Шулай эшләделәр дә. Икенче көнне Назирга бернинди сәбәп белән дә бәйләнерлек түгел иде,...
Шулай эшләделәр дә. Икенче көнне Назирга бернинди сәбәп белән дә бәйләнерлек түгел иде, эшкә чыкты. Әйе, аракыны Мәдинәгә кадәр дә эчкәннәр, хәзер дә эчәләр, моннан соң да эчәчәкләр. Моны үзгәртә торган көче юк аның. Хәер, төптән уйласаң, Мәдинә бит аны үзгәртергә җыенмый да. Аның бурыч башка — исерекләрне рейска чыгармау. Бу хәлдән соң Мәдинә үзенә булган таләпне беркадәр үзгәртте: исерекне руль артына утыртма, әмма, принципиаль булам дип, үзеңнең кешелеклелегеңне дә югалтма. Бу принцип белән яши башлагач, дуслары да артты. Ул үз-үзенә кайчак: "Мин дөрес эшлимме соң?" — дигән сорауны бирә. Башына төрле җаваплар килә. Күбрәк "син дөрес эшлисең, Мәдинәкәй", дигән җавап ишетә ул. Чынлап та, алар оешмасының машиналары хәзер юлларда һәлакәткә сирәк юлыгалар, булганнарына да күбрәк читләр сәбәпче булып чыга. Тормышта төрле хәлләр була, шуңа күрә вакыты белән кеше хәленә керә белергә дә кирәк шул. Бер кайтканында, Зәйтүнә апасы Казандагы фатирының бушаганын әйтте. Озак көтмәде Мәдинә, дүшәмбе эштән соң анда барып та кайтты. Бәхетеннән, фатирга кадәр җәяүлегә эштән егерме минутлык юл иде һәм анда яшәү өчен барлык әйбер дә бар. Мәдинә диванга сузылып ятты, аның кинәт күңеле тулып китте, күзләреннән яшь акты, сөенеч яшьләре иде ул: — И Аллаһым, мең-мең рәхмәт сиңа! Тәрәзәдән йортның ишегалдында гына урнашкан балалар бакчасы күренеп тора. Нинди бакча икәнен карарга кирәк булыр, шушында ук кызларына урын да булса, ничек шәп булыр иде, дип уйлап куйды ул. Балалар бакчасы буенча икенче көнне үк профкомга кереп чыкты, гаризаны эшкә урнашкач та язган иде инде. Анда утыручы кызның: "Юлламалар бирделәр, менә шуны бүлеп утырабыз", — дигәнен ишеткәч, эченә җылы йөгергән Мәдинә, елмаеп: — "Кояшкай" бакчасы миңа бик җайлы булыр иде, — дип куйды. Кыз аның елмаюына елмаеп карап торды да үзенең язуларына төбәлде һәм, башын күтәреп, шулай ук елмайган килеш: — Әйе, бу бакчага да юлламалар биргәннәр, алайса, сезнең балаларны шунда язып куям, — диде. Кызларын бакчага урнаштыру өчен, Мәдинә өч көн ял сорап алды. Кызлары, "Казанга китәбез" дигәч, бик сөенделәр. Бакчага барып сөйләгәннәр дә инде. Үзләренең әйберләрен сумкаларга тутырып куйгач, Айзирәк Зәйтүнә апаның киемнәрен шкафтан ала башлады. Әбиләре: "Мин китмим бит, кызым, калам", - дигәч, Айзирәк елап җибәрде, аңа Луизасы кушылды Зәйтүнә апаның да күңеле тулды, күпме генә тырышса да, булдыра алмады: ике бәләкәчне кочаклап, үзе дә елап җибәрде. Мәдинә дә аларга кушылды... Беренче булып апасы тынычланды: — Балалар, башта сез барып урнашыгыз, аннан мин килермен, — диде. Моны ишетеп, балалар да елаудан туктадылар. Зәйтүнә апасының сәламәтлеге бик шәптән түгел иде, Мәдинә болай да аны кышка Казанга алып китәргә кирәк булыр дип уйлап йөри инде. Аларны Казанга үз машиналарында Ибраһим белән Сабира илтеп куйды. Зәйтүнә апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә, капка төбендә озатып калды. Мәдинә, кузгалып киткәндә, Сабирага ялварулы караш салды: — Зинһар, янына кергәләп тор, хәлен белеп чыккала инде, яме, — дип үтенде. Кызларның биек йортларны телевизордан гына күргәннәре булганга, шәһәргә килеп җиткәч шаккаттылар. Бигрәк тә Айзирәк әнисенә сорау бирә дә бирә: "Бу йортлар ничек аумыйлар?", "Кешеләр шулай биектә яшәргә ничек курыкмыйлар?", "Трамвай тәгәрмәчсез ничек йөри?" һәм башкалар, һәм башкалар — җавап табып кына өлгер! Ике көн эчендә балаларны поликлиникада исәпкә куеп, бакча өчен кирәкле документларны алдылар, кибетләрдә йөрделәр. Кызлары үзләренә матур күлмәкләрне үзләре сайлады, аларны күзәтү үзе бер кызык булды. Айзирәк башта әкрен генә, ипләп кенә карап йөрде, аннан әнисенә кайсы киемнәр ошаганын күрсәтте. Кызы сайлаган әйберләрнең матурлыгына исе китте Мәдинәнең — ул төсләре, ул фасоны! Ә Луизага кибеттә булган бөтен әйбер дә ошый булып чыкты. "Уенчыклар бүлеген күрмәсә генә ярар иде", — дип, үзалдына елмаеп куйды Мәдинә. Күрмиме соң инде үткен күзле Луизасы!