кыяфәт ничек? Әти кешегә охшаганмы?" – диде. Аны бик яхшы аңлап була – шатлыкның да шат...
кыяфәт ничек? Әти кешегә охшаганмы?" – диде. Аны бик яхшы аңлап була – шатлыкның да шатлыгы шул! Шулай да аны күрсәң син... Хәер, килде бит инде яныңа. Мәдинә кызының хәлләре ничек икәнен сорашты. Озак серләшеп утырдылар алар ул көнне. ...Ә тагын бер ай вакыт үткәч, хәле тәмам әйбәтләнгәч, аны хастаханәдән чыгарып, өйгә кайтарып җибәрделәр. -------------------***------------------- ...Малайлар туды. Табиб: – Балаларның сәламәтлеге әйбәт. Шулай да, ныгыр өчен, берәр ай чамасы ятарга кирәк булачак, – диде. Һәм үзе белән Мәдинәне уллары янына алып килде. Малайларны боксларга салганнар, икесе да кап-кара чәчле, кечкенә булсалар да, озын торыклылар. Һәм... икесе дә бертөслеләр. Бер-берсенә шулкадәр охшаганнар – аера торган да түгел үзләрен! Мәдинәнең күзләреннән яшь килде, ул тагын әни булды бит! Уйламаганда көтмәгәндә нинди зур шатлык! Балалары турында бөтен мәгълүмат язылган анда: буйлары, авырлыклары, сәламәтлек күрсәткечләре... Үзенең хәле дә ару гына. Уллары бәхетеннән, сөт тә тиз төште. Малайлар әкрен генә тернәкләнәләр. Гөлиясе аны бер кешелек бүлмәгә урнаштырды. Әйе, болай үзенә генә бик рәхәт, көне буе үз уйлары белән ул. Хәзергә аның янына Гомәр белән Айзирәктән башка кешене кертмиләр әле. Бу Мәдинәгә бик уңайлы иде. Гомәрнең сабыйларга ихлас сөенгәненә торып-торып шакката үзе. – Алар шундый бәләкәй, минем кул чаклы гына! – Балаларны күргәч, Гомәрнең беренче сүзе шул булды. Баштарак малайларны аера алмыйча хәлдән тая иде. Аннан үзенең эчке бер тоемлавы белән улларын аера башлады. Исемнәре белән дә, "улым" дип тә эндәшә ул аларга. Шәфкать туташлары куып чыгармаса, көннәр буе утырырга да риза Гомәр малайлары янында. Шулай бер атна узып та китте. Зур чәчәк букеты белән күчтәнәчләрен күтәреп, эштән директор да килде: – Мая Алексеевна, чын күңелдән котлыйм. Сөендердең дә соң Гомәрне! Ике малай бит әй, берьюлы ике малай! Маладис та инде үзең, һәрвакыттагыча. Булган кешедән бар да була шул. Белгән шикелле, туган көнеңдә әйткән идем бит. Туры килүен күр әле. Син хәзергә эштән китәсең инде... Миндә дә яңалык бар. Бүген генә әйттеләр. Бу турыда белүче беренче кеше син генә әле. Мине министрлыкка эшкә күчерәләр, планнар зурдан, аларын соңрак сөйләрмен. Александр Александрович киткәч, аның өчен сөенеп, озак кына уйланып ятты Мәдинә. Бик тырыш кеше, алдан күрүчәнлеге һәрвакыт алдан йөртә. Эшләгән дәвердә нинди генә хәлләр килеп чыкмады, барыбер урынында утыра бирде. Мәдинә дә ничә тапкыр коткарды аны. Мәдинә шулай үз уйлары белән ята бирде. Тормышы, үткәннәре турында уйланырга вакыт җитәрлек монда. Балаларны әлегә имезергә генә алып киләләр. ...Әле кайчан гына яшь кыз, училище тәмамлап, кулына юллама тотып, эшкә дип чыгып киткән иде. Бүгенгедәй хәтерендә: ике толымга үреп салган чәче биленнән узган, өстендә зәңгәрсу күлмәк, кулында чемодан... ...Мәдинә укуын тәмамлагач, апалары шәһәрдә эшкә урнашырга булышабыз, дигәннәр иде. "Кая җибәрәләр, шунда барам", – диде ул. Аның тормышта үзенчә яшисе, үзен сынап карыйсы килде. Берничә ел эшләгәч, врачлыкка укырга да хыялы бар әле аның. Кызны ерак бер авылга билгеләделәр. Башта бераз шикләнебрәк тә куйды: каты авыру килеп чыкса, авыл район үзәгеннән бик ерак, җитмәсә, юллары бик начар. Фатирга медпунктта җыештыручы булып эшләүче Зәйтүнә апага урнаштырдылар. Апаның өендәге чисталыкка шаккатты Мәдинә. Алар бик тиз уртак тел таптылар. Зәйтүнәнең баласы юк икән. Яшәгән җире эше белән янәшә булып чыкты. Төп эшеннән кала, Мәдинәгә әллә никадәр җәмәгать эше йөкләделәр. Ул барысына да җитеште. Өстәвенә халык белән медицина темасына төрле сөйләшүләр алып барды. Хатын-кызларның бик күп аборт ясатканнарын ачыклады. Статистика бик аяныч иде. Тиз арада аларны җыеп, балага узудан саклану чаралары турында сөйләде.