Ә бүгенгесе чиста, яңа күренә. Кулында мүк өтергесе. Яңа өйнең бураларын мүкләргә кереп...
Ә бүгенгесе чиста, яңа күренә. Кулында мүк өтергесе. Яңа өйнең бураларын мүкләргә кереп чыккалый ул шулай. Никтер, авызына әзрәк аракы кергәннән соң гына, дивар мүкләргә кирәклеге искә төшә. Улы Рәкыйп кызыл кар яуса да өтерге тота торган кеше түгел. Моны Галимҗан абый яхшы белә. Рәкыйп көлә-көлә телевизор карап ята иде. Ниндидер кызыклы кино бара, күрәсең. – Менә бүрәнәләреңне мүкләргә кердем әле, улым. Алайса, түр почмак бигрәк ямьсез, мүкләре чыгып, асылынып беткән. Өч почмагын бер кат мүкләдем инде мин аның... Түр почмагын тагын бер кат йөреп чыгарга кирәк булыр... Рәкыйп җавап бирмәде, телевизордан бүленмәде. – Менә, улым, – дип, улына якынрак килде Галимҗан абый. Фуражкасын салды. Кулында шуны бөтерә. Күзләрендә балаларча беркатлы шатлык. Салмыш бабайлар кайчак бала-чагага әйләнеп ала бит. Галимҗан абыйның да шундый чагы булса кирәк. – Тегесе каешланып бетте. Карарлыгы калмаган. Кибетче Суфия алдыртты инде. "Менә, Галимҗан абый, яңа фуражкалар кайтты. Алып киеп җибәр әле", ди. "Монысын тотып ат, бигрәк ямьсез", – ди. Әй, мин әйтәм, чурту-матыр, чукынып китсен акчасы, алыйм әле, дидем... – Галимҗан абый әзрәк чайкалып китте. – Фуражка алдым әле, улым... Тагын берничә тапкыр кабатлады әле ул соңгы сүзләрне. Нидер сөйли-сөйли дә ахырдан өстәп куя: – Яңа фуражка алдым әле, улым, – ди... Шунда өченчесендәме, Рәкыйп түзмәде, яткан җиреннән кубарылып торды да әтисенең фуражкасын кулыннан сугып төшерде. Фуражка идәнгә очты, почмакка тәгәрәде... – Ни пычагыма соң миңа синең фуражкаң, ә! – дип акырды Рәкыйп. – Ник кадалып китмисең шунда шул фуражкаң белән! Йөрмә монда кереп болганып! Галимҗан бабай чайкалып куйды. Көтмәгән иде. Исе-акылы китеп, улына шактый карап торды... Аннары гына: – И-их... – дип, бер сүгенеп куйды. – Улым, улым... – дип авыр сулап, тыныч кына фуражкасы артыннан тәпиләде. Иелеп алды, кире чыгып киткәндә, тагын туктап, улына караш ташлады. Рәкыйп ул мизгелдә яңадан телевизор эченә кереп йотылган иде инде. – Ярый... Киттем алайса... Рәкыйп берни җавап бирмәде. Галимҗан абый фуражкасын кырын салып киде. Кулына өтергесен тотты. Сүзсез генә чыгып китте. Аның чыкканын ишетүче дә, абайлаучы да булмады... *** Галимҗан абый ул елны каты гына авырып китте. Бизгәкләп... Үпкә ялкынсынуы, диделәр. Берара туберкулёздан да дәваланып йөрде. Кешегә әйтмәделәр башта, аннары беленде. Кайнатасының авыруына барыннан да бигрәк килене борчылды инде. Бабайны кызганып түгел, үзләренә дә чир йоктырыр дип курыкты. Хатын аеруча да яшь баласы өчен хафаланды. Галимҗан абыйны оныгы янына якын да җибәрми башладылар. Сүз дә юк, киленне дә аңларга була. Кемнең баласын зәхмәтле авыруы булган кеше янында йөртәсе килсен. Галимҗан абый моны бик яхшы аңлый иде. Тик менә салмыш вакытларында гына... Авырыйм, дип, салуын туктатмады. Атна ахырында булса да бәйдән кубып ала иде. Шундыйрак бер вакытында берчак оныгы янына кергән. Баланы кулына ала да сөя, иркәли. Кечкенә кыз көлә, ул көлгәнгә карап карт сөенә. Агара башлаган сакалы белән баланың әле кулыннан кытыклый, әле битеннән сыпыра. Ә бала һаман саен ныграк көлә. (Ахыры бар.) "КУ" 9, 2018