– Юк инде, исән булса, хәйләсен табар иде. Эзли белә иде бит ул.
– Юк инде, исән булса, хәйләсен табар иде. Эзли белә иде бит ул. – Ә бит абыйсы, өйләнмәгән дә иде дип, сиңа мәгълүмат, димәк ки, өмет биргән. Андагы халыкның байтагы сугыштан соң башка илләргә күчеп яши икән дип тә сөйлиләр. И, без ни беләбез соң? Безнең белгәннәр – шул имеш-мимеш инде. Алдагы гомерең күлмәк кочаклап, күлмәк иснәп кенә үтмәсен иде дә бит. *** Гомер уза. Улларым үз гаиләләрен кордылар. Бик тату яшибез. Инде Халитнең улы Булат та егет булып килә. Шул малай: «Мин армиягә барам, – дип атлыгып тора. – Минем әтием кебек солдат шулпасы татыйсым килә. Солдатта булмаган егет егетмени ул, – дип тә җибәрә. Аннары читенсенеп кенә, миңа сәер сораулар да биреп куя: «Дәү әни, иң көчле хис кайсы хис микән ул: сагынумы, нәфрәтме, мәхәббәтме?» – Башыңа төшкәч, белерсең, улым, – дим. – Мәхәббәт кешеләр белән уйный, кайвакыт адаштыра да. Ул берәүгә гашыйк булган берәүне әллә кайларга алып китә, ялгышлар ясата. Менә синең бабаңның кабере Чаллыда. Югыйсә илендә генә яшәсә, Грозныйда күмелгән булыр иде. Бәлки әле алай кыска гомерле дә булмас иде. Читтә сагынып яшәү гомерне кыскарта бит ул. Димәк, җирсү, яшьләрчә итеп әйткәндә, ностальгия хисе мәхәббәттән көчлерәк булып чыга. – Дәү әни, ә, дәү әни, синең иң яраткан җырың нинди? Син гел «Мәк чәчәге» дип җырлыйсың, шул җырны яратасыңмыни? – Мин татар җырларын яратам. Ә «Мәк чәчәге» – минем язмыш җырым ул! – Язмыш җыры? Аңлат әле, ул ничек була? – Ничек була, ничек була? Шул җыр белән юләрләнәсең дә әллә кайларга китәсең. Аннары гел дә гел: – Безнең ил – сандугач сайрар җир, Безнең ил гөл-чәчәк арасы. Мин дә бит шул җирнең Былбылы, сөекле баласы, – дип, «Илкәем»не җырлап йөри башлыйсың. Беләсеңме ул җырны? – Әзрәк кенә беләм. – Әзрәк кенәдер шул. Хәзер дә бит син «Бисамо мучо» дип акырып йөрисең. Шул җырыңа ияреп, Америкаларга чыгып китә күрмә инде, балам. Халит безне тыныч кына тыңлап утыра. Бигрәк сизгер күңелле инде ул. Ни уйлап утырганын миңа биргән соравыннан аңлыйм. Мине һаман Иналны оныта алмый дип уйлый ул. Янына да килмәгән үз әтисен түгел, аның өчен җанын бирергә әзер булган майор абыйсын юксына. – Әнием, Ичкериядә беркайчан да сугыш булмасын, Рәсәй белән бу ил тыныч-тату яшәсен өчен ни эшләргә кирәк икән соң? Югыйсә Кавказ халыклары Рәсәй хакын яклап, байтак кан түккәннәр бит. Кан хакын онытырга ярый микәнни соң? Хәтерлисеңме, тау кыясына уеп ясалган Ана һәйкәлен? Аңа әле Рәсүл Гамзатовның «Торналар» шигырен дә язып куйганнар иде. – Сугышка җиде улын озатып калган Анага куелган һәйкәлне әйтәсеңдер инде. Ул Ананың җиде улы җиде урыс шәһәрен дошманнан азат иткәндә һәлак булган. Күп мәгънәле, гыйбрәтле мисал бу. Аңлый белгәннәргә. Беренче соравыңа җавапны өч сугыш күргән Хәмзә бабаң – минем атам бик акыллы итеп бирә белгән булыр иде. «Бер як гафу сорый, икенче як кичерә белгәндә генә, татулык урнаша», – дия иде мәрхүмкәем. Чөнки тарткалашып яшәүнең файдасыз икәнлеген үз башыннан кичергән кеше ул. Хәмзә бабаң борынгыча яшәп өйрәнгән кеше иде. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Ичкериядәге кебек гражданнар сугышында йөргән. Ватан сугышына ике улы белән бергә киткән. Уллары ятып калган. Үзе, Суслонгерны кичеп тә, исән калган. Ә бит аның күңеле каткан, ул күңелдә Совет властена карата рәнҗеш сакланган булырга да мөмкин иде. Атам колхозга сугыш башланыр алдыннан гына кергән. Атларын, җирен тартып алганга, өйләреннән куып чыгарганга, аягындагы олтанлы итеген салдырып алганга үчләшергә тиеш иде кебек. Әмма Ватан куркыныч хәлдә калгач, ул, аягына чабата киеп булса да, сугышка киткән. «Мал табыла ул, Ватан бер генә була», – ди торган иде Хәмзә бабаң. Сугыштан кайтуына өйдә калган кызы да, хатыны да үлгән була. Ә бабаң тормышын яңадан башлап җибәрергә үзендә көч таба алган. Аңа яңа хатыны Шәмсеходага – минем әнкәемә булган мәхәббәте көч биргән. Әнкәем исә, балаларын җуеп, каңгырып калган иренә 51 яшендә мине табып биргән. Күрәсеңме, һәр кеше үзе өчен кадерле тормыш кыйммәтләрен үзе сайлый. Белмәссең инде иң көчле хиснең кайсы икәнлеген: мәхәббәтме, Ватанны яратумы, вөҗданмы,