— Исәнмесез, Суфия апа... — Чулпанның тавышы болай да әкрен, аңа пышылдап сөйләшергә дә...
— Исәнмесез, Суфия апа... — Чулпанның тавышы болай да әкрен, аңа пышылдап сөйләшергә дә кирәкми. — Исәнме, исәнме... Бакча артлап кереп кара инде, моннан булмагач. — Анысы шулай шулаен, керермен дигәндәй. Тик мин аңламыйм: Рәкыйп эштә түгелмени соң бүген? — Бүген иртә белән яңгыр коеп яуды. Эшкә чыкмады алар. — Казанда яумады... — Казан белән авыл арасы җитмеш чакрым. Урыны белән шулай коя, урыны белән кояш. Бездәге һава торышы шундыйрак бит инде. — Эчтән ник бикләп куйган инде бу? — дип, койманы дөмбердәтергә җыенды Чулпан. — Чү, тукта, шауламый тор, сеңлем, — дип туктатты аны Суфия. — Бакча артлатып кер. Тавышланма. — Нишләп алай дисез? Куркытасыз сез мине... — Әйткәнне тыңла, сеңлем, шулай яхшырак булачак... Чулпан карышмады. Бакча артлатып керергә булды. Аңлый гына алмады. Ник шулай тавышланмаска куша аңа Суфия апа? Нәрсә булган? Нәрсәне яшерә кибетче апа? Күңеленә шом салды бу хатын. — Йа Аллам! Нәрсә бу? Баскыч төбендә чит хатын-кыз аяк киемнәре күреп, күз аллары караңгыланып китте Чулпанның. Үз күзләренә ышанмады. — Ничек итеп... Юк, булмас... Үз-үзен белештерми, аяклары, куллары белән башка берәү идарә итә сыман. Ишекне ачкач та нәрсә күрәчәге күз алдына килеп баскан иде инде аның. Колагында Суфия апа тавышы: "Тавышланма, бакча артлатып кер. Шулай кирәк..." "Их, күз алдына килгән сурәтләр хата гына булса иде икән! Ходаем, дөрес кенә булмасын иде! Теләсә нәрсә күрсен Чулпан, тик хыянәтне генә күрмәсен!" Ишекләре, ачылганда, җиңелчә генә бер шыгырдап ала. Күрше бүлмәдәгеләр ишетерлек итеп түгел. Һәрхәлдә, алар ишетмәделәр. Йокы бүлмәсе... Тәрәзә янына ук аш бүлмәсендәге кечкенә өстәл кереп утырган. Өстәл тулы кабымлык, буш шешәләр һәм күңел болгаткыч сасы ис. Ике тән...Берсе — Рәкыйп... Икенчесе — Зилия... Авыл өстерәлчеге, биш кияүгә чыгып, биш ирдән кайткан Зилия... Булды... Бер мизгел эчендә бөтен тормышы чәлпәрәмә килде. Ишек катында басып торуның файдасы юк иде инде. — Молодец, Рәкыйп... — дип, ике генә сүз әйтте Чулпан. Борылды да чыгып йөгерде. Кая барганын белмичә чапты. Алны да, артны да күрмәде. Ә күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. *** Һәр авылда эшкә нык кешеләр була. Җир җимертеп эшли торган ирләр. Алар тракторда, алар комбайнда яисә кырда, кулларына чалгы тотып, иртә-кич печән сызгырталар. Яз-җәй төнлә, ерактан-ерактан, бер сызыкка тоташып авылга таба аккан трактор гөрелтесенең ишетелер-ишетелмәс авазын тыңлаганыгыз бармы? Террррр... Террррр... Төне буе терелди ул. Бер сәгатьлек тынлык, аннары иртәнге биштә тагын "терр" башлана... Ул тракторларда авылның иң нык кешеләре эшли. Совет тәрбиясе алган ил уллары. Эшләүләре – мөмкинлекләренә карап, алган хаклары – хаҗәтләренчә. Галимҗан абый да – шундыйлар рәтеннән. Ярты гомере трактор штурвалы артында узды. Була бит шундый кешеләр, аларга акча да, тәхет тә кирәкми. Алар – эш атлары. Рәхмәт өчен, кемгә дә булса файда китерүләрен тоюдан ләззәт, рәхәтлек алып яшәүче кешеләр. Яше буенча инде ул күптән лаеклы ялда. Барыбер, тракторына утыра да кырга чыгып китә, утыра да чыгып китә. Сүз әйтүче юк, киресенчә, элекке колхоз рәисе, бүген КФХ җитәкчесе — җирбиләүчеләр шат кына. Ник дисәң, аның хәзер җирендә эшләргә кешесе дә калмады. Галимҗан абый кебек нык кешеләр исән булсын. Картайды инде, сүз дә юк, буыннары сызлап интектерә. Элек сынган кабыргалары да вакыт-вакыт чәнчеп, гәүдәсен яңгыратып ала. Эшкә каты кешеләр, эчсә, ташланып, акыллары әйләнеп чыкканчы эчә. Галимҗан абый да кайчагында чамасын белмәде. Тар дөньяда вакыт-вакыт үзенә урын таба алмый иде. Андый чакта кул аракыга үрелә. Бердәнбер улы да мәгънәсез булып чыкты. Үзе аек чагында әтисенең исереклеген яратмый иде. Кыйнап чыгарган чаклары да исәпсез. Мәнсезлеге белән дә каезлап... Берсендә шулай улы янына кергән иде. Аерым йортта яши алар. Ул йортны торгызырга Галимҗан абый үзе булышты. Бурасын салырга, түбәсен ябарга. Заманында шабашта да шактый йөреп алган кеше булгач, куллары андый эшнең рәтен белә. Әзрәк салмыш иде. Фуражкасын янтайтып кигән. Элек гел керләнгән, трактор маена каткан булыр иде ул фуражка.