Кич белән клубта бал-маскарадны бик матур, күңелле итеп оештырганнар иде. Кем генә булы...
Кич белән клубта бал-маскарадны бик матур, күңелле итеп оештырганнар иде. Кем генә булып киенмәгәннәр монда: аю да, клоун да, доярка да бар. Соңыннан иң матур костюмга конкурс ясап, призлы урыннар билгеләделәр, концерт карадылар. Кичә тәмамланып, өйгә кайтабыз дип кузгалганда, Мәдинәне егетләр, кызлар сырып алды, аны үзләре белән утырырга чакырдылар. Зәйтүнә апа да, яшьләр белән күңелле булыр, дигәч, барырга булды Мәдинә. Күңеле генә тыныч түгел иде аның. Яшьләр Фәритләрдә бик матур итеп өстәл әзерләгәннәр, Фәрит әтисен абыйларына илтеп куйган икән. Сәгать телләре уникене сукканда, шампан шәрабы ачтылар. Мәдинәнең эчмим дип, теше-тырнагы белән карышуына карамастан, Фәрит бик матур фужер тотып килеп, ай-вайга карамастан, көчләп диярлек, кызның авызына шәраб койды. Мәдинәнең мондый эчемлекләрне татып караганы юк иде әле. Башта аңа рәхәт булып китте. Уйнады, көлде. Роза да бар иде яшьләр арасында. Аның белән дә берни булмагандай сөйләште ул. Бераз вакыттан Фәрит тагын, фужер тотып, аның янына килде, тагын эчерде. Шуннан соң нәрсә булганын кыз инде хәтерләми... Төнлә белән ул башы авыртып уянып китте. Башта үзенең кайда икәнен аңышмады. Янында шәрә яткан егетне күреп сикереп торып утырды. Ул үзе да анадан-тума шәрә иде. Янындагы егет Фәрит икән. Мәдинәнең өстенә бозлы су сиптеләрмени! Як-ягына карана торгач, нәрсә булганын аңлады кебек: Фәрит аны үзенеке иткән иде. Әмма кыз үзе берни дә исенә төшерә алмады. Тиз генә киенеп, урамга чыкты. Ә анда шундый матур, төне буе кар яуган. Күктә йолдызлар, җемелдәшеп, күз кысалар төсле. Мәдинә түзмәде, сулкылдап елап җибәрде. Өйгә кергәндә, үзен көчкә тынычландырып, шыпырт кына урынына барып ятмакчы булды. Апасы аны көтеп торган икән. Мәдинәнең кыяфәтен күреп, елмаеп торган йөзе караңгыланып китте. Кыз елап җибәрде, елап арыгач, яшермичә, барысын да сөйләп бирде. Зәйтүнә бүлдерми генә тыңлады. Өйдә тынлык урнашты. – Апа, миңа хәзер нишләргә? – дип ачынып сорады Мәдинә. Зәйтүнә бик акыллы иде. Әкрен генә сөйли башлады: – Кызым, буласы булган. Кайгырма. Хәзергә тынычлан. Күз күрер, – диде. – Гомәр дә кайтмады, синең белән дә менә нәрсә килеп чыкты – монда нәрсәдер бар, очраклы хәл түгел бу, – диде. Үзе исә "Роза эше генә бу" дип уйлап куйды. Мәдинә корт чаккандай кинәт сикереп торды: – Апа, әгәр мин балага узсам?! Тиз генә үзенең календарен алып, аңа текәлде һәм шап итеп урындыкка килеп утырды. Балага узу ихтималы йөз процент иде. – Кызым, син ашыкма әле, көтик. Балага узгансың икән, табарсың. Минем менә гомерем буе бала табасым килде. Булмады. Хәзергә тынычлан, ятып йокла. Иртәгә уйлашырбыз. Беренче гыйнвар – бәйрәм көнендә – Мәдинә үзенең авыр уйлары белән тәмам гажиз булды. Ярый әле янында Зәйтүнә апасы бар, күңелен күтәрергә тырыша, тәмлүшкәләр пешереп сыйлый. Ә кич утырып, апасы үзенең тормышын сөйләп бирде... -------------------------------***-------------------‐‐---------- Зәйтүнә Мансур белән бер-берсен бик яратканнар, бик матур пар булган алар. Кыз Казанга медучилищега укырга кергән, егет, университетка юристлыкка конкурстан үтә алмагач, авылга эшкә кайткан. Көз көне армиягә китәр алдыннан, Мансур Зәйтүнә янына Казанга килә. Шулай туры килә: ул кичтә тулай торак бүлмәсендә яшьләр икәү генә калалар. Болай аерым икәүдән-икәү калулары беренче тапкыр булгангамы, әллә алда торган озакка аерылышу моңсулыгы хисләрен кузгатканмы – кем белгән инде анысын... Кич, төн аларныкы иде... Зәйтүнәнең бүгенгедәй хәтерендә саклана ул рәхәт, сихри төн. Ике көннән Мансур армиягә китә. Кыз аны көтәргә сүз биреп озатып кала, ике арада хатлар йөри башлый. Укулар бер көйгә бара, кыз, Мансурны сагынса да, дәресләрен бик тырышып өйрәнә, аның хыялы соңрак табиб булу бит – акушер-гинеколог. Мансур киткәч, авылга өч айдан соң каникулга гына кайта ул, чөнки юллар начар, кыш көне авыл юлында күп көннәрдә трактордан башка транспорт та йөри алмый; уку да җиңелләрдән түгел, дәрес тә калдырасы килми аның. Казан һавасы килешәме – тазарып та китә кыз. Өйдәгеләр дә бик сагынганнар, бигрәк тә әнисе белән