Күкташ авылының кыр капкасы янында ун-унике яшьләрдәге бер төркем малай футбол уйный. М...
Күкташ авылының кыр капкасы янында ун-унике яшьләрдәге бер төркем малай футбол уйный. Моннан чит-ят машиналар үткән булса, болар күрми калмас. Берсе күрмәсә, икенчесе күргәндер дип, Саттаров шулар янына туктарга булды. Машинадан төште һәм шулчак аутка очып чыккан тупны оста гына эләктереп тә алды. Малайлар, уеннарыннан туктап, милиционерга текәлделәр. Гомәр якындарак торган берсен чакырып китерде. – Нәрсә, егетләр, туп тибәбезме? – Тибәбез, – диде малай. Милиция киемендәге бу кешенең үзе белән сөйләшеп торуы, өстәвенә малайларга «егетләр» дип эндәшүе кызык иде аңа. – Моннан ярты сәгать чамасы элек бу тирәдән берәр машина узганын күрмәдегезме? – Әйе, бер зәңгәр машина үтте. Аның шофёры туктап безнең белән сөйләшеп тә торды әле. – Ә нәрсә сөйләште? – Таһир абыйларның өен сорады. – Ә кайда яши соң ул? – Сезгә дә ул кирәкмени? – Әйе! – Әнә тегендә. Ә ул барыбер өйдә түгел лә. – Ә кайда? – Авылдагы бөтен абыйлар Куштирәкле болынына печән чабарга китте. Ул да шулар белән… – Ул болын авылдан еракмы соң? Малай бераз уйланып торды да: – У-у, бик ерак. Без анда биләсәпид белән дә бә-ә-әк озак барабыз. – Ә машина белән барсак, безгә ул Куштирәкле болынын күрсәтә аласыңмы? Малай икеләнә калды. Аның барасы килмәгәне кыяфәтенә чыкса да, кистереп каршы әйтергә дә кыенсына иде, күрәсең. Ярый ла шунда торган кара-кучкыл йөзле малай ярдәмгә килде: – Абый, ул безнең главный нападающий. Бик кирәкле уенчы. Китсә, безне аръяк командасы җиңәчәк. Ул бара алмый… – Ә кем бара ала? – Әнә Кәтүк Рәмзилне сорагыз, – дип, кырыйда аутка чыккан тупларны тотып торучы җиде-сигез яшьлек малайга күрсәттеләр. Гомәр малайны чакырып китерде: – Балакай, Куштирәкле болынының кайда икәнлеген беләсеңме? – Беләм. Без анда җиләк җыярга йөрибез. – Безгә юл күрсәтерсеңме? Малайның машинага утырып йөрисе килә иде, күрәсең, аннан соң гел аутка чыгып тилмерткән туп артыннан куу да туйдырган булса кирәк: – Ярар соң, – дип, ризалыгын белдерде. Авылны чыгып ерак та китмәделәр, елан сыман боргаланып, еракка сузылган елга тасмасының икенче ягында юл буйлап тау битенә менеп баручы машина күренде. Гомәр, бардачоктан бинокль алып Рәшиткә сузды. Дусты җентекләп күзәткәч: – Зәңгәр төстә, «девятка» бугай, – дип куйды. – Шулардыр, мөгаен. Монда машиналар сирәк йөри. – Аннан соң теге малайга борылып: – Рәмзил, ә Куштирәкле болыны кайдарак? – дип сорады. – Ә-әнә тегендә-ә-әү. Чыннан да, малай төртеп күрсәткән якта, яшел үзәнлектә, ерактан чебен зурлыгында гына күренгән кеше фигураларын Гомәр шунда ук шәйләде. Тик ничек кенә тиз барсалар да, анда җиткәнче, теге «девятка»ны куып тота алмаячаклары көн кебек ачык иде. – Болынга турыдан юл юкмы? – Без малайлар белән җиләккә турыдан бара идек. Тик аргы якка елганы йөзеп чыгарга кирәк. Ә мин йөзә белмим. Шуңа күрә олырак малайлар, мине биләсәпитләрне, киемнәрне сакларга бу ярда калдырып, үзләре теге якка йөзеп чыгалар иде. – Без дә шулай эшләрбез! Әйдә, туры юлны күрсәт… Машина елга ярына килеп туктагач, Гомәр аргы якны тагын бер мәртәбә бинокльдән күзәтеп алды. Бу вакытта теге машина болында эшләүчеләр янындагы куаклыкка якынлашып килә иде. Ашыгырга кирәк. Егетләр, өс киемнәрен салып, трусиктан гына калдылар да, пистолет һәм кул богавын гына алып, суга керделәр, салмак кына аргы якка йөзә башладылар. Елга киң түгел, бер-ике минут узды микән, алар аргы якка чыгып та басты. Яр читендәге таллыкка ышыкланып, болын ягына йөгерделәр. Бу вакытта «девятка»дагыларның берсе, машинадан төшеп, печәнчеләр тарафына атлады, ә икенчесе куаклар ышыгына посты. Беренче нәүбәттә әнә шул куаклар янында калганын тавышсыз-тынсыз гына эләктерергә иде. Тик моның өчен аның артыннан әйләнеп керергә кирәк. Ярый әле, Гомәр белән Рәшит бара торган таллар нәкъ шул урында куаклыкка барып тоташкан. Шуларга ышыкланып барсаң, теге адәм күрмәячәк… Куак төбендә посып утырганы Вася Кулагин үзе булып чыкты. Егетләр, аның артыннан килеп, тиз генә эләктереп тә алдылар. Ул ык итәргә дә өлгермәде. Тентеп карагач, биленә кыстырылган пистолеты барлыгы ачыкланды. Рәшит аны үзенә алды.