– Минем исемем Миңлегөл. Мәшһүр рәссам Иван Айвазовскийның да әнисе Миңлегөл исемле бул...
– Минем исемем Миңлегөл. Мәшһүр рәссам Иван Айвазовскийның да әнисе Миңлегөл исемле булган бит. Белә идегезме? Ә миңа бу матур исемне бит очыма мәк орлыгы сыман сибелгән миңнәрем өчен кушканнар. Үземә килешеп тора кебек. Алсу йөздә кара бөртекләр гел мәк чәчәге кебек менә. Дус кызларым яратып кушкан кушаматым да Мәк Чәчәге минем. Матур бит, әйеме? Хәзер генә ул мәк чәчәген затсызладылар. Бакчага сибәргә дә кыймыйлар. Йә начар бәндәләр кызыгыр, йә үзеңә яманат тагылыр. Алла сакласын! Бала чагымда түтәл-түтәл мәк чәчәкләре үстерә идем мин. Әниемне сөендерер өчен. Күрше әби һаман-һаман үзенә су китергән өчен рәхмәт йөзеннән өч шылтыравык тартма – мәк орлыклары биргән иде. Шуларны сиптем түтәлгә. Ефәк итәкле күбәләкләр кебек җәй буена җилдә җилферди торганнар иде чәчәкләрем. Ел да шулай. Авылдан киткәнче. Авыл кызы икәнлегем күренәдер инде. Чәч буяп, тырнак сырлаган белән генәмени. Без бит, авыл кызлары, садә җанлы, ихлас күңелле, хисчән, әмма нык үзәкле. Мин әле тагын бик иркәмен дә. Иркә үстем. Әти белән әни үстерде иркә итеп. Мин аларның картаеп тапкан балалары. Мин туганда, әнигә – 51, әтигә 62 яшь булган. Бу яшьтә хатыннар ырудан кала. Ә минем әни олыгаеп, әмма бик яратып барган иренә бала табып биргән. Чиксез куандырган. Әтинең дә, әнинең дә бу икенче мәртәбә оя корулары булган. Әнинең олы кызы – минем түткәй миннән 30 яшькә олырак. Аллага шөкер, исән-сау. Миңа чамасыз нык терәк. Әтинең ике улы, әнинең беренче ире сугышта ятып калганнар. Ике каңгырап калган ояны кушып, бөтен иткәннәр болар. Шул ояда мине – сандугач баласын, и генәм лә, сөеп тә үстерделәр инде, бәгырькәйләрем. Хәлләреннән килсә, мәктәпкә дә арка кочтырып кына илтерләр иде. Өйгә кергән тәмле ризык – гел миңа! Пенсия акчаларын җыйнап, кушып, минем күзем төшкән матур киемне алырлар иде. Мин анда да әле сырланам. Имеш, сандалиның алы түгел, зәңгәре кирәк. Шәлнең чәчәклесе түгел, чуклысы алынсын. Мин теләгәне, эзли торгач, тәки табыла бит, Ходайның хикмәте. Ачулану юк, кагу юк. Әйтәсе сүз җайлап, кинаяләп, бәет сыман итеп, йә китап кыйссасы аша гына ирештерелә. Аңлыйм үзе. Авыл бит. Тәрбияне авыл да бирә. Кызның анасы кырык – кырык беренчесе чыбык. Авыл өчен иллә дә хак гыйбарә бу. Ләкин «кырык беренчесе чыбык» дигәне миңа бер генә дә кагылмады. Җилкәм чыбык татымады. – Ник каты бәрелим балага? Болай да иплекәй ул. Бездән яшь калыр дип тә куркам. Дөнья болай да кагар сандугачымны. Ата йортында назланып, татлы йокыларын йоклап калсын, – дип сөйләнә торган иде әнкәй, ахирәтләре белән кич утырганда. Бу сүзләрне ишетеп калган мин, чаршау артына посып, Алла бабайдан әнкәй белән әткәйне гомерле итә күр, дип ялвара торган идем. Ихлас теләкләрем кабул булды. Сандугачларына 30 яшь тулганын күреп, әле оныкларын да үстерешеп, бу дөньядан бик риза-бәхил булып күченделәр. Нурлы иде безнең өй. Киң такталардан түшәлгән идән сайгакларының кершәндәй аклыгы өй уртасындагы җылы утрау – ак кәгазьдәй акшарланган морҗа яктысы белән кушыла. Мич каршында самавыр җырлый, Морҗа ырмавында песи юына. Ак челтәр тәрәзә өлгеләре морҗадан агылган талгын җылыдан тирбәлә. Тәрәзә төбендә кышкы кына гөлләре чәчәктә, яран гөлләр янып утыра. Кичкырын йон гөнҗәләсен кабага бәйләп, әнкәй җеп эрләргә утыра. Бармак очларындагы орчыгы пәри кызы кебек зыр-зыр бөтерелә. Аннары әнкәй ике орчыкның җебен бергә кушып ката, киләп сара. Инде ап-ак итеп юылган җепне йомгакка ураганда мин дә кирәк булам. Киләпне ике кулыма киеп алам да кулларымны җитез-җәһәт кенә, әмма тигез ритмда арлы-бирле йөртеп торам. Кайбер көннәрне, безнең белән кич утырырга дип, Мәрфугаттәй белән Вәсилә җиңгәчәй керә. Шуларның сүзләре, әй, кызык кебек тоела иде инде миңа. Бервакыт, алты яшьләр булгандыр миңа, әйтәм икән: «Әйдәле, әнкәй, бәрәңге әрчегән булып, кызык-мызык сөйләшеп утырыйк әле». – Ничек була соң ул кызык-мызык сүз, балам? – ди икән әнкәй.