— Зәйтүнәкәй, хәтерлисеңме, укырга керерсең, бәлки, дигән сүз булган иде безнең. Укыйм ...
— Зәйтүнәкәй, хәтерлисеңме, укырга керерсең, бәлки, дигән сүз булган иде безнең. Укыйм дисәң, әйдә, Казанга күченәбез. Зәйтүнә аптырап кала, аның инде җайга салынган тормышын үзгәртәсе килми. Шамилгә дә авыл һавасы кирәк, шәһәр ыгы-зыгысы сәламәтлеген тагын да ныграк какшатачак. Шуларны уйлап, хәзергә авылда калырга карар кылалар. Шамил мәктәпкә завхоз булып урнаша. Шулай тагын берничә ел үтеп китә. Тормыш көйләнеп, әйбәт кенә яшәп ятканда, Зәйтүнәнең әтисе каты авырый башлый. Урын өстенә кала. Беркөнне эштә әнисе Зәйтүнәне үз янына дәшеп ала: — Кызым, сине әтиең чакыра. Бар, янына кереп чык әле хәзер. Алар болай да Шамил белән көн саен диярлек әти-әнисе янына барып, хәл белешеп торалар, кайбер эшләрендә ярдәм итеп кайталар иде инде. Ул көнне исә аптыраган кызын әтисенең сүзләре бер мәлгә һушсыз итә: — Зәйтүнә, синең алдыңда бик гаепле мин, — дип башлый әтисе сүзен. Зәйтүнә, күзләрен зур итеп ачып, аңа күтәрелеп карый. Әтисе дәвам итә. — Мине шул синең алдыңдагы гаебем, гөнаһым чиргә сабыштырды да инде, — дип елап җибәрә. Гомер буе кырыс булган әтисенең күз яшен бер дә күргәне булмаган Зәйтүнә бик сәерсенеп кала. Ә ул, бераз тынычлангач, сүзен дәвам итә: — Син, авырга узгач, бик каты чирләдең бит әле — ул вакытта мин чәеңә бик көчле дару салган идем. Мин ул вакытта үзем турында гына уйлый идем шул. Ояты ни тора дип, үз абруем турында гына кайгырттым. Ә шунда син үлгән булсаң?! Синең тормышыңны боздым, сәламәтлегеңә зыян китердем. Кичерә алсаң кичер мине, кызым?! — дип, әтисе тынып кала. Зәйтүнәнең башлары әйләнеп, тәне эсселе-суыклы булып китә: өстенә башта бер чиләк кайнар су, аннан бер чиләк салкын су койдылармыни!... Ул бакчага чыгып йөгерә, ярсып-ярсып елый да елый. Күпме вакыт үткәндер, бераз тынычлана башлагач, үзләренең өйләренә кайтып китә. Бик кыен була аңа иң якын кешең, тормышта сине якларга тиеш кешең шулай эшләсен әле. Озак та үтми, шыгырдап капка ачылган тавыш ишетелә, Шамил икән. Ярый әле ул бар янында. Ире хатынына күз салуга куркып китә. Зәйтүнә иренә барысын да сөйләп бирә — аларның бер-берсеннән серләре юк. Шамил сөеклесен кочагына ала, башыннан сыйпый. Шулай озак кына сүзсез торгач, нићаять, ир акрын гына сүз башлый: — Бу минутларда сиңа ничек авыр икәнен аңлыйм, Зәйтүнәкәй. Син үлемнән чак кына калгансың икән бит. Әмма, беләсеңме, таяк ике башлы булгандай, әлеге вакыйганың икенче ягы да бар — бу хәлләр артта калган инде, аны кире кайтарып та, үзгәртеп тә булмый. Аннан соң, әйт әле — син бүгенге тормышыңнан канәгатьме? Рәхәт яшисеңме? Тормышың син теләгәнчә барса, табиб булыр идең, ирең дә башка кеше булыр иде, бала да сөяр идең... Шамил бу сүзләрне әйтә дә әкрен генә урындыкка барып утыра. Зәйтүнә, яшьле күзләрен иренә төбәп, уйга кала. Ире әйткән башка тормыш турында фаразлый ул. Аның бу хакта моңа кадәр уйлап караганы да булмаган икән бит! Чыннан да, кирәк микән соң аңа бүтәнчә яшәргә? Ул, тиз генә урыныннан сикереп торып, Шамилен кочаклап ала: — Шамилем, ярый әле син бар янымда, яратам мин сине! Миңа синең белән бик рәхәт. Син миңа терәк тә, кирәк тә. Рәхмәт сиңа, мин гомерем буена кадерле, иркә хатын булып яшим бит синең белән. Кирәкми миңа икенче тормыш! Ире ике уйларга урын калдырмый: — Әйдә, алай булгач, бабай янына барып, сөйләшеп кайтыйк. Тынычландырыйк үзен. Кичерә белергә кирәк. Әтиең ул синең. Могҗиза дисәң могҗиза: чынлап та, шул сөйләшүдән соң Зәйтүнәнең әтисе терелеп, аякка баса. Урамда кечкенә балалар күргән саен икесенең дә кәефләре төшкәнне күреп, беркөнне Шамил бала турында сүз башлый. — Әллә балалар йортыннан берәр сабый алыйкмы? Зәйтүнәгә шушы сүз җитә кала, җыенып, Казанга китеп тә баралар. Балалар йортын табып, җитәкче белән сөйләшкәч, бик күп документлар җыярга кирәклекне ачыклыйлар. Килгәч-килгәч, балаларга да күз салып чыгарга булалар. Бүлмәдә шау-шу, алар килеп кергәч, кечкенәрәкләре аларга "мама-папа" дип килеп сарыла, ир белән хатын икесе дә, нишләргә белмичә, аптырап кала. Бераз шулай торгач, тизрәк чыгып китү ягын карый алар.