— Хамис абыең алып кайткан аны бүген... зираттан... — дип сөйли башламакчы иде. Чулпан ...
— Хамис абыең алып кайткан аны бүген... зираттан... — дип сөйли башламакчы иде. Чулпан бүлдерде: — Беләм, Фатыйма апа. Мин барысын да беләм... Берара тынлык урнашты. Сәйдә әле әнисенә карый, әле Галимҗан бабайга карап елмая. — Син ничек, болай гынамы соң, кызым? Хәл белергә генәме? Чәй эчеп чыгасызмы? Әйдәгез, әзерлим. Галимҗан абыйга яңгыр астында торырга ярамый. Өйгә керик, әйдә. — Рәхмәт, Фатыйма апа... — диде шунда Чулпан. — Без әтине үзебез белән алып китәрбез, яме... Шәһәргә... Аның монда бүтән беркеме дә юк... Яңгыр сибәләвеннән туктамады... Җәй яңгыры булса да, озак басып торсаң, барыбер туңдыра. Карт, авыру кешегә бигрәк тә ярамый. Җылы кирәк аңа. — Әти, әйдә, кереп, чәй эчеп, җылынып чыгыйк та... Әти... Бу сүздән дә ныграк җылытучы тагын ни бар? Галимҗан бабай бер сүз дәшмәде. Аның каравы күзләрендә — рәхмәт, карашында мәрхәмәт чагыла иде. Кипкән иреннәре тамчы да кымшанмый, әмма алар барыбер елмая иде... "КУ" 9, 2018