өзәргә, безнең илебезгә кызыгырга ярамый».
өзәргә, безнең илебезгә кызыгырга ярамый». – Ә без – татарлар мәк чәчәге кебек, – дидем. – Без бик нечкә күңелле халык. Әмма безне, мәк чәчәген кебек, булмаган гөнаһларда гаеплиләр. Хәтта ки мәк чәчәген үзен бакчада үстерергә дә ярамый. Татарларның да хокуклары мәк чәчәгенеке кебегрәк. – И улым, ул мәк чәчәге турында мондый тасвирлауны кайлардан белдең соң син? – Бала чактан синең җырларың колагыма кереп калды. Чеченнарга бу образ ошады. Алар татарларның аянычлы язмышы хакында бездән ким белмиләр икән. Кырым татарлары белән тигез күрәләр безне. Инал абыйлар безне тапканда, мин безнең разведкага чеченнарның радиотелефоны аша хәбәр бирә алдым. Миңа комачау ясаучы булмады. Үзләренең эзләрен яздыра белделәр. Шуңа күрә мин дә сезнең белән бергә 2000 елны каршылый алдым. Яхшы халык алар! – Шулай, улым. Яхшы булудан курыкмаска кирәк. Ә үзем эчтән генә уйлап куйдым. Инал безнең балаларны әсирлектән коткарганчы йокы күрмәде, җылы аш капмады. Ә менә Халитнең Грозныйда туып-үскән үз атасы минем белән бер тапкыр да Ичкериягә бармады. Гәрчә әти-әнисе исәннәр иде әле. Шул иске адреста яшиләр иде. Илен сагынмый иде микәнни? Куркак иде шул ул! Бәлки, хатыны җибәрмәгәндер. Мин үзем Ичкериягә дүрт тапкыр бардым. *** Өченче баруым Яңа ел алдыннан булды. Азат белән бардык, дидемме? Яңа 2000 елны ике улым белән каршылый алган бәхетле ана идем мин. 30 декабрь кичендә әсирлектән котылган ротаны алып кайткан вертолёт бортын үбеп йөрдем. Инал елмаеп карап тора: – Гөлем ханым, техниканы түгел, мине үпсәңче! Йөгереп килеп, аны да үптем. Яңа елны безнең белән каршыларга чакырдым. Безне Ханкаладагы гарнизон башлыгы кунак йортына урнаштырган иде. Ә мин бәйрәмебез матур буласын юрап, каклаган казын да, чәкчәген дә алып бардым. Моздокта тукталганда, андагы базардан да тәмле ризыклар җыйдым. Азат улым энекәшен сөендерү өчен хәтта җыелма чыршы да алган булып чыкты. Гарнизон башлыгы Инал белән нык дуслар икән. Менә ни өчен ике гаилә өчен көйләнгән кунак йортын безнең карамакка биргән икән. Шул ук йортның икенче канатында ГРУ майорлары Инал белән Андрей Мәскәүдән килгән таныш офицерлары янында утырырга дип уйлашканнар. Мин аның өчен боегып тормадым. Иң мөһиме – улларым янымда. Мичкә ягып җибәрдек. Үзем кискән токмач (киптереп алган идем), Моздок тавыгы белән хуш-исле тәмле аш пешердем. Матур итеп табын әзерләдем. Монда электр юк иде – гирляндаларны элеп булмады. Аның каравы, матур фигуралы шәмнәр кабыздык. Шампан ачмадык. Без утлардан да, шартлаулардан да туйган егетләр белән Яңа ел каршыларга җыена идек бит! Гарнизон башлыгының сеңлесе Айтаҗ белән тиз дуслаштык. Ул да – балкар кызы. Дүртәү булдык. Безгә болай да күңелле дип торганда таныш майорларыбыз, ерактан килгән Казан кунакларын нәүмиз итәселәре килмичә, безнең табынга керделәр. – Гөлем ханым пешергән татар токмачы, тавык шулпасы исе котыртып кына тора бит. Түзмәдек, – дип көлешәләр. Күрәсең, теге табын янында болай да токмачлар куерып җиткәндер. Шыпырт кына ычкынырга җай чыккандыр. – Өлкән улың белән таныштыр инде, Гөлем ханым. Бездә калырга теләге юкмы аның? – диде Инал, уенын-чынын кушып. – Элемтәче түгел шул ул. Бүтән һөнәре юк. Аннан хәрби кеше чыкмас, иптәш майор, ә сез Азат белән күптәнге танышлар. Грозный вокзалында моннан егерме ел контейнер озатып торганда, мин кәгазьләр тутырганда, сез күтәреп торган малай шул үзе бит инде. – Менә ичмасам, сюрприз! Ике егетнең колактан колакка сөйлисе сүзләре җыелган. Аннары солдат улым командирлары белән бер табында утыруны яхшысынмады да. Шулай итеп, Андрей, Айтаҗ, Инал, мин – дүртәү генә түгәрәк өстәл ясадык. Татарның каклаган казын бик мактадылар. Кавказ балы белән чәй эчтек. Иң кызыгы, беләсеңме, нәрсә булды, Гөлсөяр? Барыбыз да белеп җырлый торган җырларыбыз уртак икән безнең: «Маленькой ёлочке холодно зимой, Из леса ёлочку взяли мы домой, – дип көлешә-көлешә җырладык. Барыбыз да Совет балалары икәнбез ләбаса. Тауларда нәрсә бүлешә торганбыздыр? Барыбызга да тынычлык, исәнлек, матур гомерләр генә кирәк!