Мәдинә бер көйгә эшләп йөрде. Гаилә тормышының шулай башлануы турында хыялланган идемен...
Мәдинә бер көйгә эшләп йөрде. Гаилә тормышының шулай башлануы турында хыялланган идемени ул! Ә Фәритнең түбәсе күккә тиде — бер дигән чибәркәй, өмет тә итмәгәндә диярлек, аның хатыны булды да куйды бит. Фәрит әтисе белән генә тора, әнисе берничә ел элек вафат булган. Хәзер Мәдинә аларга күченде. Егетнең әтисе аны бик җылы кабул итте, алар бик тиз уртак тел таптылар. Килү белән Мәдинә аңа "әткәй" дип эндәште. Бу сүзгә Гыйльмулла абзый эрепләр китте. Мәдинәнең үз туганнарына, әнисенә кияүгә чыгуын әйтәсе килми иде. Монда да Зәйтүнә апасы киңәшче булды: "Сине әниең тудырган, үстергән, укыткан. Әти-әнинең ризалыгы бик кирәк, балакаем, туган ягыңа кайтып килегез", — диде. Фәрит белән кайтып килделәр. Әнисе, туганнары, билгеле, башта аптырап калдылар, аннан әнисе, үзен тиз генә кулга алып, балаларга бәхет теләде. Тормыш бер эзгә төшеп, акрын гына уза торды. Гомәрне генә оныта алмады Мәдинә. Телеграммасыннан соң бер тапкыр да авылга кайтканы булмады егетнең. Соңгы арада, Гомәр белән Роза бергә икән, дигән сүзләр дә ишетелде. Роза узган атнада авылга кайткан булган: "Гомәремнең вакыты юк кайтырга, эшли дә эшли. Кооператив фатир алырга йөрибез", — дип сөйләгән, диләр. Фәритнең өйләнүенә иң сөенгән кеше аның әтисе булды. Өстәлдә кайнар аш, өй җыештырылган, кием юылган. Мәдинә килен булып килгәннән бирле, улы да тәртипле йөри, салып кайтканы да юк, холкы да тынычланып китте. Гыйльмулла абзый мал-туар арасына үзе чыгасын әйтте. Хәтта сыерны да үзе сава, сөтне дә үзе урнаштыра иде. Тик бу ямьле тормыш озакка бармады, айдан арттымы-юкмы, Фәрит эчеп кайтты. Аракы белән аның килделе-киттеле холкы да ачыла барды. Юкка-барга ваклаша, бәйләнә башлады, хатынына, әтисенә теләсә нинди сүзләр әйтү гадәти күренешкә әйләнде. Башта бу хәлгә Мәдинә нык аптырады. Соңрак аңлады: бу чын Фәрит иде. Монысын да язмышым дип кабул итте кыз. Фәриткә караңгы чырай күрсәтмәде, әмма ярата да алмады. Ире дә ай-һай дип нәзберекләнеп тормады, төнлә, үзенә кирәк булганда, эшен тиз генә башкара да артына борылып ята иде. Хатынын назлап иркәләү турында уйлап та карамады ул. Баштарак Мәдинәнең чын-чынлап яратасы, яратыласы килә иде. Бер тапкыр, күзләрен йомып, Фәрит урынына Гомәрне күз алдына китереп, дөньясын онытып, ирен үбә башлады ул. Башта Фәрит тә дәртләнеп җавап бирде. Аннан, нидер исенә төшкәндәй, кисәк кенә туктап калды. Аты-юлы белән сүгенеп, диванга күчеп ятты. Шул хәлдән соң аңа карата Мәдинәнең күңеле таш булып катты. Ул дөньяда туачак сабые өчен генә яши иде инде. Балага кирәк-яракларны алып куйды, ярый әле хезмәт хакы әйбәт. Баштагы айларда, гаиләдә акча бер кешедә генә булырга тиеш дип, аның хезмәт хакын Фәрит сорап ала торган булды. Кулына акча кергәч, әллә кемгә әйләнде ире. Өйгә ризык алып кайтуның ни икәнен белми, масаеп, кирәкмәгәнгә туздырып йөри башлады. (Дәвамы бар.)