Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 1. Кафе ишегеннән озын гына буйлы ханым килеп керде. Ак пәлтәдән, ак итекләрдән. Блондинка икән үзе. Чәчләрен биек итеп баш түбәсенә өеп куйган. Шунлыктан тагын да буйчанрак булып күренә. Чып-чын ханым бу. Кафе эчендәгеләрне карашы белән йөгертеп кенә күзәтеп чыгуында да сизелә бу ханымлык. Үзенә аулаграк урын караштырды. Бар иде андый урын. Тик өстәл буш түгел икән. Ул караган почмакка җайлы гына кереп урнашкан кеше мин идем. Мин дә – хатын-кыз. Мин дә ялгыз. Ике ялгызга бу аулак урында күңелсез булмас микән соң? Ханым тәвәккәлләде. Аңа иптәш, үзен тыңлардай кеше тансык иде. – Мин сезгә комачауламам микән? – Һич юк. Үзем генә бит. Хәтта ки сезнең минем янга утыруыгыз бик әйбәт тә әле ул. Ялгызлыктан өйдә дә йөдим мин. Хәер, ялгыз ук түгел инде анысы. – Шулай дип, үземнең һәртөрле әңгәмәгә әзер икәнлегемне сиздереп куйдым. Бу сүзләр ышыгындагы ишарәне дә аңлап алырга була торгандыр. Димәк, үз касәм дә буш ук түгел. Ханым, официант кызны дәшеп алып, йолдызлы коньяк, һәртөрле ризыклар китерүен үтенде. Шактый ук туңган да иде бугай. Урамда октябрь хуҗа иде шул. Көннең күзе иртә йомыла торган мәл. Адәм баласы кышка керер алдыннан табигатьнең кырыслана төшүенә елның-елында күнегә алмый аптырый. Һич кенә дә әзер түгел булып чыга. – Туңдым. Эчемә суык төште. Күңелем дә тулган көн иде. Сәбәпләре бар инде аның. Җылына төшкәч, бәлки әле, сөйләрмен дә. Туңдырма сатып алдым да салкын урындыкка утырып, шуны ашый башладым. Тирә-якта бәйрәм тантанасы. Шәһәр көнен бәйрәм итәргә быел соңлаганнар! Шарт-шарт фейерверклар шартлый, куанып кычкырышалар, көлешәләр... Ә мин елап утырам. Минем кыяфәтемә күз яшьләре килешә торганмы инде, йә! Эчем тулышканга елыйм ла мин. Ә кешеләр аны беләме? Янымнан ике ир-ат узып китте. Минем күз яшьләренә чыланып утыруым көлке күренде боларга: «Апасы бәйрәмне иртә башлаган. Бу сары чәчле марҗага күбрәк киткән, ахрысы». Боларның тозсыз сүзләренә күңел буам тәмам ерылып китте: «Эчмәдем мин! Марҗа да түгел әле мин! Минем елавымда сезнең ни эшегез бар? Бәлки, минем иң бәхетсез көнемдер», – дип, артларыннан кычкырып калдым да тагын да үкеребрәк еларга тотындым. Тегеләр шактый гына ара китеп өлгергәннәр иде инде. Минем ачыргаланып елавым боларны кире борып китерде: – Матур апа, еламагыз әле. Әйдә, өеңә илтеп куябыз, машина якында гына безнең, – диделәр. «Ярар», – дидем дә, болар әйләнеп килгәнче менә бу кафега кереп киттем. Әллә нинди кеше булулары бар. – Шулай-шулай, – дип, мин аның сүзләрен җөпләп куйдым. – Дөньяның кеме генә юк. Елаганың хәзер бик үк сизелми. – Керешли туалетта төзәтенеп алдым. Чаллыдан мин. Автобуска утырдым да киттем. Минем тулган күңелемне аңлар өчен үзебезнең шәһәр бәләкәй. Кая барып төртелсәң дә, таныш күзләргә юлыгасың. Ә минем бушанасым, онытыласым килә. Менә сез дә, үзегез дә сизмәстән, минем тозакка килеп каптыгыз. Әйе бит әле, мин – өстәл хуҗасы – бүген иң шәп тыңлаучы булырга тиешмен. Медицинада «подруготерапия» дигән термин да бар. Бер кичлек ахирәт дус. Кызык, ахирәт дус бит ул ахирәттә дә мәңге дус булырга килешү вәгъдәсе. Католик динендәгеләр андый терапияне костёлга барып, үзләре ышанган рухани атакайга гөнаһлы дип уйлаган серләрен түгеп кайтуда тапканнар. Гасырлар буе әйбәт кенә «эшли» торган чара. Ә безнең әбекәйләр «ахирәт дус» табып, ахирәттә дә бергә булырга дип вәгъдәләр бирешеп, бүләкләр алмашып юанган. Кем белә бит әле, бу икәүнең күзгә күз сөйләшүенә нокта кайда һәм ничек куелыр? Тыңлаучы сыйфатындагы өстәл хуҗасының ягымлы һәм аңлаучан күзләре әңгәмәнең шифалы буласына ышандыра үзе. Ике бармагы белән маңгаен угалап, ханым үзалдына шулай уйланып алды. Бүген кич кенә табылган ахирәте аның, әйтәсе сүзе булып та, әйтми калырга кирәк әле дип тыелып калганда, бармаклары белән маңгаен угалап алу гадәте бар икәнен тиз абайлады. Гаеп итмәде. Аның үзенә дә чәчрәп-чәчрәп чәпчегән хатын-кызга караганда, сүзен үлчәп сөйләүчеләр ныграк ошый иде. Ашыктырмаска, бәйләнмәскә генә кирәк икән бу затлы ханымга. Ни әйтәсен үзе белә ул. ***