Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 7. Мәдинә дә җебеп тора торганнардан түгел: бер сөйләште ире белән җайлап кына, ике сөйләште. Үзгәреш булмагач, акчаны иренә бирмәячәген әйтте. Фәритнең шул чакта котырынганын күреп шаккатты ул. Ярсыган ир, үзен белештермичә, толымын кулына урап, авырлы хатынын сарык бәрәне шикелле өстерәп йөртә башлады. Ярый әле әтиләре өйдә иде. Ул булмаса, баласы белән бер-бер хәл булган булыр иде Мәдинәнең. Фәрит әтисенең хатынын яклап күтәрелгәнен күреп кенә басылды. Шул көннән башлап алар бер-берсенә бөтенләй чит кешегә әйләнделәр. Тормыш шулай дәвам итте. Балага исем сайлыйк, дигәч тә: "Юк-бар белән минем башымны катырма!" — дип кенә җикеренде Фәрит. Ничекләр түзгәндер шул чакларда, әмма Мәдинә бер кешегә дә караңгы чырай күрсәтмәде, гел елмаеп йөрде. Авыл халкы аны-моны сизенмәде. Зәйтүнә апасының гына, кызның күзләрендәге моңсулыкны күреп, йөрәге яна иде. Бала туар вакыт җиткәч, Мәдинә хастаханәгә алданрак кереп ятты. Баланы бик тиз, җайлы гына тапты ул. Кызын беренче тапкыр кулына алган минутларын бүген дә хәтерли. Зәңгәр күзле, шомырттай кара чәчле, түгәрәк йөзле нәни кызчык Мәдинәнең бу дөньяда иң бәхетле кеше булуын әйтә сыман иде. Палатадагы бүтән балалар сыман кычкырып та еламый үзе, ашыйсы килсә, әкрен генә тавыш бирә. — Кызым, Айзирәгем минем! Син үзеңә нәрсә кирәк буласын белеп тугансың бит, — дия иде аңа әнисе. Бу сүзләрне аңлагандай, кызы аны игътибар белән тыңлап ята, һәрхәлдә, Мәдинәгә шулай кебек тоела иде. Фәрит кенә күренмәде: ул малай көткән иде. Зәйтүнә апасы, килгәч, Фәритнең көне-төне бәби тәпие юуын әйтте. Апасы өйгә кайту мәсьәләсе турында Мәдинәгә кайгырмаска кушты, Ибраһимның машина сөйләшеп куйганын әйтте. --------------------***-------------------- Өйдә бабасының Айзирәкне ничек яратуын күреп, бер сөенә, бер аптырый иде Мәдинә Мондый әйбер аның өчен ят нәрсә иде бит. Туган йортында да ир-атлар андый хис күрсәткәннәре юк дисәң дә була, шулай да, кызы тугач, "минем Айсылуым" дип, абыйсының чиксез сөенүен күреп бер шаккаткан иде. Фәрит кызы янына башта бик килмәде. Айзирәккә ике айлар булганда, әтисен елмаеп-көлеп, "ыгы-ыгы" килеп, үзенчә нәрсәләрдер сөйләп каршылый башлагач, үзгәрде дә куйды ире. Эштән соң ашыга-ашыга өйгә кайта. Өйдәге эшләрдә дә булыша башлады, әтисенә малларны да караша. Шулай итеп, кечкенә Айзирәк өйгә тынычлык алып килде. Башта бәби котларга кызлары Айсылу белән Мәдинәнең абыйсы, җиңгәсе килеп киттеләр. Фәрит белән абыйсы уртак телне тиз таптылар, әйбәт кенә исерешкәч, абыйсының кияүгә каты гына итеп: "Сеңлемне кыерсытсаң, үзеңә үпкәлә", — дип әйткәнен ишеттеләр хатын-кызлар. Ә Айсылу Айзирәк өчен нишләргә белмәде. Үзалдына тавыш чыгарып яткан бәбине күреп: — Апа, бәбәй нәрсә дип әйтте? — дип аптыратты Мәдинәне. — Мине күрергә Айсылу апам килгән икән, мин аны яратам, дип әйтә ул, — дигәч, и сөенде дә инде Айсылу. Абыйларыннан соң әнисе килеп китте. Кызына ярты яшь булдымы юкмы, Мәдинәне эшенә чакырып алдылар. Баланы бергәләшеп карадылар: Гыйльмулла бабасы арбасында урамда йөртте, Зәйтүнә апа өйдә карады, ара-тирә генә булса да, Фәрит тә алып калгалады. Айзирәк бер яшь дигәндә тәпи атлап китте. Фәритнең сөенүләре шул чакта! Бервакыт ире классташлары белән очрашуга барды. Икенче көнне аларга ике яшь хатын килеп керде, Фәритнең классташлары икән: — Фәрит кызын сөйләде дә, кызын сөйләде. Айзирәкне күрергә килдек менә, — диделәр. Мәдинә өстәл әзерләде, чәй эчтеләр. — Иртәгә безгә килегез, — дип чыгып киттеләр. Икенче көнне Айзирәкнең температурасы күтәрелде, Фәрит классташлары янына үзе генә китте. Бик соң һәм нык исереп кайтты ул. Шуннан соң классташлар атна саен очраша башладылар. Фәрит Мәдинәне чакырып та тормый, үзе очрашу көнен түземсезлек белән көтә. Баштарак төн урталарында кайтып егылса, соңрак иртән генә кайта башлады. Мәдинә төрлечә сөйләшеп карады ире белән, файдасы булмады.