Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 5. Шулай да Зәйтүнә беркөнне бакча артындагы елгага язгы ташуны карарга төшә. Элек аңа бу күренеш бик ошый иде. Зур-зур кисәкле бозлар бер-берсенә бәрелеп агалар, әйтерсең алар гомерләренең соңгы көннәрен үзләре теләгәнчә үткәрәләр, дөньяга әйтәсе сүзләрен әйтеп узалар. Кыз, аларга карап, озак кына басып тора, табигатьнең кодрәте турында уйлана. Бер ел фасылының икенчесенә әкрен генә шулай күчә баруы нинди могҗиза... Шул ук вакытта үз тормышы да күз алдыннан уза аның. Хәзерге тормышының ни кызыгы бар соң инде, артыннан төртеп күрсәтеп калалар, шул гына. Авылда аның турында төрле гайбәтләр йөри. Ул бу тормыштан, дөньядан шундый туйган, арыган икән бит! Шунда башына: "Их, шушы ташу суы белән агып китәргә иде!" — дигән уй керә. Чыннан да, кемгә кирәге бар аның хәзер? Әнисе кызганыч инде анысы... Хәер, аңа сеңлесе белән энесе кала бит әле. Ә менә әтисенә аның кирәге шуның кадәр генә. Зәйтүнәгә ул мизгелдә бик рәхәт булып китә: бу аның өчен газаплардан арынуның иң дөрес юлы булып тоела. Як-ягына карап ала кыз: әнә бакчалары, әнә ул йөри торган басма. Берсенең дә аңа хәзер кирәге юк. Аягындагы галошны салып куя да әкрен генә ярдан төшә башлый. Менә ул суга керә, ә су бик салкын. Суның зәһәр салкынлыгы тәнен куырып ала. Бу аңа: "Зәйтүнә, син дөрес эшлисеңме сон?" — дип әйткәндәй тоелып куя. Ә Зәйтүнәнең күңелендә шундый жиңеллек, шундый рәхәтлек! Менә ул билдән суда, суның салкынын инде сизми дә. Әнә аның каршысына бик зур боз кисәге килә... Секунд эчендә башында әллә нинди уйлар бөтерелеп ала: боз килеп бәрелгәч, авырттырыр микән? ...Боз аңа килеп төртелә генә дигәндә, кинәт әллә ни була: ул, үзе дә сизмәстән, ниндидер серле бер көчкә буйсынып, артка чигенә башлый, менә ул ярга чыга, борылып карый... Шунда гына каршысында шашынган карашлы Шамил исемле егет торуын күреп ала. Егет аңа нидер әйтә, җилкәләреннән тотып дер селкетә, кыз гына берни аңламыйча басып тора бирә. Шулчак нәрсәдер бәрелгән, чатырдаган тавыш ишетеп, суга борылып караса, әллә ничә зур боз кисәге берьюлы өелешеп, бәрелешкәннәр икән! Коточкыч дәһшәтле манзара! Зәйтүнә эсселе-суыклы булып китә. Бу егет судан тартып чыгармаса, шул бозлар арасында каласы иде бит ул! Егет Зәйтүнәне, ярдан өскә күтәреп диярлек алып менеп, җирдә яткан агачка утырта, өстендәге курткасын салып, кидереп куя. Берни аңышмый торган Зәйтүнәгә, ни гаҗәп, шундый рәхәт, җиңел булып китә. Шамил, Зәйтүнәнең тынычланганын көтеп, әкрен генә башыннан сыйпый, абыйларча ныклап кочаклап, туңмыйсыңмы, дип сорый. Зәйтүнә, үзе дә сизмәстән, сулкылдап елап җибәрә. Озак елый Зәйтүнә, күңеле бушап, тынычланып калганчы, шактый вакыт уза. Егет сабыр гына кызны кочаклап утыра, кыз тәмам тынычлангач кына, йомшак тавыш белән сүз башлый: — Мин синең белән нәрсә булганын беләм, Зәйтүнә. Үткәннәргә кире кайту юк, дигән сүз бар. Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Дөнья матур, дөнья киң. Әнә күктә нинди матур итеп кояш көлә. Суга кара әле син, яз, үз хокукларын яулап, ничек көрәшә – исең китәр! Мин аңлыйм, кешегә акыл өйрәтү җиңел, синең белән шулай килеп чыккан икән, димәк, шулай кирәк булган. Аллаһы шулай язган. Үзеңнең язмышың белән килешергә кирәк. Шулай итсәң, яшәргә җиңелрәк. Минем сиңа үзем турында да бер-ике сүз әйтәсем килә. Беләсеңме, Зәйтүнә, минем дә бит балам булмаячак. Армиядә хезмәт иткәндә нурланыш алдым. Яраткан кызым Гөлнур армиядән көтеп алды үземне. Ә кайткач, мин аның янына бармадым да, чөнки безгә диагнозыбызны әйтеп кайтардылар. Без бер-беребезне ничек яратканны белсәң иде, Зәйтүнә! Йосыф белән Зөләйха мәхәббәте дисәм дә, ялгыш булмас. Син минем шул вакыттагы хәлемне аңлыйсыңмы? Ә мин аңа "балам булмаячак" дип әйтә алмадым, без бит ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәтелмәгән. Гөлнур минем яныма үзе килде, мин аңа: "Сине яратмыйм", — дидем. Аның ничек итеп өзгәләнеп елавын күрсәң син! Исемә төшсә, хәзер дә калтыранып китәм.