Мәдинә поликлиникага парк аша барды. Юл уңаенда ул эскәмиядә башын аска иеп утыручы хат...
Мәдинә поликлиникага парк аша барды. Юл уңаенда ул эскәмиядә башын аска иеп утыручы хатын-кызга игътибар итте. Якынрак килеп җиткәндә, үзләренең терапевтлары Гөлия Мәхмүтовнаны танып алды, елап утыра. Мәдинә аның кырыена килеп утырды, кулын Гөлиянең җилкәсенә куеп, нәрсә булганын сорады. Гөлиянең сумкасыннан ире белән икесенең дә хезмәт хаклары салынган акча янчыгын урлаганнар икән. Нишләрбез ай буе дип борчыла. Мәдинә аңа: — Югалткан акчаңны табып бирә алмам, ә менә өстәмә эш тәкъдим итә алам. Безгә терапевт, стоматолог, уролог кирәк. Син үзең терапевт, ирең уролог — килегез безнең оешмага. Эшкә үз вакытыгыз белән йөрерсез, дәвалауны алдан язылып кую тәртибендә оештырырбыз, — диде. Гөлия сөенеп риза булды. Шушы сөйләшүдән соң алар ныклап дуслашып киттеләр дә инде. Аларның ире белән мөнәсәбәтләренә, матур торуларына Мәдинә соклана иде: бер-берсенә елмаеп кына карыйлар, тыныч кына сөйләшәләр, балалары да үзләре кебек сабыр, тәртипле, ипле. Мәдинә, теш дәвалау поликлиникасы мөдиренә кереп, ниятләрен аңлатты, үзләренең оешмасына табиб кирәклеген, аппаратлары да юк икәнен әйтте. Мөдир, эшләү тәртибен ничек оештырырга җыенулары турында сорашкач, үзенең аларга эшкә барырга әзер икәнен, буш торган бер аппарат барлыгын, аңа аз гына ремонт кирәк икәнен әйтте. Мәдинә табиблар белән шулай тиз чишелеш табылуга бик шатланды. Нәкъ шул көннәрнең берсендә кич белән аларга фатир күршеләре Людмила килеп керде: — Мәдинә, безгә тиз арада күченеп китәргә кирәк. Сәбәпләрен сорама. Фатирны сатабыз, киемнәребездән башка бер әйберне дә алмыйбыз, — дип, аңа үз квартираларын алырга тәкъдим итте. Аларның фатирларында ремонт яхшы, җиһазлары да чит илнеке, затлы. Фатирның бәясе дә артык кыйммәт түгел икән. Мәдинә беркадәр уйланып торды да: — Мин сезгә ике көндә акча табам. Миңа сатарсыз, — диде. Күрше бу сүзгә бик сөенде, аларга тиз арада тыныч кына шәһәрдән китеп бару бик мөһим иде, күрәмсең. Мәдинәнең запас акчасы бар барын, ләкин ул гына җитәрлек түгел. Икенче көнне Илфатка аңлаткач, ул булышачагын әйтте. Калган сумманы директордан сорады. Ул бер ел буена хезмәт хакыннан тотып кала бару шарты белән бирергә ризалашты, кирәкле сумманы күрсәтеп, гариза язарга кушты. Мәдинә хезмәт хакын поликлиникадан ала, а автохуҗалык аңа өстәмә акча һәм премия түли иде. Атна эчендә күршедәге фатирны документлаштырып та куйды. Ике фатирга бер ишек куйдырды. Яңа фатир бүлмәләре кызларга булды — аларның һәркайсысының үз бүлмәсе хәзер. Кызларының сөенүләре шул вакытта! Зәйтүнә апасы белән Мәдинә үз бүлмәләрендә калдылар. Соңгы ике ел Мәдинә өчен бик авыр булды. Башта әнисе үлде дигән хәбәр килде, йоклаган җиреннән тормаган. Аны җирләп, ай да үтмәде, Зәйтүнә апа мәңгегә күзләрен йомды. Соңгы елларда апасы гел Казанда, алар белән яшәде. Азаккы ике елда ул, нигездә, урын өстендә ятты, үләр алдыннан Мәдинәгә: — Кызым, бик зур рәхмәт сиңа, кеше үз әнисен дә шулай карамый, син мине яшь бала караган кебек карыйсың. Сиңа шуны әйтәсем килә: авырлык килсә, тешеңне кысып булса да түз. Төн артыннан таң ата, яктырып кояш чыга. Мин тормышта иң авыр вакытымда Шамилемне очраттым, гомерем буе аның кадерле хатыны булып яшәдем. Балам булмаганга бик борчылдым, соңрак булса да, Аллаһым миңа сине бирде, әбием дип торган ике онык бирде. Ходай авыр сынауны соңыннан рәхәт яшәтер өчен бирә. Аны авылга алып кайтып җирләделәр. Өйне нишләтим инде дип аптырап йөргәндә, Ибраһимнарның уллары өйләнде, Мәдинә өйне аңа бүләк итте. Шулай әкрен генә тормыш йомгагы сүтелә торды, кызлар да үсеп җиттеләр. Айзирәк институтның беренче курсында укый, Луизасы мәктәпне икенче елга тәмамлый. ---------------------------***-------------------------- Мәдинә эштән кайткан иде генә әле, телефон шылтырады. Гыйльмулла карт икән. Мәдинә башта аптырап китте, хәтта шомланып куйды, аннан, үзен кулга алып, сәламәтлеген, Ибраһимнарны, авыл яңалыкларын сорашты. Хәл-әхвәлне сөйләшкәч, абзый үзенең гозерен әйтте. Фәрит Казанда хастаханәдә ята икән, табиблар бер дә өметле сүз әйтми, ди. Ул чарасызлыктан Мәдинәгә