– Сәлимгәрәй Мортазин?! – Мин урынымнан сикереп торганымны сизми дә калдым, ниндидер өм...
– Сәлимгәрәй Мортазин?! – Мин урынымнан сикереп торганымны сизми дә калдым, ниндидер өмет, ялвару белән табындашыма текәлдем: – Кабатлагыз әле, зинһар, исемен?! – Әйе, Сәлимгәрәй Мортазин, Татарстаннан иде. Әйтәм бит, рейдка чыгар алдыннан безнең дивизияне тулыландырдылар. Капитан Мортазин үзенең эскадроны белән безнең полкка тәгаенләнде, Районының, туган авылының исеме хәтеремдә калмаган. Ә менә шунысы истә сөйгән кызының исеме бик тә сәер иде – Бәхет кошы!... – Сәлимгәрәй Мортазин – безнең авыл егете. Аның сөйгән кызы минем… безнең күрше кызы иде, Һомаюнә исемле, гарәпчәдән мәгънәсе Бәхет кошы була. Сәлимгәрәй Мортазин хәбәрсез югалды, дип, военкоматтан кәгазь килгән иде бит безнең авылга… Мин бу сүзләрне малайлар шикелле каушап, ашыгып, бер тында әйтеп салдым. Сәлимгәрәй абыйның билгесез язмышы безнең гаилә өчен, бигрәктә Һомаюнә апам өчен никадәр мөһим, аның турындагы һәр яңа сүзнең безгә ничаклы кадерле икәнен белми иде шул әңгәмәдәшем… * * * Сәлимгәрәй Мортазин район үзәге Артышлыда педагогия училищесында укыды. Безнең авылдан алар өчәү иде – беренче курста укучы кызлар – Һомаюнә апам, аның ахирәте Нәкыя. Сәлимгәрәй алардан ике курска югары, шуңа күрә ул кызыйларга командир булды: таң тишегеннән торып, Артышлыга чыгып киткәндә, шимбә көн кичләрен авылга ялга кайтканда апам белән Нәкыя, җил-яңгыр күрми, Сәлимгә ияреп йөрделәр. Сәлимгәрәйнең әтисе Хөснелгата абзый колхозда атлар караучы иде. Әтисенә тагылып конюшнигә йөрергә яраткан малай кечкенәдән үк атка хирысланды. Педучилищеда укый башлагач та атларын онытмады. Җәйге каникул вакытларында, маена чыдый алмый тибенеп, улагын кимереп яткан яшь нәсел айгырын иярләп чыга да, зарыгып беткән атны 10-15 чакрым җан-фәрман чаптырып, аякларын яза. Аннан соң аулаграк яланга алып китеп, сугыш һөнәренә өйрәтергә керешә: арт аякларына бастырып үрә торгыза, командага буйсынып алгы аякларына тезләнергә, ятарга, кугач китәргә, чакыргач хуҗасы янына килергә күнектерә мәхлук хайванны. Аннары «кавалерист» Сәлим үзе тирләп чыкканчы, аты күбеккә батканчы, агач кылычын уңга-сулга селтәп, «дошманнарны» кыйрата… Мортазин өченче, кызлар беренче курсны тәмамлыйсы җәйдә дәрестән соң Сәлимгәрәй белән Һомаюнә авылга кайтырга икесе генә юлга чыгалар. Егет кайта торгач, юлдаш кызыйны үртәгәндәй, әйтеп куя: – Һомаюнә минеке!... Бигрәк тәмле, йомшак исем инде. Егет янәшәсендәге кызга беренче мәртәбә текәлеп карый. Аның каршында күптән түгел генә балалыктан чыгып, инде җитлегеп килгән кыз басып тора. Комачтай кызарган «бәхет кошы»ның зур, кара күзләреннән менә-менә яшьләре атылып чыгар төсле… Һомаюнә инде егеткә күптән гашыйк, яшертен генә гашыйк… һәм менә бүген аңа, икәүдән-икәү генә калып, «егетләр солтаны» белән сөйләшеп кайтырга насыйп булды. Сәлимгәрәй гүя кызның күңелеңдә нинди хисләр ургыганын аңлап ала, аның сизелер-сизелмәс дерелдәгән кулларыннан тотып, үзенә якынайта һәм кызның карышырга теләмәгән кайнар гәүдәсен күкрәгенә кыса: «Бәхет кошым, Оҗмах кошым син минем!... Нишләп соң мин сине моңарчы күрмәдем, белмәдем икән?!» Уртак мәхәббәт пешеп килгән җиләк өчен шифалы яңгыр булды – Һомаюнә күзгә күренеп чибәрләнде, тулыланды, сары томшыклы бәбкә чын-чынлап мәһабәт оҗмах кошына әверелде. Сәлимгәрәй белән хәзер авылда да, уку йортында да гел бергә булырга тырыштылар алар. Балаларының бер-берсен яратышулары әниләренә дә сер түгел иде инде. Ике гаилә арасында якынлык, кода-кодагыйлык урнашты: исән-сау укуларын гына теләделәр, укып бетерсеннәр, аннан соң, Алла теләсә… 41нче елның җәендә Сәлимгәрәй педучилищены тәмамлап, башлангыч мәктәпләр укытучысы дигән диплом алды һәм… шул ук җәйне сугыш башланды. Мортазин Сәлимгәрәйне сугышның беренче көннәрендә үк Артышлы хәрби комиссариатына чакыртып алдылар. Һомаюнә сөйгәнен Артышлы станциясендә озатып калды. Гитлерны дөмектергәч тә, егет туп-туры үзенең Бәхет кошы янына очынып кайтырга ант итте, ә кыз аннан көтәргә вәгъдә бирде… башка бүтән бер кешегә дә күтәрелеп карамаска, аны гына көтәргә, мәңге-мәңге.