Чат (хикәя)
Чат (хикәя) Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ 2. (Ахыры.) Нәкъ менә шул мизгелдә эштән килене кайтып төште... Керде дә, күрде дә... Каравыл акырып җибәрмәсенме! Күз яшьләренә буылып кычкырды. – Галимҗан абый, нишлисең син?! Үз акылыңдамы син? Чиреңне йоктырасың бит!!! Галимҗан абый! – Дүрт ел бергә яшәп «әти» дияргә өйрәнмәде килене. Бүген бөтенләй бәйдән купты. Кайнатаның киленен мондый хәлдә беренче тапкыр күрүе. Күзләре акайган, йөзе бүртенгән, кабарынган. Кечкенә кызны бабайдан тартып алды да: – Бар, чыгып кит, тиз бул! Бар, дим! Күземә күренмә! Югал! Рәкыйп! Син кайда йөрисең? – дип кычкырды. Өй диварларына кадәр селкенеп куйды... Аһ, кызган да иде соң ул көнне килен кеше. Рәкыйп җаваплылыгында калган бала бабай кочагына кай арада кергән? Рәкыйп ун минутка гына калдырып чыгып киткән чакка ничек туры китергән?... Шул кичне Рәкыйп Галимҗан абыйны ишегалдында яткызып каты гына кыйнаган иде. Кычкыртып, елатып кыйнады. Бөтен авыл ишетеп торды... Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай "үтерәм хәзер", дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... Галимҗан бабайны ул көздә хастаханәгә салдылар да, ул аннан авылга бүтән кайтмады... *** Кинәт телефон шалтырады. – Чулпан, кызым, Суфия апаң әле бу. Рәшәт авылыннан. Кибетче. Таныдыңмы? – Таныдым, Суфия апа... Ничек хәлләрегез? – Хәлләр начаррак. Рәкыйп үлеп китте кичәгенәк... Иртәгә җирлиләр... Чулпан берара сүзсез торды. Суфия апа дәвам итте. – Беләм инде, бик үк матур аерылышмаганыгызны да беләм. Тик, ни... Белеп торсаң, яхшырак булыр дип уйладым. Кайту, кайтмау – анысы синең эш дигәндәй. Гаеп итмәячәк беркем дә. Шул гына иде... – Рәхмәт... Суфия апа. Аңладым мин сине... *** Җиде юл чаты, диләр... «Чат» дип Рәшәт авылында бер генә урынны атыйлар. Ике төп урам кисешкән төшне. «Җирнең уртасы кайда?» – дигән сорауга рәшәтлеләрнең җавабы һәрвакыт әзер: «Менә шушы чат инде аның уртасы!» Шулай шаярталар. Җирнең уртасыдырмы, юкмы – анысын берәү дә исбатлый алмас, ә менә ул чатның авылның үзәге булуы күпләргә билгеле. Ә бүген ул язмыш чаты да кебек әле. Чулпан авылга яңадан кайтты. Бүген менә нәкъ шул чатта басып тора. Рәшәт чатында... Кайсы якка борылуына карап, кемнеңдер язмышы хәл ителер кебек. Ник кайттымы? Әлегә үзе дә белми. Әмма кайтуы очраклы түгел. Нидер тартып кайтарды. Яраткан кешеләрне югалту бик авыр. Табигатьнең битарафлыгына кайчак ачу килә. Җирдә кеше үлгән, кемнеңдер якыны, газиз туганы вафат булган. Әле кичә генә ул шушы җиргә басып нидер эшләп йөргән. Су буйларына төшкән, бәлкем, шул табигатькә карап сокланып та утыргандыр. Сәпиттә урам тузанын туздырып үтеп киткән бала-чагага сәлам биреп калган. Һәр иртә зур адымнар белән җитез-җитез атлап эшенә чапкан. Ә бүген инде ул кеше юк... Юк. Бетте-китте. Бүтән су буена да төшмәячәк. Балаларга урамда сәлам дә биреп калмаячак. Җитез-җитез атлап урамнан да узмаячак. Күңел шулчак табигатьнең дулаганын, кешелекнең әлеге югалту белән килешмәвен күрергә тели. Җил кубуын тели ул! Тузан күтәрелсен! Коеп яңгыр яусын! Түбә калайлары дөбердәсен! Халык: «Кара, табигать ничек котыра!» – дип ах итеп сөйләсен! «Яхшы кешенең китүе белән килешә алмый торгандыр инде бу табигать. Яхшы кеше иде бит. Бигрәк яхшы иде...» – дисен! Ә юк... Беркем берни әйтми. Табигать тә тыныч. Әйтерсең, берни булмаган. Әйтерсең, кемнеңдер кадерле кызын яисә улын, кемнеңдер яраткан ирен яки хатынын соңгы юлга озатмыйлар бүген. Барысы да шулай тиеш кебек. Ник алай соң?! Ник?! Кайчак табигатьнең шул битарафлыгына ачу килә. Ачу килә! Шул ачудан, сузылып ятып, җирне тырный-тырный кыйныйсың. «Ни өчен нәкъ менә ул? Ә авыл үзгәргән... Соңгы тапкыр монда Чулпан дүрт ел элек булды. Күп вакыт түгел дә кебек. Тик бүгенге заман тизлеге белән шактый. Әнә күпме яңартылган өйләр, күп түбәләр калайга алыштырылган, коймалары яңадан коелган, зур зур сарайлар баш калкыткан. Ара-тирә яңа йортлар да күренә. Авыл кешесе барыбер