Кәшемир шәл (хикәя)
Кәшемир шәл (хикәя) Тәбриз МӨБАРӘКОВ 1. Алтмышынчы еллар уртасы иде. Диссертациям мәшәкатьләре белән миңа Мәскәүгә барырга туры килде. «Якорь» кунакханәсендә тегеләй-болай килеп, урнашып йөргән арада бүлмәдәшем кайтып керде. Без танышып алдык. – Солтанов, башкорт татары, – дип өйдәшем кулымны кысты. – Әсәем башкорт кызы булган, әтием татар егете иде, – диде ул, елмаеп. «Башкорт татары», портфеленнән чыгарып, өстәлгә бер шешә коньяк, сыр кисәге, лимоннар куйды. – Әйдәгез, Фәрит… Мин сезгә исемегез белән генә дәшсәм, үпкәләмәссез бит? Әйдәгез, минем уңышлы да, уңышсыз да очланган командировкамны юып алыйк. Иртәгә Төмәнгә очам, егетләрем янына! Аңа 50 яшьләр тирәсе булыр. Уртача буйлы, киң җилкәле, җилләнгән кара-кучкыл йөзле. Үзен ышанычлы, иркен тотуы, без зыялылар шикелле кәнфитләнеп тормыйча, ятлар белән тиз дустанә мөгамәләгә керә алуы аның дөньяны күп күргән, нужа шулпасын туйганчы чөмергән кеше булуы турында сөйли иде. Әмма беренче чиратта күзгә ташланганы – сул яңагын, сулъяк колагын икегә кисеп үткән күгелҗем җөй иде. Табындашымның чамадан артык озын, авыр куллары да игътибарымны җәлеп итми калмады – аларның көчен мин кул кысышканда тойдым. Без якыннанрак таныштык. Муллагул Сабирович Көнбатыш Себердә, Төмән тигезлекләрендә нефть ятмалары үзләштерә икән, бораулау эшләре буенча баш инженер. Берлинга барып җиткән 28 яшьлек майор, сугыштан кайткач, студент эскәмиясенә утырган. Мин дә үземнең башкалага ни йомыш белән килгәнне сөйләп бирдем. Әңгәмәдәшемнең яңагындагы җөен искәрмәү аңа карата игътибарсызлык булыр иде кебек. Берәрне төшереп алгач, инженер минем уемны сизгәндәй, үзе сүз башлады: – Ә бу, – ул бармагын җөенә тидереп алды, – румын офицерының истәлеге. Мин Башкорт кавалерия дивизиясендә сугыштым. Бервакыт безгә румын атлылары белән кара-каршы очрашырга туры килде. Өстемә ыжгырып килгән офицер ияренә берегеп үскәннәрдән түгел, малай гына әле. Әмма тешләрен кыскан, зур ачылган күзләрендә – әҗәл, үлем галәмәте. Бер-беребезгә икебез берьюлы ордык… – Димәк, сез легендар Шәйморатов дивизиясендә сугышкансыз инде алайса? – Так точно! Дивизия оешкан көннәрдән башлап Берлинга барып җиткәнче! Мине, тагын 7-8 башкорт, татар офицерын фронттан алып Башкортостанга, анда атлы дивизия оештырып яткан полковник Шәйморатов карамагына җибәргәннәр иде. Ул безне, булачак ярдәмчеләрен, бик җылы каршылады, кайсы районнан икәнебезне, гаилә хәлләрен сорашты. Без авылдашлар булып чыктык. Шуңа күрәдер, полковник сирәк эләккән ял вакытларында мине үз янына чакыртып алгалый, авыл, аның кешеләре турында сораштыра, үзенең Агыйделдә, Камада сал куган чакларын сагынып исенә төшерә иде. Татарча авырдан сөйләшә иде полковник, чөнки авылдан бик яшьли чыгып киткән, калган гомере гел руслар арасында үткән. Химаячемнең «йөзе килә» башлады – ул, пинжәген салып, урындык аркасына элде, галстугын бушатып җибәрде… Муллагул Сабирович бүленгән сүзен дәвам итте: – Дивизиянең хәзерлеген тикшерергә маршал Ворошилов үзе килде. Канәгать калды карт, яугирләр алдында речь сөйләде: «Урал бөркетләре, – диде маршал, – сезнең бабаларыгыз, Наполеонны куалап, Парижга барып җиткән… Мин ышанам – ертыч фашистларга каршы сугышта сез дә батыр бабаларыгызның, аталарыгызның данына лаек булырсыз!» Грамотный карт!... Инде шактый кызган ветеран алдындагы коньягын авызына каплады да буш стаканын өстәл уртасына этеп җибәрде. Бераз тынычлангач, Муллагул Сабирович бүленгән сүзен дәвам итте: – 1943 елның кышында дивизия атлы корпус составында, командованиенең мөһим заданиесен үтәп, ике атна буе дошман тылын кыйратып йөрде. Фронт сызыгын үтеп, фашист тылына кергәндә бөтен корпуска юл ярып, алдан безнең дивизия барды. Иске, сыналган тактика! Әле 1812 елгы сугышта ук французның тупларына каршы рус генераллары алдан җәя-ук белән коралланган башкорт атлыларын җибәрә торган булганнар. Шактый ветераны тәмәке кабызып, тирән итеп суырды да басынкы гына әйтеп куйды: – Җан дустым, татар егете Сәлимгәрәй Мортазин да дошман тылында ятып калды…