Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 2. Тырыша торгач, ниһаять, Мәдинә күзләрен ачты, шунда янында утырган Гомәрне күрде. Башына түбәтәй кигән Гомәр чиста, пөхтә иде бүген. Мәдинәнең аңына килгәнен күреп: – Мәдинәм, гөлкәем, рәхмәт сиңа, мин сиңа соңгы ярты елда бик күп авырлыклар китердем. Кичер мине. Ант итеп әйтәм, моннан соң мин аракыны авызыма бүтән бервакытта, бер тамчы да капмаячакмын. Мәдинәм, бик зур рәхмәт сиңа. Син мине тагын бик бәхетле иттең! Уйлап кына кара, өметем өзелгән иде бит инде. Минем хәзер ике улым туарга тора, – дип, чын күз яшьләре белән елап җибәрде. Мәдинә башта аңышмады, аннан: – Ике м-ма-ала-ай?! – дип сорап куйды. – Әйе, Мәдинәм, гөлкәем! Гамир белән Гамил исемнәре кушсак, син ни диярсең? – диде Гомәр, күз яшьләре аша аңа төбәлеп. Бу яңалыктан зићене чуалып киткән Мәдинә, "мин риза" дигәнне аңлатып, баш кына какты. Гомәр сөйләвен дәвам итте: – Табиб белән сөйләштем, балаларның да, синең дә хәлең әкренләп алга таба. Бөтенесе әйбәт булыр, диде. Минем тиздән ике улым туачак, ишетәсезме, кешеләр, минем игезәк малайларым булачак, мин ике малай атасы булачакмын! – дип, кычкырып сөйләде дә сөйләде. Бу тавышка палатага, кабаланып, шәфкать туташы килеп керде. Гомәр үзенең тәртип бозганын аңлап гафу үтенде. Кыз башта аны ачуланып, куып чыгармакчы иде, әмма самими кыяфәтен күреп көлеп кенә куйды. Шәфкать туташы Мәдинәнең приборларын карады, укол ясады. Барысы үз көе белән, барысы да тиешенчә иде. Мәдинәгә ни булды икән соң? Ул элек һәр ситуацияне үз кулына алып, бөтен нәрсәне күз уңында тота иде бит. Ә хәзер менә тыныч кына карап ята. Бик рәхәт икән бит бу халәт. Игезәк малайлар туарга тиеш икән... Менә сиңа яңалык, Мадъяр шуны әйтеп кергән булган инде төшкә. Мәдинә үзенең бу халәтен әллә һаман кабул итә алмый идеме, әллә уколлар тәэсире булдымы – аңа ничектер барыбер иде, әйтерсең бу хәлләр аның белән түгел, ә чит берәү белән булган. Шәфкать туташы Гомәрне алып чыгып киткәч, тагын үзе генә калды. Үз уйлары белән. Балаларын уйлады, алар кайчан туарлар икән? Дөресен генә әйткәндә, курка ул алардан, ярата да ул аларны. Ләкин куркуы көчлерәк бугай әлегә, бигрәк көтелмәгән яңалык булды бит. Ярый әле аларның сәламәтлегенә дә, гомеренә дә куркыныч янамый, ди. Булачак әнинең күз алдына туачак сабыйларының әтиләре – ире Гомәр килеп басты. Үзгәргән, яшәреп киткән, әйтерсең каршында бөтенләй икенче кеше тора. Мәдинәнең гомер буена көткән, яраткан кешесе бит ул Гомәр. Теләкне теләргә кирәк икән бит, бар икән бит ул син көткән кеше, күрә генә белергә кирәк икән аны! "Бәлки, мин Гомәрне моңа кадәр аңлап бетермәгәнмендер, аның яхшы якларына караганда, кимчелекләренә ныграк игътибар иткәнмендер?" Бүгеннән икенче төрле яши башларга кирәк булыр. Бүген ул Гомәрнең әйткән сүзләренә чын күңелдән ышанды. "Ул – балаларның менә дигән әтиләре, минем яраткан ышанычлы ирем, булышчым булачак" дигән уйлар белән тәмле йокыга талды. ...Мәдинә акрын гына тормышка кайта башлады. Аның янына дусты Гөлия көненә әллә ничә кереп чыга. Бүген дустының хәле тагын да яхшыра төшкәнен күргәч, иркенләбрәк сөйләшергә булды: – Ай, дустым, бөтен хастаханәне, табибларны ун көн буена биетеп тә куйдың! Мин сине котларга килгәндә, бик авыр хәлдә идең бит. Ничек киләсе иттем диген. Балалар бәхетеннән булгандыр инде. Аллаһы үзе юл күрсәткәндер килергә, югыйсә җомга көнне генә очрашабыз дип сөйләшкән идек бит. Ашыгыч рәвештә консилиум җыйдык. Мондый очракта беренче урынга булачак әнинең гомере куела. Бу – закон. Ә беләсеңме, мин ике көн элек кенә синең бала имезеп утырганыңны төштә күргән идем. Бала шундый тәмләп имә, ә син аннан күзләреңне дә алмыйча, сокланып, яратып карыйсың. Минем күз алдымда шушы күренеш тора гына бит, консилиумда туктаусыз: "Кем нәрсә тәкъдим итә?" – дигән сүзне генә кабатлап торам икән. Үземне дөрес тотмаганымны да аңлыйм. Баш врач усал итеп карап-карап ала миңа. Шунда яшь коллегабыз Йосиф Петрович сүз алды. Минем сиңа аның турында сөйләгәнем дә булды, сәеррәк кеше, аның үз дөньясы дип. Үзе бик төпле, тирән белемле,