Мәк чәчәге (бәян)
Мәк чәчәге (бәян) Асия ЮНЫСОВА 7. (Ахыры.) *** Халитнең дембеленә ике атна калгач, частьтан шалтыраттылар: – Бүген таңда алты солдат юкка чыккан. Улыгыз, өегезгә кайта калса, шалтыратыгыз! Кайтмаганнарын беләләр инде. Урлаганнар солдатларны. Соңыннан алыштырып алу өчен. Көн дә шалтыратып торам. Инал белән дә сөйләшеп алдык: – Барысы да җайланыр. Без шөгыльләнәбез! – диде ул. – Психолог сыман сөйләшә. – Улың исән. Аңа берни дә булмас! Монда хәзер үк килеп йөрмә. Вакыты җиткәч, хәбәр итәрбез. Иттеләр дә. Без өйгә кайткач, өч-дүрт көннән төнлә телефон шалтырады: «Гулем Хамзиевна!» – Улым исәнме? – Гөлем ханым! Улыңны азат иттек. Халит минем янымда басып тора. Ул хәзер кайтып та китә ала. Ләкин, үтенеп сорыйм, калып торсын әле ул. Аның кебек яхшы элемтәченең кирәк чагы иде. – Ни дияргә дә белмим. Тизрәк ут эченнән йолып аласы да килә. Инал кебек кешенең гозерен санламасам да, ярамый дип тә уйлыйм. – Башкалар да каламы? – Юк, алар ризалашмадылар. Ә без солдатны дембельдән соң тоткарлый алмыйбыз. Фәкать ирекле рәвештә генә. Сезнең дә гозерне кире кагу хокукыгыз бар. Тик мин чекист намусы белән ант итеп әйтәм: улыгызның чәч бөртеге дә төшмәс. Сакларбыз! Ризалаштым. Улым да миңа бу адымым өчен бер тапкыр да үпкә белдермәде. Ә теге коткару операциясе хакында ОРТ каналыннан тапшыру булган. Чекистлар үзләре күренмәгән. Әмма минем Халитемне сөйләткәннәр. Кызганыч, күрми калдым. Югыйсә бу ике майор, мин улын күрсен әле дип, махсус чыкканнар икән «Вести» тапшыруына. Солдатларны урлатуга юл куйган командирларга суд буласы. Мине шунда чакырдылар. Бу юлы самолётта очтым. Минем өчен яңа исем белән паспорт әзерләнгән иде. Инал белән дусты – ике майор каршы алдылар. Халит та алар белән иде. Улым белән икебезне кунакханәгә урнаштырдылар. Суд буласы көннәрдә бу ике чекист безне килеп алалар иде. Суд утырышлары төрле шәһәрләрдә узды. Без шул рәвешле бөтен Кавказны карап йөрдек. Пятигорскига да, Эльбруска да бардык. Кавказ буйлап экскурсия булды ул. Бер генә утырыш та Ичкериядә узмады. Өч көн Нальчикта да тордык. Кайдан килгәнне әйтмәскә куштылыр. Шул кадәр кайгырту, кадер күргәнем юк иде. Кавказ кухнясы белән дә нык таныштык. Безне рестораннарда гына ашатып йөрттеләр. Ресторан ресторан инде ул! Аклы-зәңгәрле Эльбрус фонында Инал белән янәшә басып, фотога төшү генә дә миңа гомеремә җитәрлек бәхетле булу тойгысын бирде. Кыя якасында басып торам үзе. Курку юк. Чөнки мине хәтәрдән сакларга торган учның җылысы сулыш алган саен күлмәгемә кагыла кебек. Минем өчен бәхетнең үзе иде кебек бу халәт. Мине төпчек улымның осталыгы бәрабәренә саклыйлар иде. Мин әле һаман Инал белән минем арадагы җылылык хакында кыеп, сүз әйтергә әзер түгелмен икән, Гөлсөяр. – Ләкин ул булган бит! Шундый да дәрәҗәле чекистларның, тагын да мөһимрәк бурычларын калдырып, атнага якын сезне көйләп йөрүләре... Миңлегөл кадерлем, үзең уйлап кара инде. Ирләр бездә хатыннары белән театрга да бармый. Ә бит алар кайдадыр якында гына үзләренә таба төбәлгән «калашлар» барын белә торып, сезне саклап йөргәннәр. Сезнең яңа паспортлар да күпне хәбәр итә. Бу Иналга мин үзем гашыйк булып беттем инде. Шул атнада синең урында мин йөргән булсам иде ул! Чын егет бит, ә?! Кая, Эльбрус фонында төшкән фотогызны мин дә смартфоныма күчерим әле. Чын егетләр күрәсе килгәндә карап-карап алырмын. Син аны барыбер миңа бирмәссең инде. Югыйсә синдә телефоны бар бит аның? Миңлегөлнең ике бармагы белән маңгаен уып кую гадәте бетмәгән икән әле. Димәк, ни хакындадыр әйтергә тели, ләкин әйтә дә алмый: – Бар иде телефоны. Беләсең. Суд ярты юлда тукталды. Без улым белән кайтып киттек. Киткәндә дә, самолётка яңа паспортлар китерделәр. Мин тагын бүтән кеше. Өйгә кайткач, кайда булуыбызны әйтмәскә куштылар. Ләкин, ни хикмәттер, бөтен кеше белә иде инде. – Атна буе аралашканда, бер-берегезне аңлый алу мөмкинлеге чыккандыр бит инде?