Безнең җырлаша башлаганны ишетеп, Азат портатив магнитофонын безнең якка чыгарды: «Әние...
Безнең җырлаша башлаганны ишетеп, Азат портатив магнитофонын безнең якка чыгарды: «Әнием, синең җырыңны куям». – Кая әле, кая әле, ниндирәк җыр икән ул? Әкрен генә «Мәк чәчәге»нең үзәк өзгеч аһәңе яңгырый башлады. Андрей белән Айтаҗ бу көйне вальс әйләнү өчен яраклы дип таптылар. Ә мин магнитофон янына ук килеп басканмын да еракта калган яшьлегемне сагынып, уйланып торам икән. Инал да урыныннан торып, минем янәшәмә килеп баскан: – Нинди нәфис моң. Нинди тирән хисләр бу җырда. Синең үзең кебек. Без биемәдек. Балкар егетләре вальс биергә түгел, очышлы биюләргә һәвәсрәктер дип беләм. Андрей белән Айтаҗ улларым янына чыгып киттеләр. Безгә музыка тыңларга комачауламыйк дигәннәрдер инде. Йорт тирәли ныклы сак торганын әйтмәгәннәр иде. Саклаганнар икән безне. Егетләр кабаттан кисәттеләр: «Өегезгә кайткач та, кая барганыгызны әйтмәгез. Юлда сораштыручылар булса, исемегез бүтән булсын». – Бу киңәшләр Азат белән миңа әйтелде. Халит кала бит әле. «Җибәрә алмыйбыз. Ул – бик кирәкле кадр. Аның кебек шифровальшик әлегә юк бездә. Ул китсә, мөһим мәгълүматларны табу каналы ябыла. Хезмәт вакыты да бетмәгән». Икенче көнне Азат белән миңа юлга. Бәйрәм арасында гына киленде бит. Хәер, минем күңелдә болай да бәйрәм бит инде. Тиздән улымның дембель вакыты да җитә. Күбенә сабыр иткәнне азына түзәрбез. Атна буе тау арасында минем улымның гомерен кайгыртып, аны да, иптәшләрен дә әсирлектән азат итү өчен чапкан Инал бик арыган иде. Кобурасын салып куйган да, мин утырган диван читенә авып төшкән. Йоклый. Миңа тулы ышаныч! Үзем урынымнан кузгалып, аның аякларын диванга күтәреп куйдым. Мин әле поездда да йоклармын. Инал бәгырь ял итсен! Шәмне өреп сүндердем дә караңгыда утырам. Майор миңа өченче улым кебек якын. Аны да бәбчекләп йоклатасым, йокысын саклыйсым килә. Иналның дулкын чәчләрен бармакларым белән аралыйм. Иелеп, ике каш арасыннанан үбеп алам. Бу минем аңа рәхмәтем. Чынлыкта битенең, иягенең, маңгаеның һәрбер ноктасын үбеп чыгар идем. Инал минем хәтеремә кырыслыкны, кыюлыкны, сизгерлекне, назны бергә туплаган бер олы йөрәк булып кереп калачагын әле үк тоям бугай мин. Йокласын! Чекист йоклый беләме соң ул? Урам якта кар шыгырдаганы ишетелгәндәй булды. Бу илдә кыш булмый, кар яумый. Алайса нәрсә шыгырдады. Таш! Тагын таш! Гравийдыр инде. Шыгырдауны йоклый дип уйланылган Инал да ишеткән. Сикереп торды. Икенче ишектән Андрей атылып чыкты. – Назларың өчен рәхмәт, Гөлем! – Сак кына кагылган идем югыйсә – сизгән икән! – Бу миңа озакка җитәр әле, – диде Инал, колагыма пышылдап. – Без киттек. Уяулыкны югалтырга ярамый. Бигрәк тә кичәге кебек кыю операциядән соң. Күрешербез. Сезне поездга илтеп куярлар, Билгесез ханым! – Әйе шул. Мин хәзергә исемсез. Билгесез дә. Инал өчен шулай булып калырмын микән? – Күрешербез... – Күрешсәк иде шул! (Ахыры бар.)