Зәйтүнә шкафтан күлмәк алып киде, көзгегә күз салды. Аңа карап торучы кыз элекке Зәйтүн...
Зәйтүнә шкафтан күлмәк алып киде, көзгегә күз салды. Аңа карап торучы кыз элекке Зәйтүнә түгел иде шул инде. Озак кына уйланып торганнан соң, тиз генә җыенып, әнисе янына китте. Медпунктта ярый әнисе үзе генә иде. Әнисе районга шылтыратып сөйләшергә дә өлгергән икән инде, кызына эш тәртибен аңлатты. Зәйтүнә балачактан ук аңа ияреп, еш йөргәнгә, биредә нәрсә эшләргә кирәген ул болай да белә иде инде. Көннәр шулай әкрен генә үтә торды, кыз яңа тормышка, эшкә ипләп кенә ияләшә башлады. Шамилдән хәбәр дә килмәде, үзе да кайтмады. Хәер, Зәйтүнә үзе әллә нинди хыялларга чумып яшәмәде, Шамилнең күзгә күренеп көннән-көн күтәрелә барган өен күреп тә исе китмәде. Егет дөрес әйткән икән, Шамил турында авылда бик күп һәм төрле сүзләр йөрде. Иң зур сернең берсе егетнең көз көне өйләнәм, ярәшелгән кызым бар, дигән сүзләре булды. Кызның кем икәнен бик беләселәре килсә дә, берәү дә төгәл әйтә алмады. Аннан Шамилгә кызыгып йөрүче кызлар да, кызларын егеткә бирергә теләүче әниләр дә юк түгел иде авылда... Әнисенең зирәк кеше булуына торган саен ныграк сөенә Зәйтүнә: эштә туктаусыз акыл сатып аптыратмый, сораганда киңәшен бирә, күп нәрсәгә өйрәтте ул кызын. Зәйтүнә, ай саен хастаханәгә барып, табибларга күренеп торды, аның, мәгълүм хәсрәтләренә өстәмә булып, бавыры да бик нык ялкынсынган икән. Җәй уртасында үзенә инвалид кенәгәсе тоттырып кайтардылар. Әнисе бик кайгырды, ул бит кызын шәфкать туташы итеп күрергә өметләнә иде, көз көне укуын яңадан башлар дигән ышанычы бар иде ананың. Табиб Ризван Шакирович тагын берәр ел сабыр итәргә кушты: — Мәүлидә апа, тагын бер ел үз яныңда торсын әле, тәрбиялә, ныгысын, аннан карарбыз, — диде. Зәйтүнә, гомер буе күтәргән кайгысын уртаклашыр тыңлаучы табылганга сөенгәндәй, ипле генә сөйли дә сөйли. Аның тормыш юлы вакыйгалары, кино кадрлары кебек Мәдинәнең күз алдыннан уза тора... Өйдәгеләр Зәйтүнәгә авыр күтәртмәскә тырышалар, әнисе ашавын да табиб кушканча әзерли. Бу тырышлыклар берсе дә бушка китми, кыз күзгә күренен ныгый бара, йөзенә нур иңә. Инде эш хакы да алып кайткач, әтисе бигрәк тә сөенә. Менә көз җитә. Шамилнең дә өе әзер инде. Көннәрдән бер көнне өе тирәсендә Шамил үзе дә күренә. Башта аның белән яз көне булган сөйләшүне чынга алмаган Зәйтүнәгә, ул кайткач, әллә ни була: бу көннәрдә ул күбрәк үз уйларына чумып йөри башлый — әнисе хәтта куркып та кала. Нәкъ шул көннәрнең берсендә, кичке ашны ашап утырганда, аларга Шамил үзе килеп керә. Аны ачык чырай белән каршы алалар, мактап йөрисең дип, табынга чакыралар. Кем генә кермәсен, алар йортыннан чәйсез чыгармыйлар инде. Егет, алар белән утырып, кичке аш ашый. Зәйтүнә генә нишләргә белми, егетнең тиккә генә кермәгәнен аңлый ич инде ул. Авыл хәлләрен сөйләшеп алгач, Шамил: — Кирам абый, Мәүлидә апа, мин сезгә бик зур йомыш белән кердем, сөйләшик әле, — ди. Олылар, аптырап калганнарын сиздермәскә тырышып, Шамилне түр якка чакыралар. Егет сүз башлый: — Йомышым шул, минем йортым әзер, өйләнергә уйлыйм. Сездән кызыгыз Зәйтүнәне сорарга килдем. Көтелмәгән тәкъдимнән барысы да аптырап кала. Әнисенең: — Сәламәтлеге юк аның, — дигән сүзенә: — Мин аны авылдан бер җиргә дә алып китмим бит, үзем читтә эшләп йөрермен. Зәйтүнәнең хәле турында барысын да беләм. Мин аңа өйләнергә телим. Аннан соң, кызганычка, үземнең дә сәламәтлегем әллә ни мактанырлык түгел, — дип җавап бирә. Өйдә бер мәлгә тынлык урнаша. Мондый кияү көн саен килеп тормый ла, Шамилнең бик акыллы егет икәнен алар беләләр, нәселләре дә бик төпле, бик мәгънәле. Кызлары гына бик яшь бит әле, аннан сәламәтлеге дә... Кызы белән булган хәлләрдән соң шактый ук нык үзгәргән әтисе Зәйтүнәне чакырып ала: — Зәйтүнә, кызым, Шамил сине сорарга килгән, ни диярсең икән? Зәйтүнә аларга: — Сез нәрсә дисәгез, мин шуңа риза, — дип җавап бирә.