гаделлекме, тугрылыкмы – алар берсе-берсеннән аерылгысыз. Кешене язмыш йөртә. Кайвакыт ...
гаделлекме, тугрылыкмы – алар берсе-берсеннән аерылгысыз. Кешене язмыш йөртә. Кайвакыт бер гамәлең бөтен тормыш юлыңны билгеләп куя. Ялгышмый яшәргә өйрәнәсе бар ла ул. Ялгышмасаң, үкенечләр дә булмый. Инал абыең «вөҗдан» дигән төшенчәгә табына иде. Татулыкка ирешү юллары хакында да аның белән сөйләшкәнебез булды: «Иленә корал белән кергән баскынны бер генә халык та сөйми», – дигән иде ул бервакыт. Аның белән мин дә килештем. Ялгыз сиңа гына килгән җәберне кичереп була торгандыр ул. Илеңне бетерәм дип килгән дошманга ачу озак сакланадыр. – Әнием, ачуланмасаң, сиңа бер сорау бирим әле: син Инал абыйны яраткан идеңме? – Яраткан идем. Ул сине яраткан өчен. Синең хакка гомерен аямаганы өчен. Без аңа бурычлы, улым. ТӘМАМ. "КУ" 08, 2022