— Апам, миңа синең ярдәм кирәк. Минем эш иртәнге алтыда ук башлана. Кызларны иртүк уяты...
— Апам, миңа синең ярдәм кирәк. Минем эш иртәнге алтыда ук башлана. Кызларны иртүк уятып, бакчага илтү бик авыр. Син безнең белән Казанга бара алмассыңмы дигән идем, нәрсә дисең? Зәйтүнә нәрсәдер әйтергә авыз ачканчы, Айзирәк: — Урра, әби безнең белән Казанга китә! — дип бии дә башлады. Аңа Луиза кушылды: — У-а-а, әббә, у-а-а!!! Зәйтүнә ничек юк дип әйтә алсын инде бу балаларга? Шулай итеп, Сабираның хәйләле киңәше белән Мәдинәнең сүзе үтте: Зәйтүнә Казанга җыена башлады. Өйгә күз-колак булып, караштырып торырга Гыйльмулла абзый белән Сабирага әйтергә булдылар. Зәйтүнә Казанда бераз торып карый, ошамаса, авылга кире кайтарып куялар, дип сөйләштеләр. Апасының биш тавыгы бар иде, аларны суеп, үзләре белән алырга булдылар. Мәдинә суыткычны бушатып, сүндереп, юып куйды. Авылда хәбәр бик тиз тарала бит — авыл кешеләре Зәйтүнә белән саубуллашырга килә дә башладылар, кайсысы каймак, кайсысы ит, кайсысы йон оекбашлар күтәреп килгән. Әбиләренең Казанга килүенә балалар бик сөенделәр. Килү белән үзләренең яңа киемнәрен, уенчыкларын күрсәтә башладылар. Зәйтүнә апа әкрен генә шәһәр тормышына ияләшә башлады, кызларны бакчага илтә, алып кайта. Мәдинә аны табибларга күрсәтте, анализларын тикшертте һәм, кичекмәстән, дәвалау курсын башлады. Йортларында яшәгән татар әбисе белән танышып, дуслашып алгач, икесе да намазда икәне ачыклангач, Зәйтүнәгә Казан тормышына ияләнү артык кыен булмады. Апасы Казанда кышларга карар кылды, Ибраһим өйне кыш көне дә үзе карап торачагын әйтте. Шулай итеп, берничә ел үтеп тә китте. Зәйтүнә, Казанда кышны үткәреп, яз көне авылга кайтып китә торган булды. Балалар җәйгә аның янына — авылга кайттылар. Айзирәк инде мәктәптә укый башлады. Мәдинәнең әнисе, абыйлары, сеңлесе кунакка килгәләп торалар. Ул үзе дә, кызларын алып, елына бер булса да туган ягына да кайтып килә торган булды. --------------------------***--------------------- Шушы еллар эчендә Мәдинә директорның уң кулына әйләнде. Җитәкчегә үз тирәсендә ышанычлы кешеләр кирәк иде. Баштарак Александр Александрович аңа аерым игътибар күрсәтергә омтылып карады, тик Мәдинә аны аңламамышка салышты, ә инде җитәкченең илтифаты артыкка китә башлагач, "юк" дип кырт кисте. Әмма аңа карап директорның Мәдинәгә мөнәсәбәте үзгәрмәде, хөрмәте кимемәде. Тора-бара ул аны җитәкчеләр өчен генә үткәрелә торган бәйрәмнәргә дә чакыра башлады. Баштарак Мәдинәнең андый җирләргә бер дә йөрисе килмәгән иде, шулай да, кат-кат уйлангач, барырга булды: бу тормышта төрле чакларда ярдәм итәрдәй танышлар булдыру һич тә артык булмас, дип уйлады ул. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә Мәдинә Илфат белән танышты да инде. Илфат аларда эшләми, ләкин ул оешма өчен бик кирәкле кеше иде, шуңа да аларның бер бәйрәмнәре дә аннан башка утми. Илфат хатын-кызларны бик ярата һәм алар күңеленә юлны тиз сала торган "шома егет" иде. Мәдинәгә тиз генә теше үтмәслеген аңлагач, икенче төрле алым белән эш итәргә булды. Ул аңа, җае чыккан саен, кызык вакыйгалар сөйли торган булды, кайчагында исә бик җитди темалар буенча да гәп коралар. Илфат Мәдинәне, һәрвакыттагыча, үзенең чираттагы хатын-кызы булыр дип, уйнап кына игътибар күрсәтә башлаган иде, тик эше ул уйлаганча барып чыкмады. Ул хатынга җаны-тәне белән гашыйк булды. Бүтәннәргә охшамаган бу гүзәлкәй үз бәясен белә, тыйнаклык та, чаялык та бар үзендә. Иң кызыгы шул — Мәдинә аны кире дә какмый, якын да җибәрми. Ә бит ул гына түгел, башка күпме ир-ат бөтерелде аның тирәсендә, тик берсенең дә эше уңмады. Башта Илфат та үзенең мин-минлеге белән "җиңәм" дип тотынган иде, аннан исә үзенең гашыйк булганын сизми дә калды. (Дәвамы бар.)