шылтыратырга булган. Балаларының барлыгын да белмәгән, үзен санга сукмаган, бер көн дә ...
шылтыратырга булган. Балаларының барлыгын да белмәгән, үзен санга сукмаган, бер көн дә рәхәт күрсәтмәгән кешегә һич булышасы килеп тормаса да, Гыйльмулла абзый үзе Мәдинәне бик якын итә шул. Оныкларының да туган көннәренә бүләген, сугым чорларында сыер, ел әйләнәсенә дигәндәй куян итен җибәреп тора. Авылга кайтсалар, әллә каян ишетеп, тиз генә килеп җитә, күрешеп китә. Кызларының бабасы булу хакына Гыйльмулла абзыйның үтенечен кире какмады Мәдинә. Фәритнең кайсы хастаханәдә, нинди бүлектә ятканын, диагнозын сорады, иртәгә белешермен, кич белән шылтыратырмын дип ышандырды. Фәрит яткан бүлек җитәкчесе белән ул таныш иде. Аның өй телефонын эзләп табып, кич белән үк шылтыратты. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алганнан соң, аңа үзенең йомышын әйтте. — Мәдинә Әхмәдулловна, аның хәле бик авыр, шулай да алып калып була, әмма бик кыйммәтле, дефицит дарулар кирәк. Безнең хәлне аңлыйсың инде, беләсең бит акча бирмиләр, дарулар юк, авырулар күп, табиблар җитми. Кара әле, син элекке ирең турында бер дә яхшы фикердә түгел кебек идең шикелле? Сиңа кирәкме соң ул кеше? — дигән сорау-җавап ишетте. Шул секундта Мәдинә Фәритнең, чәченнән тотып, үзен өстерәп йөрткәнен, күпме тапкырлар кул күтәргәнен, кыйнаганнарын искә төшерде. "Кирәкми", — дип әйтергә авыз ачкан иде, тагын Гыйльмулла абзый күз алдына килеп басты. Мәдинә, үзенә кирәк булганда, ышандырырлык итеп сөйләшә белә иде, бу юлы да шул сәләтен эшкә җикте: — Кирәк булмаса, сиңа шылтыратмыйм бит инде. Беләсеңме, мин аңа бик рәхмәтле, без аерылышмаган булсак, Казанга күчеп килмәгән булыр идем. Аннары, ул бит минем балаларымның әтисе, ул булмаса, минем кызларым да булмас иде. Бөтен ышаныч синдә... Табиб булышырга ышандырды, кулдан килгән кадәр тырышачагын әйтте. (Дәвамы бар.)