Үкенеч (хикәя)
Үкенеч (хикәя) Лилия ЗАКИРОВА Назыйм телефон шалтыраган тавышка уянып китте. Улы Фәрит икән. Ир, урыныннан тормыйча гына, яшел төймәгә басты: – Тыңлыйм, улым. – Әти!... Булат машина астына эләккән. Хәле бик авыр. Кил тизрәк... Назыймга эсселе-суыклы булып китте. Тагын бәхетсезлек! Булатны күңелсезлекләр туганнан бирле сагалап килә бугай. Йә Раббым, кайчан тәмамланыр бу? Биш яшьлек сабыйның синең каршыңда ни гаебе бар? Ирнең йөрәге чәнчеп куйды. Бәлки, нәкъ менә Назыймның гөнаһлары эзәрлеклидер оныгын? Күпме генә үкенсә дә, яшьлегенә кире кайтып, кылган ялгышларын төзәтә алмый шул Назыйм. ...Ул хәлләргә егерме елдан артык вакыт үтте инде. Тик күпме генә теләсә дә, күңеленнән алып ташлый алмый ул көнне Назыйм. Сабантуй бәйрәменә дип әниләренә кунакка авылга кайтканнар иде. Район үзәгендә узган бәйрәмдә балачак дусларын очратып, хатыны белән улыннан читкәрәк китеп, дуслары белән күрешүне билгеләп үтәргә булды. Бәйрәмгә машинада килгән булса да, тамак чылатуга каршы килмәде. «Шәһәрдә генә ул чат саен тикшереп торалар. Авылга кадәр нибарысы унбиш чакрым гына кайтасы. Бер рюмка кабып куйганнан берни дә булмас әле», – дип уйлады. Тик бер рюмка белән генә чикләнмәделәр алар. Сөйләшә-сөйләшә өчесенә бер яртыны бушатканнарын сизмичә дә калдылар. – Әйдәгез, балыкка барабыз! – дип тәкъдим итте шулчак дусларының берсе. – Бу ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне бер дә яратмыйм. Хатын-кыз йөрсен әнә концерт карап. Туйганчы бер сөйләшеп утырырбыз ичмасам. Берәү дә комачауламас. Башкалар да аның белән ризалаштылар. Өчесенә бары тик бер генә кармак булуы ачыкланды. – Безнең өйдә кармаклар бар бугай, – дип исенә төшерде шулчак Назыйм. – Әти балыкка еш йөри. Хәзер тиз генә алып киләм. Хатынын, баласын, сабан туен тәмам онытып, Назыйм бер кирәкмәгән кармакка дип кайтып китте. Дуслары аны көткән арада балыкка – җим, үзләренә эчемлек-кабымлыклар алырга булдылар. Музыканы бар көченә акыртып, Назыйм газ педаленә басты. Бәхетенә, ЮХИДИ хезмәткәрләре чыннан да очрамадылар. Кайсыдыр авыл арасында юлда әллә каян гына велосипедына атланган бәләкәй малай килеп чыкты. Бар көченә тормозга басса да, Назыйм өлгермичә калды. Әллә каушаудан, әллә куркуыннан юл уртасында кинәт туктап калган малай, машинага бәрелеп, юл читенә очты. Ир, машинасын туктатып, малай янына атылды. Бәләкәч кан эчендә ята, бернинди тормыш билгеләре дә сизелми иде. «Нишләдем мин?! Кеше үтергән өчен гомерем буе төрмәдә чериячәкмен! Җитмәсә, исерек килеш!» – ир, куллары белән башын кысып, бер мәл нишләргә белмичә аптырап калды. Тукта! Аны берәү дә күрмәде ич... Әллә... Озак уйлап торырга вакыт юк иде. Машинадагы кан тапларын сөртеп алды да, малайның гәүдәсен юл читенә куеп, Назыйм фаҗига булган урыннан качты. Дусларына: «Ашыгыч эш килеп чыкты, китәргә кирәк», – дип ялганлады. Машинасын гаражга алып кайтып бикләде дә: «Ватылды, мин такси чакырттым, бүген кич мөһим киңәшмә була», – дип, гаиләсен алып, шул ук кичне шәһәргә китте. Бу һәлакәт турында артык сөйләүче булмады. Назыйм үзе дә бервакытта да беркемнән сорашмады. Күпмедер вакыттан соң машинасын, авылдан алып килеп, тиз арада сатып җибәрде дә аның белән бәйле бу куркыныч вакыйганы онытырга тырышты. Бер елдан аларның кызлары туды. Гаилә мәшәкатләре, тормыш ыгы-зыгысы белән бу бәхетсез очрак тиздән онытылды. Тормыштан үзенә кирәген һәрвакыт каерып алган, үз бәхетен башкаларныкыннан өстен күргән эшмәкәр ирне вөҗдан газабы артык бимазаламады. *** Бу вакыйганы бөтенләй онытып, ничә еллар үткәннән соң хәтер сандыгында казынмаган да булыр иде Назыйм. Тик шактый еллар үтеп, инде бабай булганнан соң бу хәлне еш искә алырга, үзенең кылган җинаяте өчен газап утларында янарга туры килде. Оныгы Булат туып, ике ай үтүгә, гаиләдә аздан гына фаҗига булмыйча калды. Ничә еллар буе эленеп торган люстра сабыйның караватына килеп төште. Бәхеткә, киленнәре ерак китмәгән булган, караватны читкәрәк төртергә өлгергән. Люстраның бер чите Булатның кулын гына җәрәхәтләгән. Табиблар: «Балага зыян килмәгән», – дисә дә, бу хәл гаиләнең тынычлыгын алды.