ләкин кайвакыт фән буенча ярамый дип саналган, бөтенләй каршылык тудыра торган нәрсәләр...
ләкин кайвакыт фән буенча ярамый дип саналган, бөтенләй каршылык тудыра торган нәрсәләр сөйләп куя. Шуңа да җитәкчелек аны ныклы контрольдә тота. Әллә аның алдан күрә белүчәнлеге бар, аны без аңлап бетерә алмыйбыз, нәтиҗә исә еш кына ул әйткәнчә килеп чыга. Йосиф Петрович берничә ел элек бала югалту куркынычы булган хатын-кызларны дәвалауда яңа бер ысул тәкъдим иткән иде. Безнең җитәкчелек аны шундук туктатты. Кыскача гына әйткәндә, булачак әнине ясалма кома шикелле торышка кертәләр, хатын да, бала да нык тикшерелеп торыла. Дарулар бөтенесе ГОСТ тарафыннан рөхсәт ителгән. Булачак әни белән туачак бала "тынычландырыла", аларга тоташтырылган аппаратлардан организмның торышы күренеп тора. Бу ысул хатын-кызның тормышына куркыныч китерми, ә менә баланың сәламәтлегенә зыян килү-килмәү мәсьәләсе ачыкланып бетмәгән – куркыта бит. Әгәр бу эшнең ахыры начар бетсә, ниләр буласын аңлау кыен түгел. Билгеле инде, бу юлы да күпчелек каршы килде. Мин шунда, торып басып: "Әйдәгез, Йосиф Петровичның ысулын кулланабыз, мин җаваплылыкны үз өстемә алам", – дидем. Син мине акыллы дисеңме, җүләр дисеңме? Интуиция идеме бу, әллә мин төштә күргән малайның бик нык яшисе килдеме? Аллаһы кодрәте! Нәтиҗә шул – син менә минем каршыда, куркыныч үтте. Алда эшләр күп әле, нык сакланырга кирәк булачак. Сезнең бәхеттән дип әйтимме, ничә айлар кайтып җитә алмаган УЗИ аппараты нәкъ шушы көннәрдә кайтып җитте һәм синең ике малай табачагыңны күрсәтте. Ике дус озак вакыт сүзсез тордылар, Мәдинә тын гына башын селкеп утырды, күзләреннән яшьләре менә-менә тәгәрәп төшәргә әзер иде: – Рәхмәт, Гөлия дустым! Малайларның гомерен син саклап калгансың бит. Мәдинәнең хәле яхшыруга таба инде. Бүген янына тагын Айзирәге килде. Соңгы вакытларда иркенләп, рәхәт итеп сөйләшеп утырганнары юк иде әле аларның. Кызы да бәби көтә, башта Мәдинә янында озак булырга врач та рөхсәт итмәде. Икесе дә күрешү шатлыгыннан бераз тынычлангач, Айзирәк сөйләп китте: – Гомәр абый миңа синең туган көнне кич шылтырата: "Әниең сездәме?" – ди. Аптырап киттем. Шуннан икәүләп сине эзли башладык. Кешедән әллә ничек дип сорыйсы бит әле аны: әни сездә түгелме яки әнине күрмәдегезме, яки әнине таба алмыйбыз, яки... Гомәр абыйны күрсәң син, әни, мин аны акылыннан шаша дип торам. Рифкать белән миңа ант итте: "Бүгеннән, балалар, аракыны авызыма да алмыйм! Мәдинәм исән-сау гына булсын", – диде. Шунда ярый әле Гөлия апа шылтыратты, телефонны Гомәр абый алды. Сине хастаханәгә салганын әйтте һәм Гомәр абыйны тиздән әти булачагы белән котлады. Башка сүз дә әйтә алмады, телефон өзелде. Без башта Гөлия апа Гомәр абыйга эчеп йөргәне өчен төрттерә дип уйладык. Нәрсә булса да, син табылганга сөендек. Бераздан Гөлия апа яңадан шылтыратты. Бу юлы телефонны мин алдым. Шунда ул синең чынлап та бала көтүеңне, хәлең авыр икәнне, иртәгә консилиум буласын һәм синең үзе эшләгән хастаханәдә ятканыңны әйтте. Табылуың шатлыгыннан Гомәр абый чак кына тынычлана төшкәч, Рифкать белән аларның икесен каршыма утырттым да... сүзсез калдым. Гомәр абыйның нинди ялварулы караш белән карап торганын күрсәң син, әни! Ул сине бик нык ярата икән бит. Мин аларга чынлап та синең бала көткәнеңне, хәлеңнең авыр икәнен әйттем. Рифкать, миңа ышаныргамы-юкмы дигәндәй, күзләрен зур итеп ачып карап тора. Ә Гомәр абый кычкырып җибәрмәсенме! Әни, мин башта куркып киттем. "Яңадан кабатла, Айзирәк, нәрсә дидең?!" Өч-дүрт тапкыр кабатлатты шул сүзләрне, аннары безне кочаклап елап җибәрде. Озак елады. Көчкә тынычландырдык үзен. Мин чәй әзерләгән арада, Рифкать, хастаханәгә шылтыратып, синең турыда сорашты: "Биш айлык авыры бар, хәле чагыштырмача авыр, тулырак белешмәне иртәгә табибтан сорарсыз", – дигәннәр. Без бу сүзләргә дә бик сөендек. Гомәр абый әкренләп тынычланды. Син аның ничек сөенгәнен күрсәң икән! Минем кешенең шулай итеп шатланганын гомеремдә дә күргәнем юк иде. "Балалар, мин хәзер", – дип, бүлмәдән чыгып китте дә, биш минут үттеме-юкмы, кире килеп тә керде: ак күлмәген кигән, башында – кара түбәтәе. Кияү егетемени! Үзе көлә: "Я, балалар, минем