– Әйе, күп нәрсәләр хакында сөйләштек. Нальчиктагы өен дә күрсәтте. «Бу юлы чакырмыйм. ...
– Әйе, күп нәрсәләр хакында сөйләштек. Нальчиктагы өен дә күрсәтте. «Бу юлы чакырмыйм. Икенче судка киләсең бар бит әле. Шунда алып керермен», – диде. Күрәсеңме, ул һәр адымын уйлап ясый торган кеше иде. Соңгы тапкыр мине озатып калганда, ул нигәдер: «Күрешербез», – димәде. – «Хәтерлә мине. Онытма!» – диде. Онытмыйм. Оныта да алмыйм! Өйләнмәгән иде әле ул, гәрчә бик яшь түгел иде. Миннән ун яшь чамасы өлкәнрәк булгандыр ул. Бәлки, кырыс режимда яшәү аны өлкәнрәк итеп күрсәткәндер. Анда бит таш кыяларның да йөзләрен хәсрәт җыерчыклары баскан. Гел хәтәр арасында йөрү кемне дә картайтыр. Мин атна арасында да һәр күләгәне игътибарлап йөрүдән арыдым. Ә алар көн туган саен утлы табада. Тынычлык тансыклау бар бит әле. Инал да тансыклаган иде аны. «Тыныч көннәрне якынайту, яшь малайларны үлемнән алып калу өчен үземне аяп тормыйм. Кавказ сугыш полигоны булырга тиеш түгел. Яралышыннан бирле Кавказ яшәү өчен дау мәйданы. Матур булганы өчен, – дигән иде ул. – Минем егетләрне бөркетләр, диләр. Әмма минем, бөркетләр кебек, кыядан гына торып, чечен малайларының рус, татар малайларын кыерлаганнарын карап торасым килми. Шуңа күрә тау араларына барам. Әсирләрне җыям». Менә аның кыйбласы нинди иде. Шул кешене яратмау мөмкин идеме соң? Гөлсөяр җаным, әллә мине хиссез дияр идеңме? Мин дә Инал йөрәгенә юл эзләп карадым: көмеш йөзек бүләк иттем – беләсең! – Ә ул сиңа... Кубачы көмешчеләре янына чакырмадымы соң? – Кая аның вакыты?! Без бит суд утырышлары графигына, географиясенә карап гиздек Кавказны. Алай да ул миннән: «Гөлем, сиңа ни бүләк итә алыр идем икән? – дип сорады. – Татар хатын-кызлары ни ярата?» Көлдем рәхәтләнеп. Имеш, шулай күңелдәге серемне шаянлык пәрдәсе белән яшердем: – И Инал, татар хатыны эш ярата. Әгәр инде берәүгә күзе төшсә, шул егетнең күлмәген гел үзем генә юар идем, дип хыяллана татар кызы. – Инал да рәхәтләнеп көлде: «Күлмәгемне юарга хыялланучы булса, мин дә бәхетле булыр идем. Тик безнең махсус киемнәрне махсус службалар кайгырта. Алай да берәр күлмәгемне югалта алам». – Миңа киелгәне кирәк шул. Яңа булса, дөрес булмый. Татарларда шундый ырым бар. Алайса, егетнең күңеле башкаларга төшүе ихтимал. Әллә юри, әллә чынлап, Инал бер кыяга менеп төшкәч, тәмам тиргә баткан күлмәген кыя читендәге арканга элеп куйды. Онытып китте. Мин күлмәкне сумкама төреп тыктым. Улым елмаеп карап торды. Ул бик ярата иде Инал абыйсын. – Шуннан соң нишләттең инде ул хәрбиләр күлмәген? Үзең киеп йөри алмыйсың, улыңа да бирә алмыйсың. Әйдә, миңа бир, әле дә исән булса... – Син, җаным, әллә чын-чынлап, Иналга төбәп, Амур угы очырырга уйлыйсың инде? Күлмәкне юмадым мин. Шкафыма элеп куйдым. Әле дә юганым юк. Егерме бер ел үтте инде Иналны күрмәгәнгә. Судка бара алмадым мин. Шалтыратып сөйләшеп алдык. Судның икенчесе аның кәефен җибәргән иде. Үз фикерен үткәрә алмаганга үртәлгән бугай иде ул. – Шуннан бирле хәлен белмәдеңме бүтән? – Белдем. – Миңлегөл маңгаен угалый башлады. – Инал юк инде. Без синең белән беренче мәртәбә кафеда сөйләшеп утырган көннәрдә – мин вакыйгалар хакында кайта-кайта сөйләгәч, җеп очын югалткансыңдыр, бәлки, – аларның Нальчиктагы офисына зур һөҗүм булган. Күрәсең, минем сине беренче күргәндәге ярсып елауларым таулардагы шул фаҗигане сиземләүдән булгандыр. Интернетка Эльбруста төшкән фотоны куеп: «Белүчеләр бармы?» – дип сорадым. Абыйсы элемтәгә керде. «Инал геройларча һәлак булды. Өйләнә дә алмый калды инде ул. Әтиебез исән әле», – дигән җавап алдым. Тынмый Кавказ. Мин Иналны яраткан булганмын икән. Мин моны тора тора аңлыйм. Теге күлмәкне алып китеп, дөрес эшләгәнмен. Ядкарьне шкафтан алып-алып исним. Күлмәктән таулар исе, төтен исе, сугыш исе килә. Һаман җилләми. Һәлак булган хәбәрен белгәч, күлмәкне йөрәгем турына куеп тордым. Сизәм, йөрәк тибешем кабатланып, дөп-дөп тибә башлагандай булды. Әллә исәнме икән ул дип тә уйлыйм. Паспорт алыштыру галәмәтләре дә искә төшә. Бәлки... – Бәлки, чыннан да исәндер... Үз фотоңны «ВКонтакте» га куеп кара әле син. Кемне эзләвеңне сорамыйча гына.