монысына Кулак, икеләнеп тә тормыйча, «Әфганлылар» дип кушты. Дөрес, Әфганстан сугышы ветераны булган Васяның үзеннән башка алар арасында Әфганстанда яки кайнар нокталарда хезмәт иткән берәү дә юк. Гомумән, әлеге шикле төркемнең әфганлыларга бернинди катнашы да юк. Тик бу исем Кулакның үзенә бик ошый иде шул. Яңгырашы да әйбәт. Башка төркемнәрдәгеләрне бераз гына шүрләтә дә кебек. Алар, нигездә, шәхси оешмалардан, кооперативлардан, эшмәкәрләрдән акча «кысу» белән шөгыльләнде. Машиналар урлап сату, кешеләрнең шәхси милкенә кул сузу, фатир басу кебек төшемле эшләрдән дә тайчынмадылар. Шәһәр җинаятьчел төркемнәр тарафыннан хосусый даирәләргә бүленгән. Һәр төркемнең үзләре хакимлек итә торган биләмәләре бар. Дөрес, кайчак, үз «хуҗалыгыңны» читтән килеп кергән төркемнәр йогынтысыннан саклау өчен, күп көч куярга туры килә. Бәрелешләр, кораллы «разборка»лар да алар өчен ят түгел. «Канга – кан, үлемгә – үлем!» дигән бәрелешләрдә ике яктан да үлүчеләр булгалый. Тора-бара төркем әгъзалары кайчандыр әфганлылар өчен оештырылган машиналар ремонтлау оешмасында очраша башладылар. Эштән киткән әфганчылар урынына Вася үз төрке мендәге берничә «текә егет»не урнаштыруга да иреште. Янында йөрүче Женя да аның үз кешесе. Хокук саклау органнарында шик уятмас өчен, алар биредә йә слесарь, йә каравылчы ке бек штатларда тора. Тик берсе дә үз вазифаларына кагылышлы эшләр башкармый. Көндезләрен кәеф-сафа корып уздырсалар, кичләрен төнге «ауга» китәләр. Ә кайчак, машинага төялеп, көндезләрен дә шәхси эшмәкәрләрнең «хәлләрен белергә» йөриләр. Көннәрнең берсендә Наил Хәкимович, Васяга шалтыратып, чыбык очы туган тиешле бер егеткә үзләрендә эш табуын үтен де. Кайнар ноктада – Чечняда хезмәт иткән, утны-суны кичкән егет, дип мактап та алды хәтта. – Алай бик яхшы егет булгач, ник үзегезгә генә алмыйсыз соң? – дигән соравына: – Беләсең бит, соңгы вакытта төзелеш эшләре кимеде. Әле монда штатта торучыларны да кыскарту турында сүз алып бара быз. Ә сездә, ичмаса, акчасы яхшы булыр. Машиналар ватыла тора, сезгә китерә торалар, эше барның – ашы да бар, – дип җавап кайтарды ул. Вася белә, кирәк чакта булмаган урыннарны да табалар, эшләп торган кешеләрен кыскартып та эш урыны ясыйлар. Хәзер инде төзелештә дә хәл ул кадәр үк начар түгел. Югыйсә Хәкимыч үзе үк, җае чыккан саен: «Мин трестны күтәрдем, эшләрне җайга салдым», – дип шапырынырга ярата. Шуларны уйлап, Вася җавап бирергә ашыкмады. Наил Хәкимовичның үтенечен дә кире кагарга батырчылык итмәде. Ләкин, ахырдан булса да, аңа булган үпкәсен белдерергә җай тапты: – Ни өчен аны миннән сорап торасыз соң? Юрий Николаевичка гына әйтергә иде дә… Наил Хәкимович, тамагын кыргалагач: – Сүз дә юк, Анисимовка да җиткердем. Ул каршы түгел.