Тагын эче авырта башлады, башы да әйләнгән шикелле. Ятып торырга булды Мәдинә. Күпме ят...
Тагын эче авырта башлады, башы да әйләнгән шикелле. Ятып торырга булды Мәдинә. Күпме яткандыр, ишек кыңгыравы тавышына уянып китте. Ишекне ачса, кулына бик матур чәчәк бәйләме тоткан дусты Гөлия тора. Гөлия хастаханәдә баш табиб урынбасары хәзер. Мәдинәгә карап сүзсез калды: – Нәрсә булды сиңа? Син ап-ак бит! Гөлия тиз генә Мәдинәнең кан басымын үлчәде, сүзсез генә телефонны алды: – Хәерле көн! Бу Гөлия Мәхмүтовна. Тиз генә "ашыгыч ярдәм" машинасы кирәк, – дип, адресны әйтте. Мәдинә аңышмыйча да калды. Гөлия тиз генә дустының кирәк-яракларын җыйды. Ул арада "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп та җитте. Табиб Гөлия белән якын итеп исәнләште дә Мәдинәне карый башлады. Тиздән җыенырга кушты. Аптырап калган хатын: – Кая, ни өчен? – дип сорарга өлгермәде, Гөлия аны култыклап алып чыгып та китте. Калганын ул хәтерләми инде. *** ...Бүлмәдә шундый тыныч! Рәхәт тынлык иде бу. Мәдинәнең күптән болай үзе генә калып, тыныч кына ятканы юк икән. Эченең авыртып борчуын туктатасы килүне исәпкә алмаганда, менә нәрсә җитмәгән икән аңа соңгы вакытта. Бүгенге көн бер ел шикелле тоелды: туган көн, исерек Гомәр, котлаулар, "балаң туачак тиздән". Балаң туачак тиздән – әйбәт сюрприз булды бу, һич көтелмәгән хәл. Менә ул Гомәргә Айсылу әйткән сюрприз! Сюрпризның да сюрпризы, чөнки Гомәрнең, шушы яшенә җитеп, әле үз сабыен сөю бәхетенә ирешкәне юк. Шулай уйланып ятканда, палатага яңадан врач килеп керде. – Мәдинә Әхмәдулловна, сезне җентекләп тикшерәчәкбез, нәтиҗәсен хәбәр итеп торырбыз. Хәлегезнең җитди икәнен үзегез аңлыйсыздыр бит инде? – Әлбәттә, доктор, ничек дөрес дип табасыз, шулай эшләгез. Гөлия Махмүтовна беләдер бит? Мин аңа тулысынча ышанам, – дип әйтеп куйды. – Әйе, ул да барлык яңалыклардан хәбәрдар булыр, – дип, табиб чыгып китте. Әйе, Мәдинә Гөлиягә ышана. Ул әлегә врачтан үзе турында да, бала турында да сорашмады. Хәзерге вакытта үзе бернәрсә дә эшли алмый бит инде. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен, барысы да яхшы булыр. Шәфкать туташлары кереп, аны каталка белән алып чыгып киттеләр. Нинди хәл соң әле бу – табиблар кулына эләккәч, ул бөтенләй хәлсезләнеп, таралып киткәндәй булды... Һәрнәрсәне контрольдә тотарга өйрәнгән Мәдинәгә бүген нәрсә булган соң әле? Хатын тагын аңын югалтты. Мәдинә күзләрен ачмакчы була, ача алмый, керфекләре бер-берсенә ябышканнармы, күз кабаклары өстенә нәрсәдер куйганнармы – аңламады. Ниндидер тавышлар да ишетелгән шикелле. Ул аңламый иде, аңындамы ул, кайда ул, нәрсә булган аңа? Бүген төшендә игезәге Мадъярны күрде. Җиде яшендә, салкын тиюдән каты авырып, үлеп китте аның игезәге. И елады да соң шулчак Мәдинә! Бик дус иделәр шул, гел бергә булдылар. Менә шул чакта үскәч табибә булырга, барлык кешеләрне терелтергә дип, үзенә сүз бирде дә инде ул. Мадъяр төшкә бик сирәк керә. Мәдинәнең тормышын да бик шатлыклы вакыйга алдыннан, я берәр җитди борчу булырга торса, ул хәбәр итә инде. Исенә төште Мәдинәнең, ярты ел элек тә кергән иде ул матур зәңгәр күлмәген киеп, тик ул чакта моны нәрсәгә юрарга белмәгән иде. Бүген дә менә төшенә керде: күзләре кебек зәңгәр шул ук күлмәген кигән, үзе шикелле үк бер малай да иярткән. Кайдан тапкан диген нәкъ үзе төсле малайны? (Дәвамы бар.)