Ун көнләп вакыт узуга, булган бер вакыйга бар нәрсәне үз урынына куйды. Аракының, исере...
Ун көнләп вакыт узуга, булган бер вакыйга бар нәрсәне үз урынына куйды. Аракының, исереклекнең нинди куркыныч, аяусыз нәрсә икәнен авыл кешесе бик нык аңлады. Ул көнне медпунктка, ашыгып, колхоз рәисенең шоферы килеп керде: — Кызлар, тизрәк булыгыз, сумкагызны да алыгыз! Машина капланды, арбасы тулы кеше иде. Бик күпләргә ярдәм кирәк! Мәдинә башта, "ашыгыч ярдәм" машинасы җибәрүләрен сорап, районга шылтыратты, хәлне аңлатып бирде, Рауза тиз генә ике сумканы эләктерде, егеткә носилканы алырга кушты. Зәйтүнә апа да аларга кушылды. Һәлакәт урынына килсәләр, монда хәлләр коточкыч иде. Кемдер утырып тора, кемдер тәгәрәп ята, елыйлар, ыңгырашалар. Тагын аракы гаепле булып чыкты — рульдәге егет лаякыл исерек булган. ...Һәм шуннан соң Мәдинә ниләр эшләгәнен, нәрсә булганны — бернәрсәне дә хәтерләми. Аңа бу һәлакәт турында соңыннан да күп тапкырлар сөйләделәр, рәхмәтләр әйттеләр. Ул үзен кино караган шикелле хис итә. Истә калганы шул — паника башлангач, Мәдинә авыл мулласына дога укырга кушты. Халык тынычланды бераз. Кыз шул вакыт, нинди генә авырлык килсә дә, дога укырга, Аллаһыдан сорарга кирәк, дигән фикергә килде. Тагын истә калганы: соңгы машинаны озатканда, Мәдинә тирә-якка күз салды, җыелган авыл халкы кайтып китәргә ашыкмый, берсен-берсе уздырып, һәлакәт турында сөйләшә. Хуҗалык рәисе, аның янына килеп, җилкәсеннән какты: — Мәдинә, бик зур рәхмәт сиңа! Күпме кешене үлемнән коткардың, күпмесен тынычландырдың... Шуны гына көткәндей, кызны җыелган халык уратып алды. Барысы да чын күңелдән, кайсыберләре елый-елый рәхмәтен әйтте. Алар күреп торды бит: мондый чакта санаулы минутлар барысын да хәл итә, вакытында күрсәткән ярдәм кеше гомерен саклап калырга булыша. Аннан бит әле Мәдинә, кешеләрне дәвалау белән бергә, паника башланмасын дип тә бик тырышты. Район хастаханәсенә барып, Мәдинә соңгы авыруны тапшырды һәм үзе дә аңын югалтты. Бәхеткә, тиз терелеп чыкты. Ни хикмәт, һәлакәт турында гына ул ныклап берни дә хәтерләми. Бәлки, бу куркыныч һәлакәтне оныту аның туасы сабыен саклау, аның сәламәтлеген кайгырту өчен кирәк булгандыр? Нәрсә булса да, моны апасы белән Аллаһыдан килгән зур бүләк дип кабул иттеләр. Ә һәлакәттә яраланган кешеләр барысы да исән калдылар. Менә шул хәлдән соң бик күп гаиләләрдә аракыга караш тамырдан үзгәрде дә инде. Ә Мәдинәнең абруе авыл халкы каршында тагын да үсә төште. Көннәр әкрен генә үз көенә уза тора. Мәдинә, эшен бетереп, Айзирәкне бакчадан алып, өйгә кайтканда, Зәйтүнә апасы ятып тора иде. Бала тиз генә әбисе янына барып, үзенең әле ачылып бетмәгән телендә бакчадагы хәлләрне сөйли дә башлады. Ул сөйли да сөйли, ә әбисе дәшми, җавап ишетмәгән Айзирәк елап җибәрде. Мәдинә, өс киемнәрен салып, алар янына килде. Апасы ап-ак, сүзен дә ишетерлек-аңларлык түгел. Аны тиз генә карап, дарулар бирде, баллы кайнар чәй эчерде. Шуннан соң гына Зәйтүнәгә бераз хәл кергәндәй булды, йокыга китте. Иртә белән апасының хәле күпкә арурак булса да, Мәдинә аңа дәваланырга кирәк икәнен аңлый иде. Бүген районга барасы бар иде аның, хуҗалык автобусы барырга тиеш икәнен дә белә. Айзирәкне бакчага илткәч, Зәйтүнәне дә районга табибка алып барырга булды. Башта апасы бармыйм дип маташкан иде. Мәдинә үз дигәнендә нык торды, шуңа ул җыенырга мәҗбүр булды. Мәдинәнең нияте — апасын хастаханәгә салып, ныклап дәвалау иде. Бу турыда Зәйтүнәгә әйтеп тормады, ә үзе шулай да апасының кирәк-яракларын алды. Апасын күп еллар дәвалый торган табиб Ризван Шакирович, Зәйтүнәгә күз салу белән: — Бүген үк ятасың. Зәйтүнә, ятасы килмәгәнеңне беләм. Берничә көн анализлар бирерсең, тикшерербез, аннан дәвалануыңны өеңдә дәвам итәрсең. Сине Мәдинәдән дә яхшы караучы булмас, — диде. (Дәвамы бар.)