– Әни, син бик нык чирлисең ахры. Әйдә, больницага алып барам, – диде ул.
– Әни, син бик нык чирлисең ахры. Әйдә, больницага алып барам, – диде ул. – Узар әле, беркая да бармыйм, – дип киреләнде ана. Узмады, авыру Мәдинәне урынга екты. Өйдә бик озак ятканнан соң, Сиринә әнисен мәҗбүри хастаханәгә алып китте. Хастаханәгә барырга әзерләнгәндә, Гайшә килеп керде. Туры да карый алмый үзе. – Чыгып тор әле, Сиринә, – диде ул. Озак кына сүзен башлый алмый интекте Гайшә. – Мәдинә, син миңа ачуланма инде, яме, без, дөрестән дә, Гамирне Сиринә белән йөри дип уйлаган идек бит. Ә ул, юньсез, бөтенләй башка кеше белән чуалган икән. Кичәгенәк әйберләрен төяп, кызымны ташлап, шул хатын белән калага тайган. Ачуланма мине, Мәдинә, гафу ит. ...Хастаханә ятагында уйланырга вакыт бар иде. Мәдинә барысын да аңлады. Күргән төшен хәтерләде. Ахмак баш, дип тиргәде ул үзен, аңгыра! Каргыш, дип ала карга сине кисәткән булган бит, Сиринә каргышы дигән ул сиңа! Ә син үз балаңның тормышын тәмугка әйләндердең. Йөрәгенә кан саугандыр, баламның, югыйсә, үз анасына моның кадәр рәнҗемәс иде. И тырышты Сиринә әнисен терелтергә, и тырышты. Әллә кайдан уколларын да тапты, дәвалаучы табибларны да, укол ясаучыларны да, хәтта идән юучыларны да бәхилләтте. Һәркөн төянеп килгән кызны хастаханәдә дә бик яраттылар. ...Көннәр узды. Айлар... Тик Мәдинә күзгә күренеп сулды. – Алып кайт мине, кызым, өйгә кайтасым килә, – диде ул. Булмый инде, дип әйтмәде. Кызыннан ояла иде ана. Сиринә аны-моны сизмәгәндәй кыланды. Әнисен бик кызганды ул. Вөҗдан газабы кичергән ана беркөнне түзә алмады, кызын янына чакырып китерде дә күңелен ачып салды. Кыз да, әни кеше дә бик еладылар, икесе дә соңгы сөйләшү икәнлеген аңлаганнар иде. Мәдинә таң алдыннан китте... Елаудан күзләре шешенеп беткән кыз әнисен кочаклап бик озак утырды. Күмгәннән соң күрше хатыны аңа бер язу китереп тоттырды. "Әниең күмгәч кенә бирергә кушкан иде", – диде ул читкә карап. Кыз калтыраган куллары белән хатны ачты. Әнисенең язуы! Ул гына шулай матур итеп яза ала. Кыз ашыгып укый башлады: "Кызым, кичерә алсаң, кичер мине. Барысына да мин генә гаепле. Соңгы сүзем шул сиңа: беркайчан да балаңны юкка рәнҗетеп аның каргышын алма!" – Әни...– дип ыңгырашты Сиринә. – Син дә мине кичер, яме! Шулвакыт капкадан кергән ир-егеткә күзе төште Сиринәнең. Анда аның... чит илдә командировкада булып, алты ел кайтуын өзелеп көткән Илдары басып тора иде. – Әнием, мин синең сүзләреңне исемдә тотармын, беркайчан да балаларымны рәнҗетмәм, – дип пышылдады кыз һәм бәхетенә таба йөгерде.