Шамил ике көннән керәм дип чыгып китә. Өйдәгеләр аптырашта кала: Шамил Зәйтүнә өчен бик...
Шамил ике көннән керәм дип чыгып китә. Өйдәгеләр аптырашта кала: Шамил Зәйтүнә өчен бик яхшы пар булыр иде, әлбәттә, тик кызларының сәламәтлеге өчен борчыла ата-ана. Икенче яктан, алам дип торучы барында кызларын урнаштыру бик кирәк. Һәм олылар Зәйтүнәне Шамилгә кияүгә бирергә дигән фикергә киләләр. Кыз үзе дә каршы түгел бит. Үзләре шушы авылда яшиләр ич, әнисе кызның хәлен күзәтүдә тота алачак. Шамил сөйләшкән көнне килеп тә җитә. Ризалык алгач, бик сөенә егет. Үзенең бу эшне бик озакка сузмыйча гына башкарып чыгасы килүен әйтә. Бу атнада ук. Никах, язылышу, туй турында сүз кузгата. Соңгысын ишеткәч, Зәйтүнә утырган урыныннан сикереп торганын сизми дә кала: — Зинһар, туй кирәкми, никахка да күп кеше чакырмагыз, — ди. Барысы да тын кала. Шамил: — Зәйтүнә ничек тели, шулай булсын. Мин үзем дә артык күп кеше чакыруны кирәк дип санамыйм. Минем яктан киләсе кеше абыем гына. Сез үзегезнең якны үзегез карагыз, — ди. Никахны җомга көнне үткәрергә, аннан соң язылышып кайтырга булалар. Мәүлидә: — Шамил, бездән бит бирнә дә тиеш. Зәйтүнә килен булып барасы яңа өенә челтәр, пәрдә, ашъяулык ише нәрсәләр... Никахка матур кием-салым да кирәк бит әле, ә вакыт аз, — дип сүз ката. Шамил, елмаеп: — Мәүлидә апа, йоласына китерәсем килә дисәгез, житешмәгәнен соңыннан да эшләп була. Ә Зәйтүнәгә туй күлмәген мин үзем алып кайттым, — дип, төргәкне Зәйтүнәгә суза. Төргәкне кулына алган кызның күзенә яшьләр килә. Ул туй күлмәге киячәк! Нинди зур бәхет! Зәйтүнә үзе белән булган хәлләрдән соң бу турыда хыяллана да алмый иде бит. Ул әкрен генә: — Рәхмәт, Шамил! — дип куя. Егет чыгып киткәч, кыз, түзми, тиз генә күлмәкне киеп карарга була. Нәкъ үзенә үлчәп теккән шикелле икән. Ак күлмәк! Никахка да, туйга да кия торган: түшләре ябык, озын җиңле матур күлмәк! Зәйтүнә бүген бик бәхетле. Күңеле сизә, Шамил белән аларның тормышы бик матур булачак. — Апа, син чын кәләш, иң матур кәләш! — ди сеңлесе, сөенеченнән кулларын чәбәкләп. Әтисе, ак күлмәкле Зәйтүнәне күргәч, күз яшьләрен күрсәтәсе килмичә чыгып ук китә. Ярты елдан артыкка сузылган авырлыктан соң бу көнне барысына да бик рәхәт иде. Өйдә ыгы-зыгы башлана: монда шатлык да, шул ук вакытта киләчәккә өмет тә, курку да бергә кайный. Әнисе кызлар белән өйнең эчен карасалар, әтисе улы белән ишегалдын тәртипкә китерә. Районга барып, кирәкле әйберләрне алып кайталар. Никах тыныч кына, матур гына үтеп китә, аннан соң загста язылышкан яшьләр Шамилнең өенә кайта. Анда да бик әйбәтләп өстәл әзерләнгән икән. Кунаклар таралгач, Шамил белән Зәйтүнә икесе генә кала. Зәйтүнә бүген булган хәлләрдән соң үзен күктә очып йөргәндәй хис итә. Шамил исә аны һаман шаккаттыра тора: хатынына халат китереп тоттыра. Зәйтүнә тиз генә киемен алыштырып та куя. Яңа халаты бик килешә аңа. Матур итеп елмаеп, әкрен генә: — Рәхмәт, Шамил, — ди. Егет килеп, Зәйтүнәне кочагына ала, бик рәхәт аларга. (Дәвамы бар.)