Шул сүзләрдән соң Мәдинә, куркыныч әйбер юк икән дип, беркадәр тынычлана төште, үзенең ...
Шул сүзләрдән соң Мәдинә, куркыныч әйбер юк икән дип, беркадәр тынычлана төште, үзенең бу халәтен аның яшендәге бар хатын-кызда да күзәтелә торган хәлләр белән бәйләде. Шулай да, юбилей үткәч, ныклап тикшеренергә кирәк әле дип, үзенә максат куйды. Эшендә чәчәкләр, тәм-том, чәй, тәмле шәраб, матур сүзләр белән көткәннәр. Рәхәт иде Мәдинәгә бу минутларда. Үзеңнең кирәкле икәнеңне белү, чын дусларың булуын аңлау искиткеч, әйтеп-аңлатып булмый торган җылы хис өсти күңелгә. Хезмәттәшләре котлап бетерүгә, кабинетына директор чакырып алды: – Мая Алексеевна (директор аңа шулай дәшә иде), туган көнең белән! Сәламәтлек, сәламәтлек, тагын бер кат сәламәтлек сиңа! Син минем уң кулым, син безнең автохуҗалыкта тәртип салдың. Егетләр синнән куркып торалар һәм шул ук вакытта сине бик якын да итәләр. Күпме гаиләләрне саклап калдың, күпләрне юлдан язудан коткардың. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! И Алексеевна, үзем бик ошаткан идем дә сине, кабул итмәдең шул. Гомәрне яраттың. Көнләштем дә инде аннан, һич аңламадым, миннән кай җире артык инде аның?! Әллә берәр малай табып бирерсеңме дип тә уйлаган идем әле аңа? Мәдинә дә югалып калмады: – Мин, малай табып, декретка китсәм, нишләр идең миннән башка, Сан Саныч, ә? – дип көлде. – Берүк эшлә генә урыныңда, тфү-тфү, әйттем исә кайттым, – дип куйды директор. – Сиңа туган көнеңә шифаханәгә юллама бүләк итәбез. Ә бүген ял бирәм сиңа. Мәдинә рәхмәтен әйтеп чыгып китте. Директор белән алар баштан ук бик тиз уртак тел таптылар. Уйлап карасаң, аның бу автохуҗалыкта эшли башлавына егерме елга якын вакыт үтеп тә киткән икән инде. Әйе, чыннан да, Александр Александрович аңа күп тапкырлар сүз катты. Ярый әле нык торган Мәдинә. Хәзер эшендә болай иркен йөри алмас иде. Директорның машинасы аны өенә кайтарып куйды. Эче тагын борчып алды. Бу авырту, ничектер, таныш шикелле дә тоелып куйды. Өй чәчәк бәйләмнәре белән тулды. Телефон бертуктаусыз шалтырап тора: котлыйлар. Бер яктан караганда, ул нинди бәхетле! Ул үзен барысына да бик кирәкле, бик кадерле дип хис итте. Һәм бу чыннан да шулай иде. Тик, икенче яктан карасаң... Шундый көнне дә синең икенче яртың – ирең исереп йоклап ятсын инде. Әнә, киемен дә салмыйча, ак җәймәгә сузылган, йоклый. Исерек. Их Гомәр, Гомәр!... Үртәлеп куюданмы, эч авыртуы үзеннән-үзе басылды. Чәчәкләрне сулы вазаларга урнаштырды Мәдинә. Тагын телефон шалтырады, абыйсының кызы Айсылу икән. Акыллы, булган, тыйнак, һәрвакыт елмаеп йөри торган, барлык туганнарны үз тирәсенә җыйган сеңелкәшен бик ярата ул. Аларның икесенең сүзләре пешә, серләре килешә. Айсылу бүтәннәр шикелле ярдәм дә, акча да сорамый. "Минем хәлләрем әйбәт, Мәдинә апа", – ди. – Мәдинә апа, туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәм! Дөньяның матурлыгын үз күзләрең белән күреп, барасы килгән җиреңә үз аякларың белән йөреп торырга язсын. Саулык сиңа, байлык сиңа, апам! Ни хәлләрегез бар? Абзыкай ничек? – Рәхмәт сиңа матур сүзләрең өчен. И Айсылу, абзыкаең бер атна инде айнымый эчә, нишләтергә белгән юк. – Беләсеңме, апам, абзыкай үзе бик әйбәт кеше бит ул. Монда аны ныклап айнытыр өчен шаккатыра торган берәр сюрприз кирәк. Нәрсә уйлап табыйк икән? – дип, чыңлатып көлеп куйды. Айсылу Мәдинәнең гел шулай күңелен күтәрә. Ләкин бу юлы аңа апасы: – Эчем авыртып борчый бу арада. Авырта-туктый, авырта-туктый. Аптыраган инде, – дип жаваплады. – Бу синең тулгак тотканга охшаган бит, апам, әллә инде... – дип, тагын көлеп куйды сеңлесе. – Син үзең турында кайгыртырсың микән берәр вакыт? Нинди генә чирләр юк. Апам, беләм, син үзең дә медик, тик шулай да табибка кайчан барасың? Төгәл көнен әйт! Айсылу әйткән икән, максатына ирешмичә туктамый инде. – Менә, туган көн генә үтсен дә тикшереләм, сүз бирәм сиңа. – Апам, син мине беләсең, контрольдә тотачакмын, – дип, уенын-чынын бер итеп әйтеп, Айсылу трубканы куйды.