Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 12. Бу юлы да бәйрәм бик күңелле барды, табын мулдан иде. Кеше күп түгел. Ярата Илфат шундый аз кешеләр белән утыруны. Ул бүген Мәдинәне үзенеке итәргә тиеш: "Күпме сузарга була инде?" — дип уйлап куйды. Моның өчен, алдан ук хәстәрен күреп, бер матур бүлмә дә сөйләшеп куйды. Бәйрәмдә гел Мәдинә янында булды ул, аны көлдерде, тәмле шәраб белән сыйлады, берничә тапкыр биергә чакырды. Биегәндә, биленнән кысып, үзенә якынрак тартты, чәчләреннән сыйпап алды, матур итеп күзләренә карады, иң мөһиме — Мәдинә карышмады. Әллә шәраб тәэсир итте, әллә аңа да Илфат белән рәхәт идеме, ни булса да, нәтиҗәсе ир теләгәнчә булды. Илфат шуны аңлады бу мизгелдә: аның бүгенге халәте бүтән хатын-кызлар янындагы халәт түгел иде. Аның күңеле беренче тапкыр яраткан кызын биюгә чакырган егетнеке, ә куллары хатын-кызларны күп күргән ирнеке иде. Илфат, Мәдинәне кулыннан җитәкләп, әкрен генә залдан алып чыгып китте. Алар төнге ут янып торган бүлмәгә керделәр. Мондагы сихри матурлык Мәдинәне әсир итте. Илфат аңа диванга утырырга ымлап, үзе суыткычтан шампан шәрабы алды, бокалларга салды: — Мәдинәкәй! Бу тост озын толымлы, ихлас, чибәр кызыкай өчен! Синең өчен! Илфат Мәдинәнең кулын алып, иреннәренә тигезде, кызны ток суктымыни, калтыранып китте. Илфатка шул гына кирәк тә, аны әкрен генә кочагына алды, үбә башлады. Илфат хатын-кызны күп күргән, аларга рәхәтлек китерүнең алымнарын белә һәм үзе дә аннан тәм таба иде. Ә Мәдинә каршылык күрсәтер хәлдә түгел. Дөрес, үзен башта контрольдә тотарга маташкан иде дә соң, тик әллә табигать үзенекен итеп, гомерендә ир-аттан мондый хисле наз күрмәгән тәне теләдеме, әллә Илфат аңа да ошадымы, әллә менә ничек була икән рәхәтлек дигән нәрсә күңелен кузгаттымы — үзе дә аңлап бетерә алмады. Әкрен генә Илфатның иркәләүләренә буйсынды, үзе дә җавап бирә башлады. Мәдинәнең назлаулары Илфатка аеруча нык тәэсир итте. Ул үзе хатынны үпте, битләреннән сыйпап назлады, бер кулы белән күлмәк төймәләрен ычкындыра башлады... Мәдинә ул көнне өенә бик соң кайтты. Аныкылар йоклыйлар иде инде. Ә үзен бер генә сорау борчый: дөрес эшләдемме? Аның бит, ике кызы үсеп килүгә карамастан, мондый рәхәтлекне гомерендә беренче тапкыр тоюы. Үзен ул күкнең җиденче катында дип хис итте. Илфатның шундый рәхәт итеп иркәләүләре, тәмле итеп үбүләре, назлы-матур сүзләре!... И Ходаем, кичер минем гөнаһларымны?! Алар шулай очраша башладылар, бәйрәмнәрдә генә дә түгел. Кайчак Илфатның буш торган фатирында да булалар иде алар. Бер-берсенә үзләренең тормышларын сөйләделәр. Илфат үз өе белән тора, өч улы бар икән. Хатынының бик әйбәт кеше икәнен әйтте, бөтен яклап килгән. "Ярата гына алмадым шул аны, — ди. — Дуслар гаилә кора башлагач, миңа да кирәк бит инде дип кенә өйләндем", — ди. Илфат Мәдинәне затлы бүләкләргә күмде, акчалата да ярдәм итеп торды. Зәйтүнә ападан яшереп буламыни, сөйләп бирергә туры килде Мәдинәгә Илфат турында. Һәрвакыттагыча, бу юлы да апасы, ипле генә итеп, акыллы киңәшен бирде: — Кызым, мин синең өчен бик шат, сиңа гына ялгыз булырга димәгән, хәзергә шушылай булса да. Гомер ничек яшәсәң дә үтә, тик ир-ат кайгыртуында яшәсәң, сине яратсалар, назласалар — хатын-кыз өчен шуннан да зур бәхет юк. Ләкин синең күңелеңне нәрсәдер бимазалый, тынычлыгың юк синең. Илфат белән никах укытыгыз. Ислам дине буенча ирләргә икенче хатын рөхсәт ителә, ә син ялгыз хатын. Очрашуыгыз да ул чакта Аллаһ каршында гөнаһ булмас. Апасының бу тәкъдимен истә тотып, сөйгәненә әйткән иде, ул шатланып риза булды. Чөнки Илфат өчен бу чорда Мәдинәдән башка хатын-кыз бөтен дөньясында юк иде. Чыннан да, никах укыткач, күңеле тынычлап калды Мәдинәнең. Яңа елдан соң директор Мәдинәне бүлмәсенә чакырып алды: — Мая Алексеевна, мине Мәскәүнең зур автохуҗалыгына тәҗрибә уртаклашырга чакыралар. Сине алып барсам, беләм кайткач, син миңа эш табачаксың инде. Шулай да алып барам. Илфатны да, минем Анечканы да алырбыз, күңелле итеп ял итеп тә кайтырбыз.