сагынышканнар, энесе белән сеңлесе дә аның кырыеннан китмиләр. Бик кырыс булган әтисе д...
сагынышканнар, энесе белән сеңлесе дә аның кырыеннан китмиләр. Бик кырыс булган әтисе дә йомшарып киткән шикелле тоела. Әнисенең тәмле әйберләрен ашагач, нишләптер Зәйтүнәнең күңеле болганып китә. Казанда да булгалый иде мондый нәрсә. Әнисе авылда шәфкать туташы булып эшли, үз эшен бик ярата һәм яхшы белә дә. Кешегә карау белән диагноз куя иде ул. Балалар, әтисе йокларга яткач, әнисе кызны бәләкәй якка чакырып ала, ишекне ныклап ябып куеп, сораштыра башлый: укшулары еш буламы, косканы да бармы? Соңгы күреме кайчан булган? Зәйтүнәнең җавапларыннан соң әнисенең йөзе караңгыланып китә: – Кызым, син бит авырлы, срогың өч айлап булыр, – ди. Әнисеннән: "Бер тапкыр егет белән йоклаганнан бала буламыни?" – дип сораганы әле дә исендә Зәйтүнәнең. Үзе ул вакытта бу хәбәрдән бернәрсә аңларлык хәлдә түгел, ярдәм көтеп, әнисенә карый. Мансур армиядә. Кияүгә чыгу турында сүз дә юк. Аборт ясатсаң, бүтән бала таба алмау куркынычы бар. Әнисе шулай ди. Моны ишеткәч, кыз: – Әни, табыйм баланы, кеше сүзенә карамыйк, сөйләрләр-сөйләрләр дә туктарлар әле, – ди. Әнисе дә югалып калган иде, шулай да, кызны юатырга теләгәндәй: – И кызым, әтиең нәрсә дияр бит әле. Аның бит, беләсең, талканы коры. Иң беренче, мин сине район хастаханәсендәге гинекологка күрсәтим, сүз дә сыя аңа, сер дә сыя. Синең бит каникул хәзер. Бу хәлеңдә борчылырга ярамый, кайгырмыйк әле. Хәзергә бу турыда икебез генә белик, – ди. Икенче көнне алар әнисе белән районга баралар. Әтисенең нидәндер шикләнебрәк калганын чамалыйлар, сизгерлеге бик көчле шул аның. Ә районда табиб карагач, кызга чыгып торырга, әнисенә калырга куша. Берникадәр вакыттан соң әнисе Зәйтүнәне дә чакырып ала. Әнисенең йөзенә күз салуга, кыз бөтенесен дә аңлап ала – ул чыннан да авырлы икән. Врач апа исә, елмаеп: – Тормышта төрле хәлләр була, ләкин һәр бала үз бәхете белән туа. Баланы табарга кирәк, – ди. Әнисе дә аның сүзләре белән килешә, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Ә өйгә кайтасылары килми. Сөйләшенгән машина да соңрак кузгала икән. Әни белән кыз якындагы бик матур паркка, шундагы бер аулак җиргә кереп утыралар. Зәйтүнәнең аңына хәлнең бик җитди икәне шунда гына барып җитә. Кыз елый, аңа кушылып әнисе елый. Шулай да әнисе үзен тиз кулга ала, кызын кочаклап, башыннан сыйпый. Зәйтүнәгә беркадәр тыныч булып китә, әле дә аны аңлый торган шундый әнисе бар, нишләр иде икән ул аннан башка? – Әтиеңә ничек аңлатырбыз кызым?... "Әни гомергә әтидән куркып яшәде, без, балалар, барыбыз да курка идек аңардан. Өйдә әти сүзе закон булды шул, аның тормышына катыша торган апасы Нәзирә дә бар бит әле анда. Әти, әнигә караганда, күбрәк аның сүзен тыңлый иде. Нәзирә апа колхозда өлкән бухгалтер булып эшли. Ә әти – колхоз рәисе. Җитәкче балалары булсак та, бик иркен яшәмәдек без", – дип, сүзен дәвам итте Зәйтүнә апасы. ...Әтисе үзе тапкан акчаны җыя барган, әнисенең акчасына тормыш көткән алар. Ул көнне кич белән өйгә кайтуларын әтисе дүрт күзләп көткән, йөзгә карау белән: – Әйтмәсәгез дә беләм шикелле, шулай да сөйләгез, – дип, дорфа гына әмер биргән. Ярый сеңлесе белән энесе өйдә түгел. Зәйтүнә җир тишегенә керердәй булып, башын аска иеп утыра. Әнисе исә иренә карап сүз башлый, үзенең куркуыннан хәтта тавышы да калтырап чыга: – Зәйтүнәнең баласы булачак, срогы өч ай, – ди. Әтисенең ярсудан күзләре акая, кулларын йодрыклап, төкрекләрен чәчә-чәчә, бер генә җөмлә әйтә: – Син медик кеше, сине өйрәтәсе юк, рәтен беләсең! Үзе, читлектәге ерткыч сыман ярсып, кулларын селти-селти, ишекле-түрле йөри. Әнисенең: – Ялгышлык булган инде. Аборт ясатса, Зәйтүнәнең бүтән баласы булмаячак, Мансур армиядән кайткач өйләнешерләр, егетнең әти-әнисе белән барып сөйләшик, – дигән сүзләре әтисенә котырган үгезгә кызыл җәймә селтәгән шикелле була: – Зәйтүнәнең бүтән баласы булмаса, бик әйбәт! Йөзгә нинди кызыллык китерде, кеше күзенә ничек күренерсең хәзер?! Яшьлеген ничек башлады! Бу баланы тапса, яңадан да шулай уйнаштан бала алып кайтмас дип кем ышандыра мине?! – дип, тагын әллә нинди пычрак сүзләр әйтеп чыгып китә.